Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Төз атарга өйрәнәләр

Үсеп килүче буынга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү дәүләтнең яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Районның "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" буенча 2011-2013 елларга кабул ителгән максатлы программасы кысаларында төрле чаралар уздырыла. Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр оешмалары үзәге Биектау муниципаль районындагы...

Үсеп килүче буынга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү дәүләтнең яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Районның "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" буенча 2011-2013 елларга кабул ителгән максатлы программасы кысаларында төрле чаралар уздырыла. Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр оешмалары үзәге Биектау муниципаль районындагы ДОСААФ-РОСТО белән берлектә безнең команданы ТРның РОСТО (ДОСААФ) кубогына пистолеттан ату буенча республикада ел да уздырыла торган ярышларда катнашырга әзерләделәр. Ярышта 70 нче Усад һөнәри училищесының "Беркут" оператив отряды курсантлары катнашты. Егетләр пистолеттан дуэль атышында яхшы күрсәткечләргә ирештеләр һәм мактаулы өч урынны яуладылар: 1 нче урында - Фәнил Зәйнуллин, 2 нчедә - Айрат Мөхетдинов, 3 нчедә - Алмаз Садриев.

Егетләрнең барысын да лаеклы җиңү белән котлыйбыз. Шулай дәвам итегез! Утлы коралдан төз атарга өйрәнү барлык үсмерләр өчен кирәк, алар бит армия сафына барасы, ил иминлеген саклыйсы кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев