Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы командасы XI укучылар Спартакиадасы кысаларында тхэквандо буенча 4 урынны алды

11-12 март көннәрендә Кама Аланы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе каршында ТРның XI укучылар Спартакиадасы кысаларында тхеквандо буенча беренчелеге узды. Әлеге ярышларда республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан спортчылар катнашты. Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Апас, Саба, Арча, Биектау, Түбән Кама районы (Түбән Кама һәм Кама Аланы), Алабуга һәм Питрәч районнарыннан катнашучылар бар...

11-12 март көннәрендә Кама Аланы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе каршында ТРның XI укучылар Спартакиадасы кысаларында тхеквандо буенча беренчелеге узды.

Әлеге ярышларда республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан спортчылар катнашты. Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Апас, Саба, Арча, Биектау, Түбән Кама районы (Түбән Кама һәм Кама Аланы), Алабуга һәм Питрәч районнарыннан катнашучылар бар иде. Барлыгы ярышларда 61 спортчы катнашты.
Биектау районын Биектау районы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укучылары тәкъдим итте.

55 кг авырлыкта Ямаширмә мәктәбе укучысы Роза Сәләхетдинова беренче урынны яулады. 3 нче урынга түбәндәге сопртчылар лаек булды: Мария Кузнецова, Валентина Шерстобитова, Айсина Калимуллина, Артур Үтәгәнов, Максим һәм Роман Яшиннар.

Гомумкоманда беренчелегендә Биектау районы командасы 4 нрче урынга лаек булды.

Түбән Кама районы командасы беренче урында, икенче урында Казан шәһәре һә 3 нче урынны Яр Чаллы шәһәре командалары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев