Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Удача» бәрәңгесе уңыш китерсен

"Каенлык "җаваплылыгы чикле ширкәтендә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырган киңәшмәдә сүз мәктәпләрнең бәрәңге үстерүе турында барды. Бу хуҗалыкта мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов, мәктәп директорлары, биология һәм технология укытучылары, мәктәп яны тәҗрибә участоклары мөдирләре җыелды. Мәктәп коллективлары алдына район башлыгы куйган бурыч - мәктәп кирәк-яраклары өчен 10 гектар бәрәңге...

"Каенлык "җаваплылыгы чикле ширкәтендә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырган киңәшмәдә сүз мәктәпләрнең бәрәңге үстерүе турында барды.
Бу хуҗалыкта мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов, мәктәп директорлары, биология һәм технология укытучылары, мәктәп яны тәҗрибә участоклары мөдирләре җыелды. Мәктәп коллективлары алдына район башлыгы куйган бурыч - мәктәп кирәк-яраклары өчен 10 гектар бәрәңге үстерү. Фикер алышу турыдан-туры кырда барды.
Ни өчен педагогларны нәкъ менә "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә җыйдылар соң? Хуҗалык җитәкчесе Фәрит Сабитов биредә эшләрне ничек алып барулары һәм нинди планнар белән эшләүләре турында сөйләде.
Беренче елны 120 гектар утыртканнар, икенче елны - 160 гектар, быел инде - 300 гектар. Үстерүнең алдынгы технологиясен кулланалар. Барлык кагыйдәләргә туры китереп ашламалар, гербицидлар, пестицидлар кертелә. Тиешлы саклау урыны төзелгән, туфракны эш-кәртү һәм бәрәңгене тәрбияләү өчен техника бар.
- Иң мөһиме, - дип ассызыклады Фәрит Сабитов, - орлык. Быел супер-элиталы орлыклар алынды. Дүрт сорт утыртылды: "удача", "невский", "ароза" һәм "розара". Инвестор тарафыннан, киләчәктә сизелерлек керем алуга өметләнеп, 40 миллион сумлык чыгымнар тотылган.
Гектарыннан 150 центнер тәшкил итүче уртача уңыш Каенлык бәрәңге игүчеләрен канәгатьләндерми. Һәм мәктәпләр дә үз алларына тагын да югарырак максатлар куярга тиешләр - гектарыннан ким дигәндә 200 центнер уңыш җыеп алу.
2010 нчы корылыклы елның күңелсез тәҗрибәсе "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтен сугару турында да уйларга мәҗбүр иткән.
Һичшиксез, бу хуҗалык - барлык мәктәпләрдәге зур эш башлангычының яхшы мәйданчыгы. "Икенче икмәк"не үстерүдә һәм җыеп алуда укучыларның катнашуы - хезмәт тәрбиясе алу гына түгел, базар икътисады нигезләрен үзләштерү дә. Бәрәңге - керем китерүче культура. Аны игеп, мәктәпләр үзләренә акча да эшли алалар.
Быел район мәктәпләренең кирәк-яраклары өчен "удача" сортлы бәрәңге ике плантациядә утыртылган. 1744 рәт барысы арасында бүленгән. Укучыларның җыеп алуда катнашуы хезмәткә керткән төп өлеш булачак. Хуҗалыкның әлегә бер генә бәрәңге алу комбайны бар, шуңа күрә җыю вакытында ярдәмчеләр бик кирәк.
Хуҗалык өчен дә, мәктәпләр өчен дә даими сату базары кирәк. Барысы да тәҗрибә белән килә. Бәрәңге басуыннан киткәндә, директорлар һәм педагоглар: "Бу "удача" бәрәңгесе безгә бары уңыш кына китер-сен иде", - диделәр.

Рәсемнәрдә: район башлыгы Р.Г. Кәлимуллин педагоглар киңәшмәсен алып бара; "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтенең бәрәңге басуы.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев