Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек Җиңү хөрмәтенә

Биектау районындагы "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Җиңү көне алдыннан ветераннар өчен эчтәлекле чаралар программасы әзерләделәр. 4 майда Каенлык авыл җирлегенең «Өмет» Үзәге тәрбиясендәге өлкәннәре ТР Биектау районының Камай һәм Татар Әйшәсе авыллары тирәсендә урнашкан Иске-Казан музей-тыюлыгына барачак, анда уникаль тарихи-мәдәни, археологик һәм...

Биектау районындагы "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Җиңү көне алдыннан ветераннар өчен эчтәлекле чаралар программасы әзерләделәр.
4 майда Каенлык авыл җирлегенең «Өмет» Үзәге тәрбиясендәге өлкәннәре ТР Биектау районының Камай һәм Татар Әйшәсе авыллары тирәсендә урнашкан Иске-Казан музей-тыюлыгына барачак, анда уникаль тарихи-мәдәни, археологик һәм табигый объектларның тулы комплексы белән танышачаклар.
5 майда Казанга сәяхәт планлаштырылган. Әлеге чара барышында тыл хезмәтчәннәре Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына барачак, сугыш чоры техникасын караячак. Моннан тыш, өлкән кешеләр Кол Шәриф мәчетенә дә керәчәкләр.
118 сугышта катнашучы һәм тыл хезмәтчәненең берсе дә читтә калмаячак. Аларның барысына да азык-төлек пакетлары биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев