Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Ярдәм кирәк кешеләр күп бит

Тормыштан мәгънә эзләү - дөрес фикер йөртә белә торган, намуслы һәр кешегә хас күренеш. Үз тормышындагы мәгънәне һәркайсыбыз үзе табарга тиеш, аны берәү дә әзер килеш китереп бирми. Әйләнә-тирәңә күз салырга һәм синең ярдәмеңә мохтаҗ булучыларны күрә белергә кирәк. Еш кына аларга йомшак сүз һәм җылы караш та җитә. Җир...

Тормыштан мәгънә эзләү - дөрес фикер йөртә белә торган, намуслы һәр кешегә хас күренеш. Үз тормышындагы мәгънәне һәркайсыбыз үзе табарга тиеш, аны берәү дә әзер килеш китереп бирми.

Әйләнә-тирәңә күз салырга һәм синең ярдәмеңә мохтаҗ булучыларны күрә белергә кирәк. Еш кына аларга йомшак сүз һәм җылы караш та җитә. Җир йөзендә бер генә тапкыр булса да риясыз рәвештә вакытын, җан җылысын, елмаюын, белемен, физик көчен башка берәү белән уртаклашмаган кеше юктыр. Кешеләр барлык заманнарда да изгелек кылганнар, кырыс сугыш чорында, репрессияләр, шәхес культы вакытында гына тү-гел, тыныч чорда да үз өсләренә ниндидер бурычлар алганнар. Менә хәзер дә бер-бер артлы Иреклеләр (доброволецлар) отрядлары һәм оешмалары барлыкка килә. Без бу турыда шатланып һәм сокланып сөйлибез. Безнең Коркачык мәктә-бендә дә «ФОРПОСТ» отрядының "Намус кодексы" дигән берләшмәсе барлыкка килде.

Әлеге отряд җитәкчесе буларак, миңа Татарстанның Иреклеләр форумында катнашу бәхете елмайды. Ул Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасының Җәмәгатьчелек палатасы ярдәмендә "Татарстан Республикасында Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге" региональ яшьләр җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылды. Максаты - республика территориясендә иреклеләр хәрәкәтен үстерү. Форумның программасы кызыклы һәм файдалы булды. Без барыбыз да ТРның Иреклеләр хәрәкәте Концепциясе проектын төзүдә катнаштык. Безгә "Ораторское мастерство" һәм "Фардрайзинг" (акча һәм башка ресурслар җәлеп итү процессы) буенча мастер-классларга керү мөмкинлеге бирелде.

Һәркайсыбыз да "Социаль реклама төзү" курсы буенча да өйрәнү узды. Форум тәмамланасы көнне без социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе, "ТРда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту Республика Фонды"ның башкару директоры Татьяна Ларионова, Россиянең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Идарәсе начальнигы урынбасары Эдуард Гәрәев белән очраштык. Алар безнең бик күп сорауларыбызга җавап бирделәр, тырышлыгыбыз өчен рәхмәт белдерделәр. Эшебездә беренче чиратта өстенлекне социаль юнәлешкә (инвалидлар, ятим балалар) бирергә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен һәм зарарлы матдәләр-дән баш тартуны пропагандалау буенча профилактик эшкә игътибарны арттырырга кирәклеген билгеләп үттеләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре дә читтә калмаска тиеш.

Боларның барысының да безгә кирәге чыгар. Әмма иң мөһиме шунда - без Татарстанның 23 муниципаль берәмлегендә һәм зур шәһәр-ләрендә дуслар, фикердәшләр таптык. Хәзер без бер үк вакытта төрле акцияләр һәм флешмоблар уздыра алабыз. Ә бу исә Татарстанда Иреклеләр хәрәкәтенең тукталмаячагын аңлата!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев