Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзәк яңалыклар

Татарстан кулланучысы хәбәрчесе

«Татарстан кулланчусы хәбәрчесе» газетасының 2нче санында чыккан мәкаләләр

Барлык дәгъвалар — сатучыга!
Интернет-кибеттән товар сатып алганда бәхәсле очраклар турында
Кибеттә сатып алулардан аермалы буларак, дистанцион сатып алу ысулы белән товарны сайлау, заказлау һәм түләү моментлары, кагыйдә буларак, тәкъдим ителгәннәр белән туры килми. Бу бәхәсле хәлләргә китерергә мөмкин.
Дистанцион ысул белән сатып алынган товарга карата бәхәсләр, кагыйдә буларак, түбәндәге очракларда барлыкка килә:
— кулланучы товарны алган вакытта аның заказга туры килмәвен ачыклый (мәсәлән, төсе);
— сатып алучыга сыйфатсыз товар китерелә;
— товар я китерелмәгән, я сатучы билгеләгән срокны бозып китерелгән.
Бәхәс килеп чыкканда, язма дәгъваны (хәлне тасвирларга һәм таләпләрне күрсәтергә, шулай ук мәсьәләнең асылына кагылышлы документларның күчермәләрен беркетергә) сатучы тарафыннан күрсәтелгән ысул һәм форма белән җибәрергә кирәк. Дәгъваның ысулы һәм формасы турында сатучының мәгълүматы булмаса, аны турыдан-туры сатучыга ике нөсхәдә тапшырырга, үзеңдә кала торганында кабул итү турында тамга (мөһер, имза, дата) куйдырырга, яки аны электрон адресларына (булган очракта) яки сатучының юридик адресына Россия почтасы буенча заказ хаты һәм беркетелгән документлар исемлеге белән җибәрергә кирәк.
Әгәр сезнең мөрәҗәгатьне алганнан соң ун календарь көн эчендә әлеге хәлне судка кадәрге тәртиптә хәл итү мөмкин булмаса, тиешле бәхәс бары тик гражданлык суд эшләре кысаларында гына хәл ителә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

Игътибар! 
Зур интернет платформалары (ОZОН, Яндекс, Маркет, Wildвerries һәм башкалар) үз хокукый асылы буенча еш кына агрегаторлар гына булып тора. Агрегатор — Интернет челтәрендә программалар һәм (яки) сайтлар хуҗасы, ул кулланучыга бер үк вакытта сатучының товарны сатып алу — сату килешүе төзү тәкъдиме белән танышырга, сатучы белән сатып алу — сату килешүе төзергә, шулай ук күрсәтелгән товар өчен алдан түләү мөмкинлеге бирүче оешма. Күпчелек очракта сәүдә мәйданчыгы товар сатучы түгел. Сәүдә мәйданчыгында товар сатып алганда һәм бәхәс килеп чыкканда, таләпләрне турыдан-туры сатучыга җиткерергә кирәк. Моны агрегаторның шәхси кабинеты аша яки сатучының үзенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин. Сатучы турында мәгълүмат товар карточкаларында, шулай ук сатучы/тәэмин итүченең ИНН күрсәтелгән сатып алу чекларында бар. 

Хокук бозылу очрагында кая мөрәҗәгать итәргә
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белгечләрнең контакт мәгълүматлары:
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе).
Адресы: 420107, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94нче йорт, тел.: (843) 278-92-00, 278-91-92.
Сайт адреслары: gosalcogoLtatar. ru, tatzpp. ru.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары:
- Әлмәт (Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары). Адресы: 423400, Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 88нче йорт. Тел. (8553) 33-67-02
- Арча (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары). Адресы: 422000, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт. Телефон: (84366) 3-28-93
- Зеленодольск (Зеленодольск, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районы). Адресы: 422250, Зеленодольск шәһәре, Засорин урамы, 9нчы йорт. Телефон: (84371) 4-58-78
- Казан (Казан шәһәре, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары). Адрес: 420107, Казан шәһәре Һади Такташ ур., 94. Телефон: (843) 277-94-96
- Яр Чаллы (Яр Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Тукай районнары). Адресы: 423802, Яр Чаллы шәһәре, Корчагин урамы, 2а йорт ( 10/з4а комплекс). Телефон: (8552) 71-43-03
- Түбән Кама (Түбән Кама, Аксубай, Зәй, Мөслим, Сарман, Чирмешән районнары). Адресы: 423570, Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт. Тел. (8555) 36-63-76
- Чистай (Чистай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас районнары). Адресы: 422950, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121д йорт. Тел. (84342) 5-49-85

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе (Татарстан).
Адресы: 420111, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30нчы йорт, кайнар линия телефоны (843) 236-94-11.
Сайт адресы: 16.rospotrebnadzor. ru 

«Татарстан Республикасында (Татарстан) Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ кулланучылар өчен консультация үзәге.
Адресы: 420061, Казан шәһәре, Сеченов ур., 13а йорт, тел. (843) 221-90-16.
Сайт адресы: fbuz16.ru. 

Шринкфляция — законлаштырылган тигезсезлек

Сатучылар һәм җитештерүчеләр сатып алучыларны ничек алдый

Җитештерүчеләр һәм кибетләр бәяләр белән уйный.
Шоколадның авырлыгы 100 түгел, ә 85 г һәм май 200 түгел, ә 180 г, сөт литрлы пакетларда түгел, ә 800-900 мл. Бу картина сезгә танышмы?

Мондый законлаштырылган авырлык — каплардагы продукт күләме киметелеп, бәясе элеккечә калдырылганда, шринкфляция (ингл. shrink кимү) дип атала. Ягъни, чынлыкта продукт кыйммәтләнә, ләкин бәясе түгел, ә пакетның, савытының күләме үзгәрә. Моны кулланучы сизми дә. Бу халыкара күренеш, һәм терминның барлыкка килүен Америка галиме — аналитик Пиппе Мальмгренга йөклиләр. 
Шринкфляция, асылда, бәяләрнең яшерен артуы булып тора. Ул соңгы вакытта җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның иң зур хәйләләренең берсе. Кулланучыларның өчтән бер өлеше, тикшеренүләр күрсәткәнчә, гадәти пакетларга продуктның җитәрлек күләмдә салынмавын белми дә. Шринкфляциягә дучар булган товарларның иң киң таралган категорияләре — чипсы, ярма, колбаса, туңдырма, шоколад батончиклары, бәдрәф кәгазе.
Шринкфляция җитештерүчеләр тарафыннан беренче чиратта сатып алучыларның психологик үзенчәлекләре аркасында кулланыла: бәяләр артуга кешеләр бик авыр, ә менә пакеттагы авырлыкның үзгәрүенә чагыштырмача тыныч карый (югарыда әйтелгәнчә, күпләр моны сизми дә). Шулай ук кулланучылар тәртибен тикшерүләр күрсәткәнчә, сатып алучыларга элеккеге авырлыктагы товарны алуга караганда азрак күләмдәгесе өчен шул ук акчаны түләү уңайлырак. Кыйммәтрәккә аласыларs килми.
Шринкфляция еш кына югары инфляция, тәэмин итү чылбыры белән проблемалар вакытында «ашыга», бу очракта җитештерүчеләргә бәяләрне күтәрү һәм шул ук вакытта сатып алучыларны куркытмау өчен ниндидер ысул уйлап табарга кирәк.
Шундый ук стратегия — продукт рецептурасын үзгәртү, анда арзанрак ингредиентлар куллануда. Шул ук вакытта беркем дә «ялган» дип шикләнмәсен өчен, төрелгән тартмасы, пакеты элеккечә кала.
Фасовкаланган товарлар белән бәйле тагын бер хәйлә — аларның бәясен 100 яки 200 грамм өчен күрсәтү, бу да сатып алучыларны ялгыш фикер йөртүгә китерә. Чөнки сатып алучы бәядәге күргән 80 сум килограммга исәпләгәндә 800 сумга әверелергә мөмкин!
Нәтиҗәдә, шринкфляция аркасында, бәяләр белән нәрсә булганын аңламаган кулланучы ел саен товар өчен бик зур суммаларны артыгы белән түли. Төгәлрәк нәрсә өчен? Әйдәгез саныйк.
0,9дан 1 литрлы ультрапастерильләштерелгән сөтнең бер төргәгенең бәясе уртача 50дән 85 сумга кадәр тәшкил итә. Кулланучы кибеткә киштәдә язылган бәя буенча 1 литр продукт сатып алуын исәпләп килә. Чынлыкта, шринкфляция аркасында, 1 литрга исәпләгәндә бер пакет өчен 4 сум тирәсе артыграк түли. Сумма әллә ни зур түгел кебек. Ләкин бер кеше ел саен уртача 46 литр сөт кулланганда (Росстат мәгълүматлары шундый) һәр елга бер кешегә 184 сум, яки безнең райондагы барлык гражданнарга якынча 5 млн сум (27,1 мең кеше) артык түләү алына. Бу сөт буенча гына!
Кибеткә азык-төлек алырга килүчеләрнең күбесе киштәләр янында озак сайланырга һәм бигрәк тә аларның кайсысы чынлыкта арзанрак икәнен аңлар өчен төрле продуктларның авырлыгын чагыштырырга омтылмый. Кулланучылар базарын тикшерүләр күрсәткәнчә, сатып алу турында карарны кулланучы нибары 3-7 секунд эчендә кабул итә! Әлбәттә, бу вакыт эчендә санап чагыштырып карау авыр, бигрәк тә җитештерүче һәм сатучы моңа бик ярдәм итмәгән шартларда. Хәтта азык-төлекнең күләме, авырлыгы турындагы мәгълүмат еш кына пакетның арткы ягында күрсәтелә, җитмәсә вак шрифт белән язылган була!
Шринкфляция вакытында пакетның күләме үзгәрми. Бу 10-20 чекның проценты бушлык өчен түләүгә китә дигәнне аңлата. Моннан тыш, мондый алымны кулланганда чүп-чар күләме дә кимеми, гәрчә тиеш булса да: чөнки азрак продуктны күләме буенча кечерәк савытка төреп була, чынлыкта алай түгел. Бу шулай ук экологик проблема. Чөнки, билгеле булганча, түгелгән чүп-чарның 23%тан артыгын нәкъ менә савыт һәм пакет тәшкил итә.
Шринкфляция проблемасын чишү гади һәм нәтиҗәле: офлайн һәм онлайн-кибетләрдәге бәяләрдә товарның бер төргәге бәясе турында гына түгел, ә аның берәмлеге турында да мәгълүмат ачарга кирәк. Мәсәлән, 1 кг яки 1 л. Һәм бу ике мәгълүмат та ачык һәм тигез итеп күрсәтелергә тиеш.
Моның өчен бәяләрне рәсмиләштерү стандартларына үзгәрешләр кертергә кирәк. Хәзер альтернатива мөмкинлеге бар: РФ Хөкүмәтенең карары буенча, бәя берәмлек яки билгеле бер авырлык өчен күрсәтелергә тиеш. Без тәкъдим иткән чара сатучылар һәм җитештерүчеләр арасында намуслы көндәшлекне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк. Чөнки ул чакта кулланучы теге яки бу товарның чынлыкта күпме торганын аңлап һәм төрле брендларның бәясен дөрес чагыштыру мөмкинлеге алып, үзенә кирәген сайлап алачак. 
Кулланучыга нәрсәгә өмет итәргә соң? Әлегә суга батучыларны коткару — суга батучыларның үз эше булып кала. Сатып алучылар үзләре бәяләргә игътибар итәргә һәм төрле товарларны чагыштырып, аларның авырлыгын исәпкә алырга тиеш. Бу, әлбәттә, озак, катлаулы һәм ялыктыра торган эш. Тик кассада уйлаганнан күбрәк акча түләргә туры килерлек очраклардан котыла алачаксыз. 
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Туклану ләззәт бирсен

Хәзерге вакытта өйгә ризык китерү хезмәте киң таралган күренеш. Гадәттә, әзер ризыкларны интернет яки телефон аша кулланучы заказы буенча китерәләр.
Ләкин моңа кадәр билгеле бер кафе яки ресторан менюсы турында мәгълүмат һәм ризыкларның рәсемнәре белән интернет сайтларында яки мобиль кушымталарында игътибар белән танышырга кирәк.

Күпчелек очракта җәмәгать туклануы продукциясен сату агрегатор хуҗаларының махсус сервислары аша башкарыла, шуңа күрә агрегатор хуҗасы, РФ 07.02.1992 елгы, № 2300-1 "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 9нчы маддәсенең 1.2 пунктына ярашлы рәвештә, кулланучыларга үзе һәм сатучы (башкаручы) турында мәгълүмат җиткерергә тиеш.
Мондый мәгълүматны агрегатор хуҗасы үз сайтында һәм (яки) сайт битендә Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырырга тиеш. Сатучы (башкаручы) турында мәгълүматны агрегатор хуҗасы үз сайтында сатучы (башкаручы) сайтына сылтама урнаштыру аша җиткерергә хокуклы.
Сайтта урнаштырылырга тиешле җәмәгать туклануы продукциясе турында мәгълүмат та мөһим (кулланучылар хокукларын яклау турында Законның 10нчы маддәсенең 1нче пунктын карагыз).
Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон, аерым алганда 12нче маддә, сатучы (башкаручы) һәм агрегатор хуҗасының җаваплылыгын бүлешә.
Әзер ризыкларны һәм азык-төлекне китергәндә курьерлар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук заказчыга чиста формалы киемдә, әзер ризыкларны ташу өчен чиста, дезинфекцияләнгән савытлар (коробкалар) белән килергә тиеш. Тиешле тәртиптә рәсмиләштерелгән шәхси медицина дәфтәре дә булу мөһим.
Заказ алганда, ризыкларда мәгълүмат булуына игътибар итегез, ул түбәндәге мәҗбүри таләпләрне үз эченә алырга тиеш:
- тәкъдим ителгән продукциянең һәм аның составына кергән рецепт компонентларының исеме;
- җәмәгать туклануы продукциясе порциясенең массасы (күләме) турында мәгълүмат;
- җәмәгать туклануы продукциясенең туклану кыйммәте (химик составы һәм калориялелеге) турында мәгълүмат;
- җитештерү датасы һәм сәгате;
- саклану вакыты, саклау шартлары;
- азык-төлек продукциясен җитештерүченең исеме һәм урыны яки азык-төлек продукциясен әзерләүченең (шәхси эшмәкәр яки юридик затның) фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм урнашу урыны;
- заказчыга әзерләү буенча киңәшләр (кирәк булганда);
- өстәмә мәгълүмат буларак продукция җитештерелгән норматив яки техник документ күрсәтелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы


Тротуар плиткасы озак хезмәт итсен өчен...
Заказчыкка һәм башкаручыга киңәшләр

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының кайнар линия телефонына кулланучы тротуар плиткасының сыйфатсыз җәелүе сәбәпле кулланучылар хокуклары мәсьәләсе буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте.

Узган елның көзендә подрядчылар плитка куйганнар. Агымдагы елның язында плитка утыра һәм ватылган урыннар барлыкка килә. Белгечләр кулланучыга аңлатканча, РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы 1992 елның 7 февралендәге 2300-1нче номерлы законының 29нчы маддәсенең 1нче пунктына ярашлы рәвештә, башкарылган эшнең кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы таләпләрне үзе сайларга хокуклы:
— башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен түләүсез бетерү;
— башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) бәясен тиешле дәрәҗәдә киметү; 
— бер үк сыйфатлы бер төрле материалдан башка әйберне түләүсез ясау яки эшне кабат башкару. Шул ук вакытта кулланучы башкаручы аңа алдан тапшырган әйберне кире кайтарырга тиеш;
— үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен бетерү буенча ул кичергән чыгымнарны каплау. 
Әгәр дә әлеге килешүдә билгеләнгән вакытта башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре башкаручы тарафыннан бетерелмәсә, кулланучы эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартырга һәм зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Кулланучы, шулай ук, әгәр ул башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитди кимчелекләрен яки башкаларны тапса, башкарылган эш (хезмәт күрсәтү) турында килешүне һәм аның башка шартларын үтәүдән баш тартырга хокуклы. 
Кулланучы, шулай ук, әгәр ул башкарылган эшнең җитди кимчелекләрен тапса яки килешү шартларыннан башка җитди тайпылышлар булса, килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы. 

Тротуар плиткасын урнаштырганда төп хаталар: 
- нигезен яки су чыгаруны дөрес әзерләмәү;
- плитка астындагы мәйданчыкны дөрес билгеләмәү;
- рәсемнең дөрес булмаган ориентациясе;
- гермитизация булмау;
- аерым плиткаларның дөрес булмаган авышлыгы;
- туры килмәгән җилем куллану.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Оста нәрсә белергә тиеш:
- Плитканы бетон нигезгә салырга ярамый, чөнки тышлык тиз ярыла һәм яраксыз хәлгә килә.
- Бордюр ташын яхшы итеп тыгызларга кирәк, ә тагын да яхшысы — аны плитка «аерылмасын» өчен измәгә куярга кирәк.
- Тигезләүче катлам җайланмасы өчен балчыклы ком кулланырга ярамый.
- Плитканы яңгыр вакытында махсус түбәсез урнаштырырга ярамый.
- Урнаштыру процессында плитканың өслеген һәм рәтләрнең дөреслеген даими тикшерергә кирәк.
- Плиткалар арасын тутыру өчен комлы катнашма, шулай ук опилка кулланырга ярамый.

Баганадагы исәпләү приборы

«Урамдагы баганада урнашкан йорт хуҗалыгының электр счетчигын пломбалау чыгымнарын кем күтәрә — кулланучымы, әллә челтәр оешмасымы?
Сергей О.»
— Йорт хуҗалыгының электр энергиясен исәпкә алу приборын пломбалау чыгымнарын гарантияләүче тәэмин итүче, челтәр оешмасы башкара.
РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче номерлы карары белән расланган күп фатирлы йортлардагы биналарның милекчеләренә һәм кулланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 81.8нче пунктына ярашлы рәвештә, торак йортларда исәпкә алу приборын файдалануга тапшыру акты имзаланганчы (мондый кертүне кире кагу өчен нигезләр булмаганда) башкаручы вәкиле исәпкә алу приборына контроль пломбалар урнаштыра, ә әлеге Кагыйдәләрнең 80.1нче пунктында каралган очракларда — электр энергиясен исәпкә алу приборына контроль пломба гарантияле тәэмин итүче, челтәр оешмасы тарафыннан куела.

Сорау-җавап
«Мин күп фатирлы йортта фатир сатып алдым, әмма хәзерге вакытта анда яшәргә җыенмыйм. Коммуналь түләүләр күләмен киметү өчен, идарәче компаниядән фатирга җылылык бирүне киметүне таләп итә аламмы?
Игорь Б.»

— Юк, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында торак урыннары өчен мондый хокук юк. Җылыту хезмәте күп фатирлы йортта, торак йортта, торак һәм торак булмаган биналарда, гомуми милек составына керүче биналарда, норматив һава температурасын саклауны тәэмин итүче җылылык энергиясен үзәкләштерелгән җылылык-тәэмин итү челтәрләре һәм йорт эчендәге инженерлык җылыту системалары буенча бирүне күздә тота.
Шуңа күрә бер яки берничә фатирны җылыту процессыннан чыгару, шулай ук алар өчен җылылык бирүне киметү каралмаган.

«Минем фатирдагы бер бүлмәдә торбалар шартлады. Аларны кем хисабына алыштыралар? Моны безнең йортның идарәче компаниясе эшләргә тиешме?
Тамара Ц.»

— Юк, идарәче компаниянең төзек булмаган радиаторларны алыштыру бурычы юк, чөнки торбалар күп фатирлы йортның гомуми милкенә карамый.
РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491нче номерлы карары белән расланган, күп фатирлы йортта гомуми милекне тоту кагыйдәләренең 2нче пунктының «д» подпунктына һәм 5нче, 6нчы пунктларына ярашлы рәвештә, идарәче компания күп фатирлы йортның гомуми милкен тоту өчен генә җаваплы. Фатирдагы радиаторларга хезмәт күрсәтүне һәм ремонтлауны милекчеләр үз хисабына башкарырга тиеш. Әлеге позиция суд практикасы белән дә, РФ Югары Судының гражданлык эшләре буенча Тикшерү комитетының 2019 елның 9 апрелендәге № 5-КГ18-321нче Билгеләмәсе белән дә расланган.

Сәяхәтчегә искәрмә
Экскурсовод күрсәтә торган хезмәтләрнең алты кагыйдәсе

Барыбыз да сәяхәт итәргә һәм үзебез өчен яңа урыннар, шәһәрләр һәм илләр ачарга яратабыз. Илләрнең мәдәни истәлекле урыннары, музейлар һәм һәйкәлләре белән танышырга, күп файдалы мәгълүмат, кызыклы фактлар, җирле гореф-гадәтләр турында белергә экскурсоводлар һәм гид-тәрҗемәчеләр ярдәм итә. 
Туристлар, экскурсоводлар һәм гидлар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу максатыннан Россия Федерациясендә экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче тарафыннан хезмәт күрсәтү кагыйдәләре кабул ителде, алар РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 31 маендагы 992нче номерлы карары белән расланып, 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керде һәм 2028 елның 31 августына кадәр гамәлдә. Әмма бу кагыйдәләр туроператорлар, турагентлар белән эшчәнлек алып баручы экскурсоводларга (гидларга) һәм гид-тәрҗемәчеләргә кагылмый. 
Кагыйдәләрдә хезмәтләр турында мәгълүмат исемлеге, килешүне төзү тәртибе һәм мөһим шартлары, килешүне үтәү тәртибе, экскурсовод (гид), гид-тәрҗемәче һәм турист (экскурсант) җаваплылыгы билгеләнгән, аларның төп нигезләмәләре түбәндәгечә.

1. Экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәченең хезмәт күрсәткәндә экскурсоводның (гид) яки гид-тәрҗемәченең күкрәк идентификацияләү карточкасы яки экскурсовод (гид) аттестаты яки 2022 елның 1 июленә кадәр РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан бирелгән гид-тәрҗемәче аттестаты үзе белән булырга тиеш.
2. Экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче туристларга (экскурсантларга) түбәндәге мәгълүматны җиткерә: 
— үз оешмасының исеме, аның адресы һәм эш режимы;
— хезмәтләр исемлеге, формасы һәм түләү һәм аларны күрсәтү шартлары;
— хезмәт күрсәтү вакыты турында мәгълүмат (хезмәт күрсәтүнең башлану, тәмамлану вакыты яки дәвамлылыгы);
— хезмәтләргә заказ бирү формасы, шартлары һәм тәртибе, хезмәтләргә заказны үзгәртү яки гамәлдән чыгару турында мәгълүмат;
— экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче тарафыннан аерым түләү өчен күрсәтелә торган башка түләүле хезмәтләр исемлеге һәм бәясе, аларны сатып алу һәм түләү шартлары (булган очракта);
— ташламалар алу хокукына ия булган затлар категорияләре исемлеге, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә күрсәтелә торган ташламалы хезмәтләр исемлеге. 

Мәгълүмат туристларга (экскурсантларга) мәгълүмат стендында, белдерүләр тактасында, Интернет-мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге сайтта, социаль челтәрләрдәге биттә яки экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәчедә тиешле килешү төзелгән агрегатор хуҗасының интернет челтәрендәге сайт битендә ачык һәм аңлаешлы формада җиткерелә.
1. Хезмәтләр түбәндәгеләрне үз эченә алган килешү нигезендә күрсәтелә:
1) экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче турында мәгълүмат:
— фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булган очракта);
— салым түләүченең идентификация номеры;
— электрон почта адресы;
2) хезмәтләр турында мәгълүмат:
— хезмәтләрнең атамасы һәм тасвирламасы (төп куллану үзлекләре);
— хезмәтләр бәясе
3) якларның хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы;
4) килешүне үзгәртү һәм өзү шартлары;
5) турист (экскурсант) тарафыннан дәгъвалар җибәрү өчен адрес.
3.Шартнамәне дистанцион ысул белән, шул исәптән интернет челтәрен кулланып төзегәндә, экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче, хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булганда, экскурсовод (гид), гид-тәрҗемәче турында, хезмәтләрнең атамасы, аларны күрсәтү сроклары, бәяләре һәм түләү тәртибе, шулай ук, экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче билгеләгән башка мәгълүматларны, заказны раслау өчен туристка (экскурсант) юллый.
Мондый килешү турист (экскурсант) хезмәтләр заказын раслаган көннән төзелгән дип санала.
4. Экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче, әгәр заказда күрсәтелгән дата һәм вакытка хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булмаса, килешү төзүдән баш тартырга хокуклы.
5.Турист (экскурсант) белән исәп-хисапларны башкарганда экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче туристка (экскурсантка) Россия Федерациясе законнары нигезендә хезмәтләр өчен түләүне раслаучы касса чегы, электрон яки башка документ бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы

Куркыныч тур
«Гаиләм белән Израильгә тур сатып алдык, ул бер атнадан башланырга тиеш иде. Әмма хәзерге вакытта Израиль үзенең сугыш хәлендә булуын игълан итте һәм аның территориясендә тыныч түгел. Минем килешүне финанс югалтуларсыз өзәргә хокукым бармы? Чөнки үземнең һәм гаилә әгъзаларымның гомерен куркыныч астына куярга куркам.
Владимир А.» 

— Әйе, бу мөмкин. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1852нче номерлы карары белән расланган туристлык продуктын тормышка ашыру буенча хезмәт күрсәтү кагыйдәләренең 20нче пунктына ярашлы рәвештә, вакытлыча яшәү илендә (урында) туристның тормышына һәм сәламәтлегенә, шул исәптән милкенә зыян китерерлек хәлләр килеп чыккан очракта, туристлык продуктын сату турында шартнамәнең һәр ягы аны үзгәртү яки гамәлдән чыгару хокукына ия.
Туристлык продуктын сәяхәт башланганчы сату турында килешүне өзгәндә, күрсәтелгән шартлар килеп чыгу сәбәпле, кулланучыга туристлык продуктының гомуми бәясенә тиң акчалата сумма кайтарыла, ә сәяхәт башланганнан соң туристка күрсәтелмәгән, әмма туристлык продуктына кергән хезмәтләрнең бәясенә пропорциональ күләмдәге өлеше кайтарыла.

Төркем дәгъвасы нәрсә ул
«Мин кайдадыр, кулланучылар хокукларын яклау өчен төркемләп судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип укыдым. Моны нинди очракларда эшләп була?
Кирилл Н.»

— Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексының 244.20нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә гражданин яки оешма, түбәндәге шартлар җыелмасы булганда, төркемгә берләшүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен (шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча да) судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы:
1) җавап бирүче төркемнең һәр әгъзасына карата уртак;
2) төркем әгъзаларының гомуми яки бертөрле хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бәхәснең предметы булып тора;
3) төркем әгъзаларының хокуклары һәм җавап бирүченең бурычлары нигезендә охшаш фактлар ята;
4) төркем әгъзаларының барысы да үз хокукларын яклауның бер үк ысулын куллана.

«Ачык оферта» нәрсә ул?
Сатучының сайтында урнаштырылган товар һәм аның бәясе турында тулы мәгълүматны үз эченә алган мөрәҗәгать, ягъни билгесез төркем кешеләренә товар сату тәкъдиме ачык оферта булып тора.
Гади сүзләр белән әйткәндә, ачык оферта — ул теләге булган һәркем белән билгеле шартларда килешү төзү тәкъдиме, ягъни сатучы ачык офертаны билгесез төркем кешеләренә адреслый һәм аның шартларына риза булган һәркем белән килешү төзергә тиеш.
РФ ГКның 494нче маддәсенең 1нче пункты нигезендә, товарның рекламасында, каталогларында һәм билгесез төркем кешеләренә мөрәҗәгать ителгән товарларның тасвирламаларында, әгәр ул барлык мөһим сатып алу — сатуларны үз эченә алса, ачык оферта дип таныла. Сатып алу-сату килешүләре өчен мөһим шартлар булып түбәндәгеләр тора:
- товарның атамасы турында шарт (РФ ГКның 455нче маддәсенең 3нче пункты),
- товар саны турында шарт (РФ ГКның 465нче маддәсе),
-товарның бәясе турында шарт (РФ ГКның 494нче маддәсенең 2нче пункты, 500нче маддәсенең 1нче пункты),
- шулай ук бер якның гаризасы буенча килешүгә ирешергә тиешле барлык шартлар.

Реклама

Ваклап сату-алу шартнамәсе, сатып алучыны тәкъдим ителгән товар белән каталоглар, проспектлар, буклетлар, фотосурәтләр, элемтә чаралары (телевизор, почта, радиоэлемтә һәм башкалар) ярдәмендә таныштыру яисә кулланучыны товар яки товарлар үрнәге белән турыдан-туры таныштырмауның башка ысуллар ярдәмендә (товарны сатуның дистанцион ысулы) таныштыру нигезендә төзелергә мөмкин.
РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы, № 2463 карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренең 12нче пунктына ярашлы рәвештә, товарны дистанцион ысул белән сатучы оферта шартларында товар сатып алырга ниятләгән теләсә кайсы кеше белән ваклап сату-алу килешүе төзергә тиеш. 
Игътибар! 
Ваклап сату-алу килешүе сатучы кулланучыга касса яки товар чегын яки товар өчен түләүне раслаучы башка документ биргәннән соң яки сатучы кулланучының ваклап сату-алу килешүе төзергә ниятләве турында хәбәр алганнан соң төзелгән дип санала.
Товарларны дистанцион рәвештә сату ысулы белән сатучы сайтта ачык оферта урнаштырырга һәм кулланучыларга танышу мөмкинлеген бирергә тиеш. Бәяләр сатып алучы белән интернет-кибет арасында килешү төзелгән вакытта теркәлә, ул заказны рәсмиләштерү мизгеле белән билгеләнә һәм аңа номер бирелә, бу кулланучыга ваклап сату килешүе һәм аның шартлары турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Заказ рәсмиләштерелгән вакытта игълан ителгән бәяне сатучы берьяклы рәвештә үзгәртергә хокуклы түгел. Сатучының шулай ук берьяклы рәвештә рәсмиләштерелгән заказны гамәлдән чыгару мөмкинлеге турында шартны ачык офертага кертергә хокукы юк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы

Һәркем таләбенә туры килерлек «куертылган сөт» 
«Соңгы вакытта кибет киштәләрендә куертылган сөтнең бик күп төре барлыкка килде. Аларның аермасы нидә, яисә ул берүк продукт булып саналамы?
Марина Е.»

— Евразия икътисади комиссиясе Советының 2013 елның 9 октябрендәге 67нче номерлы карары белән расланган Таможня берлегенең Сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлыгы турында техник регламентының 5нче пунктына (ТР ТС 033/2013) ярашлы рәвештә, әлеге сөт продуктының түбәндәге төрләре бар:
- «шикәр белән куертылган майсызландырылган сөт» — концентрацияләнгән яки шикәр белән куертылган сөт продукты, анда сөтнең коры матдәләренең масса өлеше ким дигәндә 26 процент, сөт аксымының майсызландырылган коры матдәләрдә масса өлеше — кимендә 34 процент һәм сөт маеның массакүләм өлеше — 1 проценттан да артык түгел;
- «шикәр белән куертылган сөт» — концентрацияләнгән яисә шикәр белән куертылган сөт продукты, анда сөтнең коры матдәләренең масса өлеше 28,5 процент тәшкил итә, сөтнең коры майсызланган матдәләрендә сөт аксымы 34 проценттан да ким түгел һәм сөт маеның масса өлеше 8,5 проценттан да ким түгел;
- «шикәр белән бергә өлешчә майсызландырылган сөт» — шикәр белән бергә тупланган яисә куертылган сөт продукты, анда сөтнең коры матдәләренең массалы өлеше кимендә 26 процент тәшкил итә, сөтнең майсызландырылган коры матдәләрдә масса өлеше — кимендә 34 процент һәм сөт маеның массакүләм өлеше 1 проценттан күбрәк, әмма 8,5 проценттан кимрәк тәшкил итә;
- «шикәр белән куертылган сөт өсте» — шикәр белән бергә куертылган яисә концентратланган сөт продукты, анда аз дигәндә 37 процент коры матдәләрнең массасы булырга мөмкин, коры майлы сөттәге аксымның массалы өлеше — 34 процент һәм сөт маеның массасы кимендә 19 процент тәшкил итә. 

Ялган пломбир

«Кибеттә сөт маен алыштыручы матдәләр кушылган туңдырма күп сатыла. Аларның кайберләрендә „Пломбир“ дип тә язылган. Бу чынлап та шулаймы? Ни өчендер мин төрле кушылмаларсыз ясалган табигый туңдырманы гына шулай дип атарга мөмкин дип уйлый идем.
Рифат Л.»

— Сез хаклы. Сөт маен алмаштыручы катнашмалар белән ясалган туңдырма кәгазенә мондый мәгълүматны язарга рөхсәт ителми. Евразия икътисади комиссиясе Советының 2013 елның 9 октябрендәге 67нче номерлы карары белән расланган «Сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник Регламентының 84нче пунктына (ТР ТС 033/2013) ярашлы рәвештә, сөт маен алмаштыручы катнашмалар кушылган туңдырманы маркировкалаганда «молочное», «сливочное», «пломбир» төшенчәләрен куллану рөхсәт ителми.

Консервалар һәм пресервалар: нинди аермасы бар? 
«Кибет киштәләрендә балык консервалары да, балык пресервалары да сатыла. Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?
Олег И.»

Евразия икътисади берлегенең «Балык һәм балык продукциясе куркынычсызлыгы турында» техник регламентының 4нче пунктына (ТР ЕАЭС 040/2016) ярашлы, ЕЭК Советының 18.10.2016 елгы № 162 карары буенча, балык консервалары — балыктан, умырткасызлар, имезүчеләр һәм башка су хайваннарыннан, шулай ук суүсемнәрдән ясалган, аларның масса өлеше чиста массадан 50 проценттан да ким булмаска, монда азык өстәмәләре һәм тәмләткечләр, соуслар, гарнирлар салынырга мөмкин, герметик рәвештә ябык пакетларда, стерильләштерелгән булырга тиеш.
Пресервалар — тозлы балык продукциясе, аның күләме чиста массадан балык өчен ким дигәндә 65 процент, умырткасызлар, уылдык, имезүчеләр һәм башка су хайваннары, шулай ук суүсемнәр өчен 55 процент тәшкил итә, аш тозының масса өлеше 8 проценттан артмый, азык өстәмәләре, гарнирлар, соуслар салынырга мөмкин, кулланучылар савытында герметик рәвештә ябык һәм ул җитештерүче билгеләгән шартларга ярашлы рәвештә сакланырга тиеш.
Игътибар!
Пресерваларга җитештергәндә термоэшкәртү бөтенләй үткәрелми: балык тозлык хисабына берничә ай гына куллануга яраклы, шул ук вакытта балыкның максималь файдалы үзлекләре саклана.
Консервалар ясау өчен чималга май яки соус өстиләр, кайвакыт үз согында калдыралар, аннары төреп, стерильләштерүгә җибәрәләр. Җылылык белән эшкәртү консерваларның саклану вакытын ике ел ярымга кадәр озайтырга мөмкинлек бирә.

Дөрес букча — сәламәт бала
Белгечләр сумка сайлаганда экономияләмәскә киңәш итә
Ата-аналар һәрвакыт шуны истә тотарга тиеш: яхшы сумка — баланың сәламәтлеге турында кайгырту, шуңа күрә аны алганда экономия ясамаска кирәк. Хәзерге укучылар үз дәреслекләрен һәм дәфтәрләрен ранецларда яки рюкзакларда йөртә. Аларның төп аермасы нәрсәдә икәнен аңларга кирәк.
— Ранец — каты каркас корпуслы һәм арка өчен калын каешлардагы сумка; рюкзак — каты каркассыз каешлы сумка. Ранецның төп өстенлеге шунда ки, аны бер җилкәдә йөртү уңайсыз, сколиоз килеп чыгарга мөмкин. Ранецны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк:
— ГОСТ нормалары буенча буш сумканың авырлыгы 1 килограммнан артмаска тиеш;
— сатып алыр алдыннан сумканың өске өлеше баш артына тиеп тормавына игътибар итәргә, ә аскы кырының билгә басым ясамавын тикшерергә кирәк;
— башлангыч мәктәп укучыларына каты каркаслы ранец алырга кирәк, ә рюкзак өлкән сыйныф укучыларына туры килергә мөмкин;
— ярымкаты ортопедик аркалы ранецларны сайларга кирәк, арка ягында һава алмашу булырга тиеш;
— ранец ясау өчен су үткәрми торган ныклы нейлон тукыма кулланылырга тиеш; төбенең пластик яки резинадан булуы әйбәт;
— ранецның баулары нык һәм көйләнә торган булырга тиеш, аларның идеаль киңлеге — 4-5 см;
— бизәлешенең һәм куркынычсызлыгының иң мөһим элементы — ранецның ян-якларында яки бауларында яктылыкны чагылдыручы тасма булу.
— "Кулланучы хокукларын яклау турында"гы закон нигезендә сыйфатсыз һәм сыйфатлы мәктәп, шәһәр яки поход букчасын сатучыга кире кайтарырга мөмкин.
— "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 25нче маддәсенең 1нче пунктыннан чыгып, сатучы түбәндәге шартлар үтәлгәндә тиешле сыйфатлы товарны кире кабул итәргә тиеш:
— товар кулланылмаган;
— товарның тышкы күренеше һәм төрелүе сакланган;
— ярлыклары һәм пломбалары бозылмаган;
— касса яки товар чеклары булу, әгәр чек юк икән, шаһитлар күрсәтмәләре белән кире кайтару мөмкин.
Әгәр шәһәр, мәктәп яки поход рюкзагы тиешле сыйфатта булмаса, хокук бозулар, кимчелекләр ачыкланса, "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законның 18нче маддәсе нигезендә сатып алучы берничә таләпкә хокуклы:
— акчаны кире кайтару һәм алу;
— шул ук характеристикалы товарны яңасына алмаштыру;
— бушлай нигездә ремонт үткәрү;
— бәядәге аерманы түләп, башка характеристикалы товарга алмашу;
— яклар килешүе буенча товарның бәясен табылган брак күләменә тиңләшкән күләмдә төшерү.
Хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 71-43-03.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Дистанцион килешү
«Фитнес-клуб белән дистанцион килешү төзеп буламы?
Алена П.» 

— Әйе, бу мөмкин. РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 30 гыйнварындагы № 129нчы Карары белән расланган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләренең 11нче пунктына ярашлы рәвештә, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләрен күрсәтүгә килешү язма рәвештә, шул исәптән матди йөртүчедә эчтәлекне үзгәрешсез рәвештә кабатларга мөмкинлек бирүче электрон яки башка техник чаралар ярдәмендә дистанцион ысул белән төзелергә мөмкин. Кагыйдәләрнең 13, 14нче пунктларына ярашлы, кулланучы (заказчы) белән дистанцион ысул белән килешү төзегәндә, башкаручы (заказчы) килешүне төзү нияте турында кулланучының (заказчының) хәбәрен алганнан соң, килешүнең мөһим шартларын үз эченә алган оферта шартларында килешү төзүне раслауны кулланучыга (заказчыга) бирә.
Күрсәтелгән раслауда заказ номеры яки заказны идентификацияләүнең башка ысулы булырга тиеш, ул кулланучыга (заказчыга) төзелгән килешү һәм аның шартлары турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Кулланучы (заказчы) тарафыннан хезмәтләр өчен түләү, башкаручы күрсәткән өченче зат хисабына күчерелсә, кулланучы (заказчы) килешүне үтәүдән баш тартканда, шулай ук тиешле сыйфатта булмаган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәткәндә, башкаручыны түләнгән сумманы кулланучыга (заказчы) кире кайтарудан азат итми.

Белемсезләргә һәм хулиганнарга — урын юк!

«Минем балам шәхси мәктәптә укый. Түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү минем теләк белән түгел, ә шәхси белем бирү оешмасы инициативасы буенча өзелергә мөмкин булган очраклар бармы?
Елена В.»

— Әйе, андый очраклар бар. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 15 сентябрендәге "Түләүле белем бирү кагыйдәләрен раслау турында«гы 1441нче номерлы карары белән расланган түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 22нче пунктына ярашлы рәвештә, башкаручы инициативасы буенча әлеге килешү түбәндәге очракларда берьяклы рәвештә өзелергә мөмкин:
а) 15 яшькә җиткән укучыга карата дисциплинар җәза чарасы буларак укудан чыгару куллану;
б) һөнәри белем бирү программасы буенча укучыларга мондый белем бирү программасын намус белән үзләштерү һәм уку планын үтәү буенча бурычларны үтәмәү;
в) укучы гаебе белән аны белем бирү учреждениесенә законсыз кабул итүгә китергән белем бирү эшчәнлеген алып баручы оешманың кабул итү тәртибен бозуын билгеләү;
г) түләүле белем бирү хезмәтләре өчен түләүне кичектерү;
д) укучының гамәлләре (гамәлсезлеге) нәтиҗәсендә түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү буенча йөкләмәләрне тиешенчә үтәү мөмкин булмау.

Чыгардылармы? Акчаны кире кайтарыгыз!
«Мин шәһәребезнең бер югары уку йортына түләүле укырга кердем. Түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү имзалаганда, мин югары уку йортыннан чыгарылсам, агымдагы уку курсы өчен күчергән акчам кире кайтарылмаячак дигән пункт күрдем. Бу пунктны Килешүгә кертү никадәр законлы?
Михаил К.»

— Башкаручының бу гамәлләре законсыз. РФ ГК 782нче маддәсенең 1нче пунктына, РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1нче номерлы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 32нче маддәсенә ярашлы рәвештә, заказчы (кулланучы) башкаручыга чыгымнарны түләү шарты белән түләүле хезмәт күрсәтү килешүен үтәүдән баш тартырга хокуклы. Әгәр килешүгә исәп-хисапларның башка тәртибе турында шарт кертелгән булса (мәсәлән, заказчының агымдагы уку курсы өчен күчерелгән суммасы, ул чыгарылган очракта кире кайтарылмый дигән шарт), бу шарт РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1нче "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законның 16нчы маддәсендәге 1нче һәм 2нче пунктның 3нче подпункты нигезендә кулланучы хокукларын боза. Әлеге позиция суд практикасы белән дә раслана, аерым алганда, РФ Югары Советы Президиумы тарафыннан 2016 елның 6 июлендә расланган күзәтүнең 3нче пункты, РФ Югары Советының 2021 елның 3 августындагы № 5-КГ21-51-К2 билгеләмәсе.

Акча кире кайтарылачак, әмма тулысынча түгел

«Мин уңышлы инвестицияләү буенча онлайн-өйрәнү узарга булдым. Курсны сатып алдым һәм түләдем, 2 видеодәрес (20дән) үттем һәм бу укуның миңа туры килмәвен аңладым. Мин түләгән барлык сумманы кире кайтаруны таләп итә аламмы, чөнки уку әле башланды гына?
Марина П.»

— Юк. РФнең 1992 елның 7 февралендәге "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы № 2300-1нче Законының 32нче маддәсе нигезендә заказчы (кулланучы) башкаручыга чынлыкта тоткан чыгымнарын түләү шарты белән хезмәт күрсәтү буенча түләүле килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы.
Шулай итеп, сез уку өчен түләнгән акчаны кире кайтара аласыз, ләкин тулы күләмдә түгел — башкаручының (онлайн-мәктәп) чыгымнары исәпкә алыначак. Бу очракта башкаручы үз йөкләмәләрен өлешчә үтәргә өлгергән, шуңа күрә бу өлештә (2 видеодәрес өчен) акчалата чараар кире кайтарылырга тиеш түгел.

Кире тапшырылган электр скутеры
Әгәр товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кермәсә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче тиешле сыйфатсыз товар сатып алу очрагында аның хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Ачыкланганча, гражданин яз көне үк 600 Вт (тизлеге 35-40 км/сәг) куәтле электр самокаты сатып алган һәм хәзерге вакытка кадәр аны сатучыга гарантияле ремонт өчен берничә тапкыр тапшырган. Бу юлы да, төзекләндергәннән соң, кабат кимчелеге барлыкка килгән.
Белгечләр сатып алучыга түбәндәге аңлатманы бирде. Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, самокатның бу моделе транспорт чарасына карамый, чөнки 4 кВттан артык куәте булган яки максималь конструктив тизлеге 50 км/сәг артык булган шәхси мобильлек чаралары гына гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт итү өчен билгеләнгән транспорт чарасы дип таныла. 
Гражданның электр самокаты двигателе куәте 600 Вт, димәк ул техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми. Шуңа бәйле рәвештә, гарантия срогы дәвамында кулланучы сатучыдан РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законының 18нче маддәсендә каралган теләсә нинди шартны үтәүне, шул исәптән акчаны кире кайтаруны да таләп итәргә хокуклы.
Кулланучыга дәгъваны төзүдә ярдәм күрсәттеләр. Әгәр дә аның таләпләре ирекле рәвештә үтәлмәсә, ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Кирәк булганда, территориаль орган белгечләре дәгъва гаризасы проектын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай шәһәре территориаль органы

Аметистсыз... квитанция
Зәркән эшләнмәләрне ремонтка кабул итү турында

«Мин яңа комплект ясау өчен берничә иске бизәнү әйберен зәркән остаханәсенә тапшырдым. Аларны кабул иткәндә оста миңа тиешле квитанцияне бирде, әмма анда конкрет рәвештә ике алка һәм аметист кашлы йөзек кабул ителгәнлеге күрсәтелмәгән иде (исемнәре, ничә әйбер булуы һәм металл гына). Мин соңыннан кабул ителгән әйберләрдә ташлар бөтенләй юк иде дип әйтерләр дип куркам. Квитанция дөрес төзелгәнме, кулланучыдан эшкәртү өчен нинди әйберләр кабул ителгәнен җентекләбрәк тасвирларга кирәк түгелме?
Светлана Д.» 

— Сезнең борчылуларыгыз нигезле. РФ Хөкүмәтенең 1514нче номерлы 2020 елның 21 сентябрендәге карары белән расланган Халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү кагыйдәләренең 20нче пунктына ярашлы рәвештә, килешүдә (квитанциядә, башка документта) кыйммәтле металллардан һәм кыйммәтле ташлардан ясалган бизәнү һәм башка әйберләрне ремонтлау һәм ясау турында эшләрнең тасвирламасы (кулланучы имзасы куелган эскиз кушымтасы беркетелеп) ясала, шулай ук ремонт өчен кабул ителгән кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан бизәнү әйберләренең тасвирламасы, атамасы, массасы, пробасы, кырлап эшләнгән кыйммәтле ташларның атамасы, массасы һәм характеристикасы күрсәтелә; кыйммәтле металлларның атамасы, массасы, пробасы, кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан бизәнү әйберләрен һәм (яки) кыйммәтле ташларны ясау (ремонтлау) өчен кулланылган кырлы кыйммәтле ташларның (шул исәптән кулланучының кыйммәтле металлларның һәм (яки) кыйммәтле ташларның) атамасы, массасы һәм характеристикасы күрсәтелә. 
Кулланучының кыйммәтле металлардан зәркән һәм башка әйберләрен ремонтлау яки ясау өчен кабул ителгән очракта, кулланучы белән килешеп, кабул иткәндә башкаручы тарафыннан кыйммәтле металлар пробасын Россия Федерациясе законнарында каралган ысулларда, шул исәптән Федераль проба палатасы тарафыннан әзерләнгән реактивлар кулланып, кыйммәтле металлар пробасын билгеләү башкарылырга тиеш.

Ничек телим, шулай түләмим
«Мин гел йөри торган үзебезнең авыл кибетендә сатучылар банк картасы белән түләүне кабул итүдән баш тарта. Сатып алучының товар өчен үзенә уңайлы теләсә нинди ысул — акчалата яки банк хисабы аша түләү хокукы юкмы? Ә сатучы кулланучыны уңайлы түләү ысулы белән тәэмин итәргә тиеш түгелме?
Фәридә Т.» 

— Юк, андый бурыч һәрвакытта да тумый. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1нче номерлы РФ Законының 16.1нче маддәсенең 1нче пунктына ярашлы рәвештә, сатучы кулланучыны милли түләү инструментлары, шулай ук сайлау буенча акчалата исәп-хисап куллану юлы белән товарлар (эшләр, хезмәтләр) өчен түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Милли түләү карталары системасы кысаларында милли түләү инструментларын кулланып товарлар (эшләр, хезмәтләр) өчен түләү мөмкинлеген тәэмин итү бурычы товарларны сатудан (эшләр башкарудан, хезмәтләр күрсәтүдән) керемнәре алдагы календарь елда егерме миллион сумнан артып киткән сатучыга кагыла. Әгәр товарлар (эшләр, хезмәтләр) өчен түләү урыны күчелмә радиотелефон элемтәсенә һәм (яки) Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәренә коллектив тоташу хезмәтләре күрсәтелмәгән урында булса, сатучы (башкаручы) бу урында милли түләү инструментларын кулланып товарлар (эшләр, хезмәтләр) өчен хисап ясау мөмкинлеген тәэмин итү бурычыннан азат ителә. Шулай ук, товарларны сатудан кергән керем алдагы календарь елында биш миллион сумнан азрак тәшкил иткәндә, сатучы сәүдә объектында милли түләү инструментларын кулланып товарларга түләү мөмкинлеген тәэмин итү бурычыннан азат ителә.

Түләүле ветеринар
«Түләүле ветеринария хезмәтләренә нәрсәләр керә?
Альбина Д.»

РФ Хөкүмәтенең 06.08.1998 елгы 898нче номерлы карары белән расланган Түләүле ветеринария хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 2нче пунктына ярашлы рәвештә, түләүле ветеринария хезмәтләренә түбәндәгеләр керә:
- клиник, дәвалау-профилактика, ветеринария-санитар, терапия, хирургия, акушерлык-гинекология, эпизоотиягә каршы чаралар, иммунизация (актив, пассив), дезинфекция, дезинсекция, дератизация, дегельминтизация;
- барлык төр лаборатория тикшеренүләре, чыганагы хайван булган азык-төлек чималы һәм хайваннардан алынган азык-төлек продуктлары, азык-төлек базарларында сату өчен эшләнгән хайван һәм үсемлек продуктлары, шулай ук сыйфатсыз һәм ветеринария ягыннан куркыныч хайваннардан алынган азык-төлек продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү;
- токымлы хайваннарны сату, аларның күргәзмәләрдә һәм ярышларда катнашуы белән бәйле тикшеренүләр һәм башка ветеринария чаралары;
- барлык төр хайваннарның буазлыгын һәм йөклелеген билгеләү, эмбрионнарны алу һәм күчереп утырту һәм хайваннар, кошлар, балыклар, бал кортлары үрчетү һәм аларны ташу белән бәйле башка чаралар;
- барлык төр хайваннарның авыруларын диагностикалау, дәвалау, профилактикалау һәм аларны тоту технологиясе мәсьәләләре буенча консультацияләр (киңәшләр);
- кремация, эвтаназия һәм башка ветеринария хезмәтләре.

Квитанциясез
«Ательега костюм бирдем: миңа пиджак тегәргә һәм чалбарны кыскартырга кирәк иде. Әмма эш өчен әйберләремне кабул иткәндә бирелгән квитанцияне югалттым. Хәзер миңа ательедагы әйберләремне бирерләрме?
Ирина К.»

— Әйе, әлбәттә. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514нче номерлы карары белән расланган Халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү кагыйдәләренең 5нче пунктына ярашлы рәвештә, хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) турында килешү төзүне раслаучы документта күрсәтелгән эшләнмә (әйбер), бу документ югалган очракта, кулланучының паспортын яки шәхесен раслаучы башка документны күрсәтү буенча, аның язма гаризасы нигезендә бирелә.

Түләүле медицина хезмәтләре турында һәм... вагондагы өстәлләр

Законда нинди үзгәрешләр барлыкка килде
2023 елның 1 сентябреннән медицина һәм транспорт өлкәләрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде.

Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүнең яңа тәртибе медицина оешмалары һәм кулланучылар арасында дистанцион килешү төзү мөмкинлеген күздә тота. Шул ук вакытта, оешма әлеге хезмәтләргә өстәмә яки яңа килешү рәсмиләштерелмичә өстәмә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтергә хокуклы түгел. Килешүдә шулай ук медицина документларын бирү тәртибе һәм шартлары, аларның күчермәләре һәм алардан язмалар күрсәтелергә тиеш.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, медицина оешмасы кулланучыга дәүләт органнарына һәм оешмаларына мөрәҗәгатьләр яки шикаятьләр җибәрү формасы һәм ысуллары турында мәгълүмат, шулай ук кулланучы мөрәҗәгате буенча аңа күрсәтелгән медицина хезмәтләре һәм сатып алынган дару препаратлары өчен чын чыгымнарын раслаучы документлар бирергә тиеш. Өченче затлар хисабына медицина хезмәтләре өчен дистанцион түләү медицина оешмасын кулланучыга акчаларны кайтару йөкләмәләреннән азат итми, килешүне үтәүдән баш тартканда һәм медицина хезмәтләре күрсәткәндә дә.
Яңа тәртип тимер юл йөк һәм пассажирлар ташу өлешендә транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсенә дә кагыла. Мәсәлән, күрсәтелгән кагыйдәләр буенча, 16 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны поездлардан төшерү тыела. Аскы киштә янындагы өстәлне куллану буенча бәхәсле мәсьәлә дә җайга салынган. Хәзер өске урынга билет алган пассажирлар аны ашау өчен иртән һәм кич 30 минут, төшке аш вакытында 60 минут куллана ала.
Шулай ук кул багажын урнаштыру кагыйдәләре җайга салынган. Ерак поездларда аскы урынга билет алган пассажирлар әйберләрен түбәндәге махсус урынга урнаштыра. Өстәге киштәгә алганнар, югары урынга куя. Әгәр вагон конструкциясендә багажны түбәндә генә урнаштыру каралган булса, пассажирлар, биләгән урыннарына карамастан, кул йөген урнаштыру буенча тигез хокукларга ия.
1 сентябрьдән тартмаларга, кәрзиннәргә, контейнерларга сыймаган этләрнең вак токымнары зур һәм хезмәт этләрен йөртү өчен каралган тәртиптә, атап әйткәндә, муенсаларда, битлек кидерелеп, чылбырда, купе идәнендә хуҗалары контролендә йөртелә.
Моннан тыш, юлда ишетү аппаратлары һәм колакчыннардан тыш, музыка коралларын һәм тавыш көчәйтү чараларын куллану тыела. Шулай ук яңа кагыйдәләр буенча паспорт яки туу турында таныклыкның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң 90 көн дәвамында бу документлар буенча сатып алынган билетларны кулланырга рөхсәт ителә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

Тешләр шатлык кына китерми
Сыйфатсыз хезмәт өчен акча кире кайтарылырмы?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Арчада яшәүче түбәндәге Проблема белән мөрәҗәгать итте. Казанның стоматология клиникаларының берсендә ул түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүгә, ягъни 35000 сумлык металл керамика белән теш протезлауга килешү төзегән.
Барлык процедуралар да үтәлгән, әмма проблемалар теш протезлары урнаштырылганнан соң башланган. Алар сыйфатсыз ясалган булып чыга, бу сәламәтлек белән бәйле проблемаларга китерә. Телдән мөрәҗәгать итүгә бернинди дә уңай чара күрелми.
Территориаль орган белгечләре кулланучыга җентекләп консультация бирә һәм дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, РФнең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 07.02.1992 елгы 2300-1нче номерлы Законының 4нче маддәсенең 1нче пунктына ярашлы рәвештә, сатучы (башкаручы) кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тапшырырга тиеш.
Законның 29нчы маддәсенең 1нче пункты нигезендә кулланучы башкарылган эшнең кимчелекләрен ачыклаганда үзе теләгәнне таләп итәргә хокуклы:
— башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен түләүсез бетерү;
— башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) бәясен тиешле дәрәҗәдә киметү;
— шул ук сыйфатлы бертөрле материалдан башка әйберне түләүсез ясау яки эшне кабат башкару. Бу очракта кулланучы башкаручы аңа моңа кадәр тапшырган әйберне кире кайтарырга тиеш;
— үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен бетерү буенча ул кичергән чыгымнарны каплау.
Кулланучы, әгәр дә әлеге килешүдә билгеләнгән вакытта башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре башкаручы тарафыннан бетерелмәсә, эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартырга һәм зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Кулланучы шулай ук башкарылган эш (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы, әгәр ул башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитди кимчелекләрен яки килешү шартларыннан башка җитди тайпылышлар тапса.
Законның 29нчы маддәсенең 3нче пунктына ярашлы рәвештә, башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре белән бәйле таләпләр, башкарылган эшне (күрсәтелгән хезмәтне) кабул иткәндә яки эшне (хезмәт күрсәтүне) башкарганда яисә җитешсезлекләрне башкарылган эшне (күрсәтелгән хезмәтне) кабул иткәндә ачыклап булмаганда, әлеге 3нче пунктта билгеләнгән сроклар дәвамында күрсәтелергә мөмкин.

Кулланучы башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре белән бәйле таләпләрне, әгәр алар гарантия срогы дәвамында, ә ул нигезле вакытта булмаганда, әмма башкарылган эшне (күрсәтелгән хезмәтне) кабул иткән көннән алып ике ел эчендә ачыкланса, куярга хокуклы.
Нәтиҗәдә, бу мәсьәлә судка кадәрге тәртиптә хәл ителә. Кулланучыга сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт өчен акча кайтарыла.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы.


Чыгарылыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев