Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдан язылып калыгыз

Районның почта элемтәсе бүлекләрендә 2014 елның беренче яртыеллыгына "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" газетасына язылу дәвам итә. Шул уңайдан "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе районның элемтә бүлекләре начальниклары һәм хат ташучылар арасында конкурс игълан итте. Аңа язылу кампаниясе азагында йомгак ясалачак. Район газетасына язылу нәтиҗәләре буенча...

Районның почта элемтәсе бүлекләрендә 2014 елның беренче яртыеллыгына "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" газетасына язылу дәвам итә.

Шул уңайдан "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе районның элемтә бүлекләре начальниклары һәм хат ташучылар арасында конкурс игълан итте. Аңа язылу кампаниясе азагында йомгак ясалачак. Район газетасына язылу нәтиҗәләре буенча 1, 2, 3 нче урыннарны алган иң яхшы хат ташучы һәм элемтә бүлеге начальнигы билгеләнәчәк.

Районның иң алдынгы почта хезмәткәрләренә акчалата премияләр, Мактау грамоталары тапшырылачак. Әлеге хез-мәткәрләр шулай ук газета битләрендә дә билгеләп үтеләчәк. "Биектау FM" радиосы аша яраткан җырлары яңгыраячак һәм аларга багышланган радиорепортаж әзерлә-нәчәк.

Бу язылу кампаниясендә газета укучылар арасында лотерея уйнатылачак. Анда катнашырга теләүчеләргә квитанция күчермәләрен редакциягә алып килергә кирәк. Лотерея уйнату махсус билгеләнгән бер көнне оештырылачак һәм безнең газетага язылган теләсә кем анда бүләк ота алачак.

Газета-журналларга язылу кампаниясен уңышлы үткәрү - почта эшчәнлегендә мөһим юнәлеш. «Биектау хәбәрләре» газетасы редакциясе бу чорда хат ташучыларның, почта бүлеге начальникларының ярдәмен тоя.

Редакция газетага язылу вакытында авыллардагы элемтә бүлекләре арасында оештырылган конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтә. «Биектау хәбәрләре»нә агымдагы елның икенче яртысына язылуны уңышлы оештырган өчен икенче урын Олы Битаман почтасы начальнигы Наилә Нәгыймовага, өченче урын - Коркачыктан Рәшидә Дәүләтшинага бирелде, аларга Мактау грамоталары һәм премияләр тапшырылды. Алар икесе дә зур тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр, үз эшләрен яхшы беләләр һәм яратып башкаралар. Район газетасы редакциясе аларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерә, киләчәктә дә хезмәттәшлек уңышлы дәвам итәр дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев