Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ – МАТУР НӘТИҖӘЛӘР

Әйтегез әле, үз җае белән ипле генә бара торган шәһәр тормышын калдырып, авылга кайтырга теләүчеләр күп булыр микән? Андыйларның сирәк булуына иманым камил. Моннан ике ел элек Ибраһимовлар, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, Усадка кайтып төпләнергә булгач, аларга халык гаҗәпләнү катыш аптырап карый. Әмма гаилә башлыгы авыл җирендә улы Адель белән кызы...

Әйтегез әле, үз җае белән ипле генә бара торган шәһәр тормышын калдырып, авылга кайтырга теләүчеләр күп булыр микән? Андыйларның
сирәк булуына иманым камил.

Моннан ике ел элек Ибраһимовлар, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, Усадка кайтып төпләнергә булгач, аларга халык гаҗәпләнү катыш аптырап карый. Әмма гаилә башлыгы авыл җирендә улы Адель белән кызы Элинага яхшырак булыр, дип, үз дигәнендә нык тора. Кечерәк кенә бер йортка күченеп кайтканнан соң, табында балалар өчен һәрвакытта да үз хуҗалыгыңнан алынган йомыркалар булсын, дигән уй белән берничә тавык сатып алалар. Ибраһимовларның кош-корт үрчетү белән мавыгуы менә шуннан башланып китә һәм соңрак ул гаилә бизнесына әверелә.
Кошчылык - Россиядә иң интенсив терлекчелек тармагы. Аның нигезен ит токымлы һәм йомырка сала торган тавыклар, ит өчен күркә, каз һәм үрдәк үрчетү тәшкил итә. Соңгы вакытта диетик ризыклардан саналган бүдәнә (перепелка) йомыркасы һәм итенә сорау артты.
Бүген Ибраһимовларның шәхси хуҗалыгында бүдәнә, тавык-чебеш, каз-үрдәк, мисыр тавыгы, күркә-үрдәкләр чыр-чу килә. Һәркайсының үз "алачыгы". Аларга ашыгыч рәвештә читлекләр, оялар ясарга туры килә. Бәпкә-чебешләр шушы максат өчен сатып алынган теплицага урнаштырыла. Айрат бу кошларның һәркайсы турында сәгатьләр буе сөйли ала, әйтергә кирәк, махсус ветеринария белеме булмаса да, алар турында бик күп белә. Белем мәсьәләсенә килгәндә, бу җитешсезлек тә тиздән юкка чыгачак: Айрат хәзерге вакытта өйрәнү курслары узу өчен кайсы уку йортына барырга кирәклеге турында уйлана.
Бизнеста гаиләнең барлык әгъзалары да катнаша. Кошлар үрчетүчеләр белән форумда аралашу, мәгълүмат алышу, андый фирмаларны, шулай ук кошларга кирәкле азык җитештерә торган заводларны эзләү тулысынча хатыны җилкәсендә. Адель белән Элина бик рәхәтләнеп кошларны ашатырга һәм эчертергә булышалар, аларны бер тапкыр ашатырга гына да ким дигәндә өч чиләк катнаш азык кирәк бит. Балалар барыннан да бигрәк "китайская шелковая" дигән токымлы тавыкларны яраталар. Яратырлык та шул, ул кошларны беренче тапкыр күргәндә, аларны кулга алып, ефәк кебек шома каурыйларыннан сыйпап карыйсы килә. Тавыкларның мондый токымын уйлап тапкан кытайлылар аларның итен шифалы, төрле авыруларны дәваларга сәләтле дигән фикердә.
Нинди дә булса эшкә җитди максат белән керешкән һәр кеше кебек, Айрат Ибраһимов та яңа төрдәге кошларны алып кайтканчы аларга кагылышлы барлык мәгълү-матны җентекләп өйрәнә. Беренче тапкыр бройлер үрдәкләре турында ишеткәч, ул аларны алырга була һәм мондый адым ясавына бер дә үкенми. Гади үрдәкләрнең ите артык майлы була һәм аны бөтен кеше дә яратып бетерми, ә бройлер үрдәкләренең мае аз, ә ите күп. Үрчетү максаты белән Ибраһимовлардан берничә үрдәк алган кешеләр аларга икенче һәм өченче тапкыр киләләр инде. Җәй айларын табигать кочагында уздыручы дачачылар да кызыксына башлаганнар. Кайберләре, ә нигә әле сынап карамаска, дигән фикергә килгәннәр һәм мондый карарның дөрес булуына инанганнар. Бройлер үрдәкләренә зур сулыклар кирәкми, аларга читлеккә куелган савытлардагы су да җитә. Шул ук вакытта үрдәк ай ярымда 3-3,5 килограммга җитә. Әмма Айрат сатып алучыларга алдан ук аңлатып куя: кошларның рационына минераль өстәмәләр һәм витаминнар белән туендырылган махсус катнаш азык өстәргә кирәк, болай эшләмәгәндә, ите күпкә кимрәк булачак.
Эшне уңышлы алып барыйм дисәң, аңа бөтен күңелеңне, җаның-көчеңне бирү генә аз, аңа байтак акча да кирәк. Кошлар үрчетү белән шөгыльләнү өчен Ибраһимовлар 8 инкубатор сатып алганнар. Әле генә томшыклары белән кабыкны тишеп чыккан чебешләргә төрле авыруларга каршы прививка да ясыйлар.
Узган ел Айрат бер тәүлеклек кошлар саткан булса, быел исә, сатып алучыларда мондый нәни кошларны тәрбияләү күнекмәләре булмауга үз тәҗрибәсендә инанганнан соң, 10 көнлекләрне тәкъдим иткән.
Айрат Ибраһимов, үзендә яраткан эше белән шөгыльләнерлек көч һәм теләк булуын сизеп, үз ишегалдында крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру турында уйлана.
Усад авыл җирлеге башлыгы Светлана Юрьевна Мөбарәкшина да, үз эшен башлап җибәргән кошчының яраткан хезмәте белән ничек мавыгып шөгыльләнүен күреп, крестьян-фермер хуҗалыгы өчен җир участогы алуда кирәкле документларны теркәргә булышкан.
- Безнең Татарстанда зур сорау белән файдаланырлык кошлар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр бик аз, - ди Айрат, - ә авыл кешесенең тавык, үрдәк, каз гына түгел, ә бәлки йомырка да сала, ите дә тәмле була торган башка токымнарны да асрап карыйсы килә.
Фотохәбәрче белән без кошчылар яныннан китәргә җыенып, хушлашып торганда бройлер үрдәкләр белән кызыксынучы тагын бер сатып алучы күренде. Ибраһимовларның үзләрен тулысы белән багышлаган эшләре үсә, киң колач җәеп алга бара. Ул гел уңышлар гына китерсен иде.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев