Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балигъ булмаган гражданнар өчен вакытлыча эш

Сезгә инде 14 яшь, ә 18 яшь тулмаган булса, үзегез акча эшләргә теләсәгез, тагын да мөстәкыйльрәк булырга, аралашу даирәсен киңәйтергә, теге яки бу һөнәр белән танышырга һәм эш тәҗрибәсе алырга карар итсәгез - бу мәгълүмат сезнең өчен. Балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруда ярдәм итүнең төп бурычлары булып хезмәткә өйрәтү,...

Сезгә инде 14 яшь, ә 18 яшь тулмаган булса, үзегез акча эшләргә теләсәгез, тагын да мөстәкыйльрәк булырга, аралашу даирәсен киңәйтергә, теге яки бу һөнәр белән танышырга һәм эш тәҗрибәсе алырга карар итсәгез - бу мәгълүмат сезнең өчен.
Балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруда ярдәм итүнең төп бурычлары булып хезмәткә өйрәтү, һөнәри күнекмәләр алу, хезмәт эшчәнлегенә яраклашу тора.
Вакытлыча эшкә каникул вакытларында, шулай ук укудан соң буш вакытта бөтен уку елы дәвамында 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр үсмерләр урнаша ала.
Хезмәт органнары тарафыннан эш бирүчеләр белән төзелгән килешүләр нигезендә, балигъ булмаган гражданнар өчен вакытлыча эш урыннары оештырыла.
Үсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру гамәлдәге закон һәм хезмәт, мәшгульлек турында норматив актлар, аерым алганда шушы яшь категориясе өчен каралган норматив актлар нигезендә башкарыла.
Үсмерләр үзләренең сәламәтлегенә, әхлакый үсешләренә зыян китерми, үзләренең уку процессын бозмый торган эшләрне генә башкаралар.
Вакытлы эшләрдә катнашу чорында хезмәт хакын түләү турында
Вакытлы эшләрдә катнашу чорында үсмерләр эш бирүче акчаларыннан хезмәт хакы алалар. Балигъ булмаган гражданнарга хезмәткә түләү эшнең эшләнгән вакытка пропорциональ кыскартылган дәвамлылыгын исәпкә алып яки эш күләменә карап, әмма ким дигәндә закон белән билгеләнгән минималь күләмдә түләнә.
Мәшгульлек үзәге эш бирүче тарафыннан түләнә торган хезмәт хакына өстәп матди ярдәм дә түләргә мөмкин. Матди ярдәмнең күләме эшсезлек өчен бирелә торган пособиенең минималь күләменнән дә ким тәшкил итми. Матди ярдәм үсмернең Россия Саклык банкында ачылган шәхси счетына мәшгульлек үзәге тарафыннан күчерелә.
Эш дәвамлылыгы Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 92 һәм 94 статьялары нигезендә каникул көннәрендә:
- 16 яшькә кадәрге үсмерләр өчен - көнгә 5 сәгатьтән дә күп түгел;
- 16 дан 18 яшькә кадәрге үсмерләр өчен - көнгә 7 сәгатьтән дә ким түгел.
Уку процессы дәвамында - көнгә 2,5 сәгатьтән дә ким түгел;
- 16 дан 18 яшькә кадәрге үсмерләр өчен - көнгә 4 сәгатьтән дә ким түгел.
Балигъ булмаган гражданинны вакытлыча эшкә урнаштырганда эш бирүче түбәндәгеләрне эшләргә бурычлы:
- аны эш характеры һәм хезмәт шартлары белән таныштырырга:
- сроклы хезмәт килешүе төзергә; эшкә кабул итү турында боерык чыгарырга;
-аны эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырырга;
-техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырырга, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырырга.
Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә үсмерләрнең үзләре белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
-паспорт;
-физик затның салым органында исәпкә басу таныклыгы (ИНН);
- дәүләт пенсия страхованиесенең страховой таныклыгы (СНИЛС).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев