Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Тимур Рәхмәтуллинның хыялы чынга ашты (+ФОТО)

Тимур Рәхмәтуллинның туган көнендә аның хыялы тормышка ашты. ДЦП диагнозы белән яшәүче үсмер спортны бик ярата, бигрәк тә футболга мөкиббән ул. Бүген ул Биектау районының муниципаль хезмәткәткәрләре белән мәгариф бүлеге хезмәткәрләре арасында мини футбол уенында хөкемдар ролендә булды. Уен башында аңа муниципаль хезмәткәткәрләр командасының уен киеме бүләк иттеләр. Уен ахырында...

Тимур Рәхмәтуллинның туган көнендә аның хыялы тормышка ашты. ДЦП диагнозы белән яшәүче үсмер спортны бик ярата, бигрәк тә футболга мөкиббән ул.
Бүген ул Биектау районының муниципаль хезмәткәткәрләре белән мәгариф бүлеге хезмәткәрләре арасында мини футбол уенында хөкемдар ролендә булды.
Уен башында аңа муниципаль хезмәткәткәрләр командасының уен киеме бүләк иттеләр. Уен ахырында исә Казанның "Рубин" клубы уенчысы Оздоевның формасы һәм быел Казанда узачак Конфедерация Кубогы уенына билетлар тапшырдылар.
Әлеге хыялны тормышка ашыруда "Биектау" медиахолдингы журналисты Гүзәл Газизуллина башлап йөрде.
Хыялны тормышка ашыруда ярдәм итүләре өчен шәхсән Нәфис Миңнебаевка, муниципаль хезмәткәткәрләр, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре мини- футбол командалары составындагыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев