Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Тарихыбыз белән танышалар

…Гомер уза, еллар үтә. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик онытмыйк: үткәнне белмәгәннең - киләчәге юк. Шуңа күрә без, тәрбиячеләр, кече яшьтән ук балаларны яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә өйрәтергә тиеш. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну, җәмгыятькә...

…Гомер уза, еллар үтә. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик онытмыйк: үткәнне белмәгәннең - киләчәге юк.

Шуңа күрә без, тәрбиячеләр, кече яшьтән ук балаларны яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә өйрәтергә тиеш. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

Туган илнең патриоты булу өчен без иң беренче туган якны, туган табигатьне, телебезне яратырга, төрле милләт традицияләренә, мәдәнияткә турылыклы булырга тиешбез. Туган як тарихын өйрәнүдә музейлар зур әһәмияткә ия.

Шушы уңайдан, Чыпчык "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче рус һәм татар балаларының мәк-тәпкә әзерлек төркеме белән Биектау районының "Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәткә бардык.

Безне монда бик җылы каршы алдылар. Музей җитәкчесе Шиһабетдинов Билал Сәллахович музейдагы экспонатлар турында үзе сөйләде. Балалар игътибар белән тыңладылар, зур кызыксыну белән һәр экспонатны карадылар. Бигрәк тә балаларга Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның машинада узышканда кия торган киемнәре ошады. Рөстәм Миңнеханов аны музейга бүләк иткән. Ахырдан Билал Сәллахович балаларга кыңгыраулы гармунда һәм тальян гармунда уйнап күрсәтте.

Гомумән, бу музейга сәяхәтебез балаларга бик ошады. Музейда эшләүчеләр дә балаларыбыздан канәгать калды, тәртипле булулары өчен аларны мактадылар.

Без, музейда эшләүчеләргә уңышлар теләп һәм рәхмәт әйтеп, патриотик хисләр белән яңадан үзебезнең бакчабызга - юл тоттык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев