Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Онытмадык сине, укытучым

“Матур бер җыр булып калсын иде Күңелләрдә мәктәп еллары...” дигән шигъри юллар бар. Һәрберебезнең матур истәлекләре, якты хыяллары һәм, әлбәттә инде, иң беренче шатлык-куанычлары мәктәп чоры, укыткан укытучыларыбыз белән тыгыз бәйләнгән. Һәркемнең күңелендә матур истәлек булып гомер буе сакланучы укытучылар яши.

 Минем дә бар андый кешем - Гүзәл Мазһаровна Аввакумова. Ул безгә география фәнен укытты. Без укыган елларда  география фәне иң яратып укый торган, дөньяның моңарчы күз күрмәгән почмакларын барып күрүгә ымсындыра торган  романтик фән иде.  Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләгән, җир шарының күз күрмәгән, колак ишетмәгән урыннарын бөтен барлыгы белән күз алдына китерергә ярдәм иткән яраткан укытучыбыз иде ул безнең. Без аның һәр сүзен йотлыгып тыңлап утыра идек.  

Ә инде җәйге каникуллар башланып, төрлебез төрле якларга таралган чорларда Гүзәл Мазһаровна  биргән белемнәрне реаль шартларда ныгыта идек. Советлар Союзы дип аталган иксез-чиксез илебезне без Гүзәл Мазһаровна дәресләре аша танып-белдек.  Төрле төбәкләрдә яшәүче туганнарыбызга кунакка җыенганда мин андагы климат, табигать турындагы мәгълүматны яңарта идем. Үзең белән нинди кием алырга,  нәрсәдән сакланырга, нәрсәләргә аерым игътибар итәргә – барысын да белеп тора идем. Кайда гына булсак та туган якны сагыну хисе безне ашкынып кайтырга мәҗбүр итә иде.

Кызганыч, мәктәп еллары бик озын тоелса да, булачак һөнәрне сайлаган вакытта  төптән, тирәннән  уйлау, җитди караш җитеп бетмәгән икән.  Вакыт бар әле, карармын, дигән уйлар белән соңгы кыңгырау чыңлар вакыт җиткәнен дә сизмисең. Безнең укытучылар да нәкъ шундый ук чорны узган. Әмма аларның барысы да үз һөнәренә зур әзерлек белән килгән. Һәрхәлдә, Гүзәл Мазһаровна шундыйлардан. Ул мәктәп елларында ук, парта артында яраткан укытучыларының һәр дәресен түземсезлек белән көтеп алган вакытларда ук үзенең нинди һөнәр иясе  буласын белеп торган.  Яхшы укыган балага һәр фән  җиңел бирелә, андыйлар үзләренә икеләнергә урын да калдырмый. Шуңа күрә һич икеләнмичә  Гүзәл Мазһаровна география укытучысы булырга ният кыла. Хыялый кыз  романтик фәнне үз итә. Биектау мәктәбен тәмамлагач та ул документларын Казан дәүләт университетының география факультетына илтеп тапшыра. Керү имтиханнарын бик җиңел тапшыра ул. Уку йортына кергән яшьләр исемлегендә үзенең фамилиясен күргәч аның  шатлык хисләре хәтта тышка да бәреп чыга – әйтерсең, аңа канатлар куйганнар,  моңарчы беркайчан да кичермәгән  хисләр аны биеккә-биеккә алып менеп китә.  Студент тормышы башлана. 5 елга сузылган, иң матур хәтирәләр белән бәйле студент еллары да бик тиз узып китә. Студентлар еш кына Казан мәктәпләрендә практика үтәләр.  Үз фәнен җаны-тәне белән яратып өлгергән Гүзәлнең дәресләрен балалар йотлыгып тыңлый. Аның тизрәк укытучы буласы килә.   1979 елда ул  кулына университет дипломы ала. Әмма укуны тәмамлагач та аңа укытучы булып китәргә язмаган була. Чөнки район мәктәпләрендә ул чорларда география укытучыларына вакансия булмый. Гүзәл Мазһаровна районның  үзәк китапханәсенә урнаша. Ниһаять, 1983 елда Биектау районының 1 нче мәктәбенә география укытучысы кирәк була.  Яшь белгеч шатлана-шатлана үзенең яраткан һөнәренә әйләнеп кайта.

1980 нче еллар башында районның 1 нче мәктәбе белән Виктор Иванович Броднев җитәкчелек итә. Ул мәктәптә югары квалификациягә ия кадрлар туплый ала. Коллектив яшь укытучыларны да үз итеп кабул итә, ярдәменнән ташламый. Гүзәл Мазһаровна да укытучылар коллективына бик җиңел килеп керә, җитәкчелекнең ышанычын акларга тырыша. Коллегалар белән уртак тел тапкан яшь белгеч укучылар күңелендә бик тиз генә үз урынын таба. Балалар аның дәресләренә бик теләп йөри. Чөнки бер дәрес икенчесенә охшамый, һәр дәрес бетмәс-төкәнмәс кызыклы, мавыктыргыч мәгълүмат бирә. Укытучы һәр дәрескә тирән әзерлек белән керә, үз куллары белән ясаган материаллар аша балаларны җәлеп итә.

Ул елларда районның 1 нче мәктәбендә география фәнен барытик бер генә укытучы укыта иде. Шуңа күрә Гүзәл Мазһаровна барлык классларда да дәрес бирде. Табигатьтән бирелгән таланты аңа һәр бала күңеленә ачкыч табарга ярдәм иткәндер. Аның укучылары арасында география, экология фәне белән тирәнтен кызыксынган балалар байтак иде. Мәктәп укучылары республика һәм Россия күләмендә уза торган олимпиадаларда, бәйгеләрдә, төрле конференцияләрдә катнашып, еш кына җиңеп, призлы урыннарны алып кайта иде. Укытучы үзе дә укучыларыннан калышмый төрле бәйгеләрдә катнашып килде. «Ел укытучысы» бәйгесенең район этабында җиңүче булды.

Гүзәл Мазһаровна, сыйныф җитәкчесе буларак,  дүрт сыйныфны чыгарды. Ул укыткан һәр укучы аны бүгенгә кадәр искә алып, сагынып яши. Чөнки укытучы һәр баланың күңеленә ачкыч табып, аның мәхәббәтен яулап, баланың шәхес буларак формалашуында зур роль уйный. Ул һәр балага аның булачак һөнәре өчен нигез сала белде. Әти-әниләр дә, балаларының укытучыга булган мөнәсәбәтен күреп, Гүзәл Мазһаровнага даими булышып тордылар.  Ул чыгарган һәр укучы рәхмәтле булып яши.

Гүзәл Мазһаровна Аввакумова мәктәптә эшләү дәверендә бик күп дәүләт бүләкләренә лаек була.  2005 елда ул  «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» дигән исемгә лаек булды. Шул ук елда «Казанның 1000 еллыгы» хөрмәтенә тагын бер медаль алды. Татарстан мәгариф министрлыгының күп санлы Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына ия булды ул. Район җитәкчелеге һәм мәгариф бүлеге дә  Гүзәл Мазһаровнаны даими бүләкләп торды.

Гүзәл Мазһаровна Аввакумова гаиләсендә дә бәхетле хатын, әни, әби булып яшәде. Олег Васильевич белән алар ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр. Лаеклы ялга чыккач та безнең яраткан укытучыбыз актив тормыш алып барырга тырышты, балаларына оныкларын ярдәм итеп яшәде. Әмма тормыш һәрвакыт без теләгәнчә генә бармый шул. Каты авыру безнең яраткан укытучыбызны да аяктан екты. Әмма безнең күңелдә ул һәрвакыт яшь, белемле, энергиясе ташып торган, якты йөзле кеше булып саклана.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев