Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага тәкъдим ясаган

Ниһаять! 25 февральдә Казанның Филармония концерт залында узган “#Вагаповфест йолдызлары” концерты барышында, барлык халык алдында җырын туктатып, Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

“Гөлсирин, беләсең, мин сине яратам, шул ук вакытта матур сүзләр сөйли белмәвемне дә беләсең. Минем бөтен кичерешләрем, хисләрем, тойгыларым икебез башкарган “Аккош мәхәббәте” җырында яңгырый -диде ул һәм кызның алдына тезләнде, дип яза Кызыл таң газетасы.
 

Әлеге мизгелдән фото-видеолар белән концертта булучылар Интернетта уртаклашкан.

Күпләр инде яшь парга котлау сүзләре язарга өлгергән, бәхетле, матур тормыш теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев