Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бары алга гына!

"Бердәм Россия" партиясе яклылар форумы бердәмроссиялеләрнең эшләрен хуплаучы, аларны яклаучы һәм киләчәкне өметле итеп күрә белүче актив кешеләрне бергә җыйды. "Алга, Татарстан!" - "Вперед, Татарстан!" Бу чакыруны төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге кешеләр күтәреп алды. Узган атнада Казан филармониясендә узган чарада "Бердәм Россия"нең Татарстан региональ сәяси советы секретаре Фәрид Мөхәммәтшин, "Бердәм...

"Бердәм Россия" партиясе яклылар форумы бердәмроссиялеләрнең эшләрен хуплаучы, аларны яклаучы һәм киләчәкне өметле итеп күрә белүче актив кешеләрне бергә җыйды. "Алга, Татарстан!" - "Вперед, Татарстан!" Бу чакыруны төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге кешеләр күтәреп алды.

Узган атнада Казан филармониясендә узган чарада "Бердәм Россия"нең Татарстан региональ сәяси советы секретаре Фәрид Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия" яклыларның Региональ советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина катнашты.

ТРның Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин чыгышында партия яклыларга зур эшләр башкарулары өчен рәхмәт белдерде. "Сез халык белән аралаштыгыз, карарлар кабул иттегез, хәлне аңлаттыгыз, катлаулы бурычны үз җилкәгезгә алдыгыз, шуның нәтиҗәсендә Татарстан һәм Россия Федерациясе социаль-икътисади үсештә һаман алга бара", - дип мөрәҗәгать итте ул партия яклыларга.

Ул игътибарны илнең иҗтимагый-сәяси тормышын демократияләштерүдә күптән түгел оештырылган Гомумроссия халык фронтының әһәмиятенә юнәлтте. Дәүләт Думасына сайлауларда республиканың иң лаеклы, аның мәнфәгатьләрен яклый алырлык вәкилләре сайланырга тиеш, диде Ф.Мөхәммәтшин.

"Бердәмроссиялеләр" курсын яклауларын Татарстан педагоглары исеменнән Зәй шәһәренең мәктәп директоры, медицина хезмәткәрләре исеменнән Казанның медицина академиясе ректоры, ветераннардан Арча районы ветераннар оешмасы рәисе, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән Буа районы фермеры һәм башкалар белдерде. Алар тормышка ашкан партия проектларыннан канәгать һәм шул ук вакытта үзләрен дулкынландырган проблемалар турында да әйттеләр.

Реклама

Фикердәшләрнең мондый очрашулары беренче генә тапкыр уздырылмый. Мөһим сәяси вакыйгалар алдыннан бергә җыелу идарә итүче партия яклылар өчен күркәм гадәткә әверелә бара. Бүген аларның сафында йөз меңләп кеше. Филармония залында яшьләр бик күп иде. Власть партиясе аның ярдәменә өметләнә. «Хуплаучылар партия дисциплинасы һәм устав белән бәйле булмасалар да, "Бердәм Россия" позициясен аңлыйлар һәм аларны ил тормышын мулрак һәм матуррак итү теләге, Татарстан Республикасын Россиянең иң яхшы төбәкләре арасында күрергә теләү омтылышы берләштерә», - диде үзенең чыгышында Валентина Липужина.

"Алга, Татарстан!" җәмәгатьчелек форумында Биектау районыннан "Бердәм Россия" яклылар һәм "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте активистлары катнашты.

М. Тимонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X