Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аларны Россия Президенты котлады

Россия Президенты Владимир Путин җибәргән Котлау хаты юбиляр-ветераннар - Биектау район үзәгеннән Людмила Александровна Каткова һәм Мамонино авылыннан Мария Ильинична Павлова өчен көтелмәгән сөенеч булды. Туган көннәрендә алар янына "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге директоры Люция Гобәйдуллина килеп, Президент хатын тапшырды һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлавын...

Россия Президенты Владимир Путин җибәргән Котлау хаты юбиляр-ветераннар - Биектау район үзәгеннән Людмила Александровна Каткова һәм Мамонино авылыннан Мария Ильинична Павлова өчен көтелмәгән сөенеч булды.
Туган көннәрендә алар янына "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге директоры Люция Гобәйдуллина килеп, Президент хатын тапшырды һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлавын җиткерде. Тырыш хезмәтләре, ил үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдереп, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Л.А.Катковага - 95, М.И.Павловага 90 яшь тулды. Бу хатын-кызлар озак еллар буена туган илләре иминлеге өчен намус белән эшләделәр, балалар үстерделәр, түземле, чыдамлы һәм нык сугыш чоры буыны вәкилләре булганлыктан, әле дә кыенлыклардан зарланмыйча яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев