Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алексей Песошин WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты

Казан төзелеш көллиятендә эшче һөнәрләренең Россия чемпионатында катнашачак республика командасы җыелган иде. Кичә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин 1нән 3 февральгә кадәр үткән төбәк эшче һөнәрләре чемпионатында билгеле булган WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты. Казан төзелеш көллиятендә Россия турнирына барачак төп состав җыелган иде. Егетләр төбәкне WorldSkills Russiaның Краснодарда...

Казан төзелеш көллиятендә эшче һөнәрләренең Россия чемпионатында катнашачак республика командасы җыелган иде.
Кичә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин 1нән 3 февральгә кадәр үткән төбәк эшче һөнәрләре чемпионатында билгеле булган WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты. Казан төзелеш көллиятендә Россия турнирына барачак төп состав җыелган иде.
Егетләр төбәкне WorldSkills Russiaның Краснодарда 16нан 19 майга кадәр узачак ил этабында тәкъдим итәчәк. Аннан, мөгаен, Абу-Дабида 14нән 19 октябрьгә кадәр узачак дөнья беренчелегендә дә. Компетенцияләр арасында - юлчылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшь белгечләре, медиклар һәм дизайнерлар, кондитерлар һәм проектлаучылар. Россиянең сайлап алу турларына Татарстаннан барлыгы 76 юнәлештә катнашу белдерелгән.
«Татарстанның WorldSkills хәрәкәтендә катнашуы елдан-ел үсә. Быел чемпионатта 76 компетенция буенча конкурс сайлап алуы үткәрелде. Республика чемпионаты мәйданнарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча меңләгән конкурсант ярышты. Сезнең һәркайсыгыз үз осталыгын һәм талантын күрсәтүенә ышанам», - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
«2019 елда Казанны дөнья күләмендәге зур вакыйга көтә - эшче һөнәрләре буенча бөтендөнья чемпионаты. Мин ышанам, сезнең күбегез анда катнашачак. Россия җиңәргә, ә безнең конкурсантлар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш. Ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге хәрәкәтне җәелдерүгә зур игътибар бирелә», -дип өстәде ул.
«Әлеге хәрәкәттә Россия Федерациясенең 84 субъекты, 60 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнаша. Безнең өчен WorldSkills - ярыш кына түгел ул, ул эшче һөнәрләренең абруен һәм сыйфатын күтәрү инструменты, икътисад тармагына профессионалларны әзерләү чарасы», - дип йомгаклады Песошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев