Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең ярдәм кирәк

Краснодар краеның Крымск шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклашып, Татарстан Республикасында су басудан зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм күрсәтү өчен әйберләр җыю оештырыла. Мондый изге гамәлдән Биектау районы да читтә кала алмый. Районның предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм халкы гуманитар ярдәм сыйфатында бирергә теләгән әйберләрен "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенә...

Краснодар краеның Крымск шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклашып, Татарстан Республикасында су басудан зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм күрсәтү өчен әйберләр җыю оештырыла.
Мондый изге гамәлдән Биектау районы да читтә кала алмый. Районның предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм халкы гуманитар ярдәм сыйфатында бирергә теләгән әйберләрен "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенә түбәндәге адрес буенча китерә алалар: Биектау станциясе, Чернышевский урамы, 32 нче йорт.
Җибәрергә мөмкин булган әйберләрнең исемлеге
Шешәле су; 1 нче сортлы бодай оны; макарон әйберләре; карабодай ярмасы;
балалар ризыгы (коры сөт катнашмалары); ит консервлары (пешерелгән сыер ите); балык консервлары (майда, үз согында, томат соусында).
Шырпы; шәмнәр.
Бияләйләр, эш перчаткалары.
Эчке кием-салым (ир-атлар, хатын-кызлар, балалар киемнәре).
Урын-җир әйберләре (юрган, мендәр-ләр, матрацлар, йокы капчыклары), япмалар, мендәр тышлары һ.б.
Юыну әйберләре, шәхси гигиена чаралары (кер сабыны, исле сабын, кер юу порошоклары һ.б.).
Памперслар.
Бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба.
Зур фаҗига кичергән Краснодар крае халкына ярдәм итәргә теләүче киң күңелле, миһербан-шәфкатьле, юмарт кешеләр безнең районда күп булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев