Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы басуларында язгы кыр эшләре гөрли

Татарстанда язгы чәчү эшләре үзенең иң югары ноктасына күтәрелде. Бу турыда Татарстан Республикасы министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. 15 майга Татарстанда сабан культуралары 1267,8 мең га мәйданда чәчелде, бу планлаштырылган мәйданның 70 %ын тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары 812,9 мең га чәчелде, ягъни...

Татарстанда язгы чәчү эшләре үзенең иң югары ноктасына күтәрелде. Бу турыда Татарстан Республикасы министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
15 майга Татарстанда сабан культуралары 1267,8 мең га мәйданда чәчелде, бу планлаштырылган мәйданның 70 %ын тәшкил итә.
Бөртекле сабан культуралары 812,9 мең га чәчелде, ягъни планнан 79%. Шул исәптән язгы бодай - 284,3 мең га (72%), арпа - 358,4 мең га (96%), солы - 59,4 мең га (96%), борчак - 59,7 мең га (89%), ашлык кукурузы - 41 мең га (46%).
Шикәр чөгендере 68,2 мең га чәчелде, ягъни планнан 94%, рапс - 18,9 мең га (19%),май орлыгы өчен көнбагыш - 95,4 мең га (66%). Шулай итеп, республикада барлыгы 900 мең гектар җирдә чәчү эшләре уздырылган. Марат Готович сүзләренә караганда, быел орлыклар башка елларга караганда сыйфаты ягыннан күпкә яхшырак. Яңадан чәчкән очракта да орлык запасы 13% тәшкил итә.
Быелгы яз озакка сузылды. Әмма авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры моның уңай якларына басым ясады. Озакка сузылган яңгырлар туфракта дым күләмен арттырды. Быел Татарстанда югары уңыш булачагына шик юк, диде ул.
"Чәчү вакытын бушка үткәргән кайсы да булса районны аерым атый алмыйм. Чәчү эшендә барлык районнар да бердәм, оешкан төстә катнаша", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Биектау районы авыл хезмәтчәннәре дә язгы кыр эшләренә оешкан төстә, зур әзерлек белән керделәр. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чәчү барышын даими күз уңында тота, эшнең барышы белән шәхсән танышып тора. Кырларга чыгып чәчүдә катнашучы механизаторлар белән аралашу, алдынгыларны котлау хакимиятнең көндәлек эш режимына кергән. "Бөреле" хуҗалыгы механизаторлары Госман Вәлиуллин, Рамил Шәяхмәтов, Артур Нотфуллин, "Битаман" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять механизаторлары Раил Хәйруллин, Рамазан Җамалиев узган атнада җиңүчеләр сафына күтәрелделәр. "Ватан" хуҗалыгы механизаторы Рәис Кәримов, "Агро-холдинг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять механизаторлары Раил Сираҗиев һәм Алмаз Абдуллиннар да җиңүче әләменә һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Биектау районында 14000 гектар җирдә язгы чәчү эшләре тәмамланды. Бу барлык чәчүлек мәйданының 70%ын тәшкил итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев