Этләргә чип кую дәвам итә
Биектау районында хуҗалыктагы эт-песиләргә котыру чиренә каршы прививка ясау кампаниесе тәмамланды. Шул ук вакытта этләргә чип кую эше дәвам итә. Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты карары нигезендә агымдагы елның 1 гыйнварыннан этләрне мәҗбүри теркәү башланды.
Эт асраучылар хайваннарына чип куйдырырга һәм дәүләт ветеринария оешмасында теркәтергә тиешләр. Үз хайваннарына җаваплы караган хуҗалар мондый эшнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә шикләнмиләр. Арес Алабаен вакцина ясау пунктына хуҗасы алып килгән. Хуҗа үзенең яраткан этен барытик сәламәт һәм имин итеп күрәсе килә. Вакцина ясаганнан соң шунда ук эткә чип та куйдылар. Дөге бөртеге зурлыгындагы чип шприц белән муенының өске өлешенә – ике калак сөяге арасына кертелә. Чипны этләргә бер генә тапкыр куялар. Капсулада этнең үзе, аның хуҗасы, адресы, эткә ясалган вакциналар турында мәгълүмат кертелгән. Чип капсуласы хайваннар өчен зыянсыз материалдан эшләнгән һәм аның тукымалары белән биологик туры килә, шуңа күрә эткә авырту, уңайсызлык һәм инфекция, ялкынсыну яки кире кагу куркынычы тудырмый.
“Этләргә чип урнаштыру барлык яктан да уңайлы. Эт югалган очракта аны бик тиз генә табып та була, димәк, хуҗасыз этләр саны да кимер дигән өмет бар. Эткә куелган капсуладан аның турында барлык мәгълүматны белергә була”, - ди Ринат Айдаров.
Герда кушаматлы эткә өч яшь. Моннан ике ел элек аны балалар урманнан табып алып кайталар. Этне хуҗасы агачка бәйләп киткән була. Яңа хуҗалары этне бик тә яраталар, аның сәламәтлеген кайгырталар. Чип кую хуҗаларны да эткә карата җаваплы карарга өйрәтәчәк.
“Без Гердага котыру чиреннән прививка ясаттык, - ди Наилә Нургалеева. – Чип кертеп, теркәү уздык. Мондый процедура иң элек безнең өчен, этнең хуҗалары өчен кирәк. Эт югалырга мөмкин. Чип ярдәмендә аны җиңел генә табып булачак”.
Чип куйдыру пунктына хуҗалары белән килгән хайваннар өреп тә, мяулап та ала. Күренеп тора, чит җирдә бер генә минут та торасылары килми. Чиратлары килеп җиткәч тыныч кына процедураны үтәләр. Актив каршылык күрсәткәннәре дә бар икән.
“Безгә бер хаскины алып килделәр, - ди Биектау районының ветеринария берләшмәсе табибы Лилия Локманова. – Хаскиның хуҗасы чит илгә киткәндә этен күршеләре карамагына калдырган була. Күршеләре безгә эткә вакцина ясатырга һәм чип куйдырырга алып килделәр. Эт бик агрессив булды: бертуктамый өрде, тешләргә үрелде. Без берни эшли алмадык. Мин аларның өйләренә участок ветеринар табибын җибәрергә вәгъдә иттем. Участок табибларының этләр белән эшләүдә үз серләре бар. Өстәвенә, алар борынчак белән киләләр. Миндә борынчак юк. Мин этләр янына барытик ярату сүзләре белән генә киләм”.
Этләргә һәм мәчеләргә котыру чиреннән вакцина бушлай ясала. Ә чип кую мәҗбүри процедура һәм ул түләүле. Капсула куйдыру өчен этнең хуҗасы үзе белән паспортын,СНИЛСын, ИНН һәм этнең паспортын алып килергә тиеш.
Галия ИЛЬДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев