Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдан чарасын күрсәң яхшырак

Район язгы ташкынга әзерләнә. Быел фаразлаулар уңай, кыш буена җыелган кар уртача дәрәҗәдән кимрәк булса да, һава торышының теләсә нинди көйсезлекләренә әзер торырга кирәк. Казансу һәм башка елгалар янындагы ундүрт авыл хәвефле зонага керә. Чыпчык авылы тирәсендә дә су чыгуы ихтимал. Мүлмә авылындагы елгада шартлату эшләре планлаштырыла. Инешләрдән Шәпшедә һәм...

Район язгы ташкынга әзерләнә. Быел фаразлаулар уңай, кыш буена җыелган кар уртача дәрәҗәдән кимрәк булса да, һава торышының теләсә нинди көйсезлекләренә әзер торырга кирәк.

Казансу һәм башка елгалар янындагы ундүрт авыл хәвефле зонага керә. Чыпчык авылы тирәсендә дә су чыгуы ихтимал. Мүлмә авылындагы елгада шартлату эшләре планлаштырыла. Инешләрдән Шәпшедә һәм Кече Рәстәге сулыклар куркыныч тудыра. Районда су күтәрелү ике суүлчәгеч постта күзәтеп торылачак.

Язгы сулар чорына юл хезмәте дә әзерләнә: 230 су агу трубаларының (ливневкалар) 132 се чистартылган, 25 күпер тикшерелгән. Дамбалардан, юл кырыйларыннан кар чыгарыла. Кичектергесез эшләр өчен 1000 әр тонна ком һәм вак таш әзерләнгән, торбалар сатып алынган.

Җыйнап кына әйткәндә, язгы ташу чорын бәла-казасыз, тыныч үткәрү өчен мөмкин булган чараларның барысы да күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев