Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алан-Бәксәр авылында Май чабу бәйрәме узды (+ФОТО)

26 февраль көнне Алан-Бәксәр авылында үзәк мәйданда Май чабу бәйрәме узды. Әлеге чараны Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы әзерләде. Авылдагы үзәк мәйдан бәйрәмчә бизәлгән иде: кардан өелгән таучыкта саламнан ясалган, хатын-кыз итеп киендерелгән карачкы балкып тора, берничә урында кышны озату - язны каршылау турында плакатлар урнаштырылган, алар шарлар,...

26 февраль көнне Алан-Бәксәр авылында үзәк мәйданда Май чабу бәйрәме узды.
Әлеге чараны Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы әзерләде. Авылдагы үзәк мәйдан бәйрәмчә бизәлгән иде: кардан өелгән таучыкта саламнан ясалган, хатын-кыз итеп киендерелгән карачкы балкып тора, берничә урында кышны озату - язны каршылау турында плакатлар урнаштырылган, алар шарлар, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән. Болар бар да җыелган бөтен кешегә бәйрәм рухы бүләк итте. Ике сәгать барган бәйрәмдә барча халык - олысы, кечесе рәхәтләнеп күңел ачты: төрле уеннарда катнашты, балалар башкарган җырлар, биюләрне карап хозурланды. Шулай ук теләүчеләр өчен җигүле атларда авыл урамнары буйлап сәяхәт оештырылган иде - күңел ачуның бу төренә озын чират төзелде.
Кышны озату бәйрәменең төп атрибуты - челтәрләнеп пешкән коймак, ул җылы, нур сибеп торучы кояш символы булып тора. Кояш озын салкын кыштан соң җиребезне җылыта, яз килүен тизләтә. Коймакны мәктәп пешекчеләре бар кешегә дә җитәрлек итеп, мулдан пешергәннәр иде. Бәйрәм карачкы яндыру, бал белән коймак һәм тәмле үлән чәен авыз итү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев