Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Барысын да үз вакытында эшләргә кирәк

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре узган атнада район басуларын карап йөрделәр. Шимбә көнне алар "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Татарстан" агрофирмасы, "Ватан" җаваплылыгы чикле ширкәте территориясендә булдылар һәм эшлекле сәфәрләрен "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә төгәлләделәр....

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре узган атнада район басуларын карап йөрделәр. Шимбә көнне алар "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Татарстан" агрофирмасы, "Ватан" җаваплылыгы чикле ширкәте территориясендә булдылар һәм эшлекле сәфәрләрен "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә төгәлләделәр. Бөртекле сабан культуралары, борчак һәм кукуруз чәчүлекләре канәгатьләнерлек.
Хәзер басуларны карап-тәрбияләп тору, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш, тамырдан тукландыру зарур. Иң мөһиме - үз вакытында эшкәртү, дип ассызыкланды Шәпшедә булуга багышланган киңәшмәдә. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул шулай ук көн тәртибенә озакка сузмыйча терлекләргә азык әзерли башлау бурычын да куйды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев