Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Анда гасырлар эзе сакланган

Районда яшәүчеләрнең берсе, безнең редакциягә кызыклы табигый казылма алып килеп, тәэсирләрен уртаклашты. Тулысынча ташка әйләнгән ике капкачлы моллюск очраклы төстә Кама ярларыннан китерелгән гравийны бушатканда табылган. Яшькелт-бакыр төсендәге кабырчык хәйран зур, ике уч төбе кадәр, ачылган капкачларда бизәкләр ясалган, моллюскның ташка әйләнгән эчке тукымалары да күренә. Бу бик тә гаҗәеп...

Районда яшәүчеләрнең берсе, безнең редакциягә кызыклы табигый казылма алып килеп, тәэсирләрен уртаклашты.

Тулысынча ташка әйләнгән ике капкачлы моллюск очраклы төстә Кама ярларыннан китерелгән гравийны бушатканда табылган. Яшькелт-бакыр төсендәге кабырчык хәйран зур, ике уч төбе кадәр, ачылган капкачларда бизәкләр ясалган, моллюскның ташка әйләнгән эчке тукымалары да күренә. Бу бик тә гаҗәеп хис тудыра, чөнки үзеңне ерак гасырлар чоңгылына кереп киткәндәй сизәсең.

Билгеле ки, үлгән хайваннарның нибары аз өлеше генә ташка әйләнә - табигый җимерелү процесслары үз эшен башкара. Әмма шулай да кайбер табигый артефактлар, утырма токымнарда бернәрсәсез сакланып, безнең көннәргә кадәр килеп җитәләр һәм бик борынгы заманнарны өйрәнү өчен кыйммәтле материал булып торалар. Бүген галимнәр мондый палеонтологик табылдыкларның яшерен билгеләрен аңларга мөмкинлек бирүче лаборатор анализның шактый күп методларына ия.

Геологик чорлар бер-берсен алыштыра, меңләгән һәм меңләгән еллар уза, үсемлекләрнең һәм хайваннарның күп кенә төрләре күптән үлеп беткән... Әмма табигать безнең өчен үлеп беткән организмнарны саклауның уникаль ысулын булдырган - ташка әйләндерү ярдәмендә саклаган. Шушы телсез тарихи һәйкәлләр белән кешелек Җир тормышының төрле баскычларын өйрәнү мөмкинлегенә ия.

Рәсемдә: кызыклы табылдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев