Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН КОМЕНДАНТ СӘГАТЕ

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең балигъ булмаганнарның җәмәгатьчелек һәм башка урыннарда булуын чикләү турындагы законны кабул итү зарурлыгы җитди вакыйгалар нәтиҗәсендә килеп туды. Балаларның төнге күңел ачу урыннарына йөрүе алар арасындагы җинаятьчелек һәм наркоманлык белән тыгыз бәй-ләнгән. Төнге клубларга, барлар, дискотекаларга, Интернет-клубларга яки төнлә эшли торган башка җирләргә йөрүче балигъ булмаганнар күңел...

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең балигъ булмаганнарның җәмәгатьчелек һәм башка урыннарда булуын чикләү турындагы законны кабул итү зарурлыгы җитди вакыйгалар нәтиҗәсендә килеп туды.
Балаларның төнге күңел ачу урыннарына йөрүе алар арасындагы җинаятьчелек һәм наркоманлык белән тыгыз бәй-ләнгән. Төнге клубларга, барлар, дискотекаларга, Интернет-клубларга яки төнлә эшли торган башка җирләргә йөрүче балигъ булмаганнар күңел ачу өчен акча эзләп, җинаять кылалар яки аның корбаны булалар. Балаларның алдан санап киткән урыннарда булуы аларның үзләренең иминлегенә яный. Әлеге закон балигъ булмаганнарның төнге чорда җәмәгать урыннарында булуын чикли, һәм бу балалар арасындагы караучысызлыкны, аларның криминаль активлыгын киметергә мөмкинлек бирер. Чөнки хокук тәртибе бозуларның күпчелеге кич белән яки төнлә эшләнә.
Россия Федерациясе Гаилә кодексының 63 статьясы нигезендә балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи үсеше турында кайгырту ата-аналарга йөкләнгән, шул ук вакытта балигъ булмаганнарны халыкара хокукый нормалар нигезендә яклау бурычы дәүләткә дә йөкләнә. Республикада да, шулай ук безнең районда да балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозуларга профилактика органнары 14.10. 2010 ел, № 71- ЗРТ "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы республика законын тормышка ашыралар. Әлеге законда "балигъ булмаганнарга килү тыела торган урыннар", "балигъ булмаганнар мәгълүм бер вакыт кына булырга тиеш" дигән төшенчәләр бирелгән. Ягъни 18 яше тулмаганнар 1 сентябрьдән 31 майга кадәрге (бу көнне дә кертеп) чорда төнлә 22 сәгатьтән иртәнге 6 га кадәр, ә 1 июньнән 31 августка кадәрге чорда 23 сәгатьтән иртәнге 6 га кадәр балигъ булмаганнарга килү тыелган яки чикләнгән урыннарда булмаска тиешләр.
Алда әйтелгән закон нигезендә балигъ булмаганнарга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тү-бәндәге урыннарда булу тыела: җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы товарлар сатыла торган объ-ектларда, сыра, шәраб, аракы рестораннарында, барларда, бары тик алкоголь продукциясе генә сатылган урыннарда.
Төнлә әти-әниләреннән һәм балалар катнашында чаралар уздыручы кешеләрдән башка түбәндәге җәмәгать урыннарында булу тыела: урамнарда, стадионнарда, паркларда, скверларда; гомуми файдаланудагы транспорт чараларында; пассажирлар сыйфатында булудан кала, вокзал һәм аэропорт территорияләрендә; торак йорт подъездларында, ишегалларында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында; сулыкларда һәм аларга терәлеп торган территорияләрдә; күңел ачу, ял итү учреждениеләрендә; Интернет-салоннарда, кибетләр, кафеларда.
Комиссия балигъ булмаганнарга килү тыелган яки чикләнгән урыннарга рейдлар уздыру графигын районның эчке эшләр бүлеге белән килешеп төзи. Балигъ булмаганнарны мондый урыннарда күргән очракта аның кем булуы, кайда яшәве, әти-әнисенең яки аларны алыштыручы кешеләрнең кем булуы ачыклана; балаларының кайда булуы турында шунда ук әти-әнисенә хәбәр ителә һәм аларга баланы ничек тапшыру турында килешенә; закон таләпләрен бозган кешеләрне административ җаваплылыкка тарту өчен кирәкле материаллар туплана.
Әлеге закон таләпләрен үтәмәгән өчен Татарстан Республикасы кодексы нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.
Әти-әниләр (законлы вәкилләр) Татарстан Республикасының югарыда әйтелгән № 71, 14.10.2010 ел законын бозган өчен җаваплылыкта торалар. Татарстан Республикасының административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 3.11 нче статьясы нигезендә балигъ булмаганнарның җәмәгать һәм күрсәтелгән башка урыннарда булуын чикләү турындагы закон таләпләрен үтәмәгән өчен кисәтү ясала яки 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр административ штраф салына, вазифалы кешеләргә - 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, юридик затларга - 15 меңнән 20 мең сумга кадәр. Ел дәвамында шул ук гамәлләр икенче тапкыр кылынса, гражданнарга ике мең сум күләмендә административ штраф салына, вазифалы кешеләргә - 15 мең сум, юридик затларга - 50 мең сум.
Җәйге чорда төнлә районда яшәүче 10 нан артык үсмернең урамда, компьютер салоннарында, подъездларда булуы ачыкланды. Үсмерләр әти-әниләренә тапшырылды, аларга комендант сәгате турындагы закон таләпләре аңлатылды. Сентябрьдә уздырылган рейд барышында төнлә җәмәгать урыннарында йөрүче 4 үсмер ачыкланды, аларның күпчелеге гадәттә спиртлы эчемлекләр куллана. Алар арасында инспекторларга күптәннән таныш ике үсмер кыз да бар иде. Хәзер балигъ булмаганнар комиссиясе аларның әти-әниләренә штраф салырга тиеш. Балалар белән профилактик әңгәмәләр уздырылды, административ материаллар төзелде. Полицейскийлар үсмерләргә төнлә җәмәгать урыннарында йөрүне тыя торган законның асылы аларның җинаятьләр кылуына, хокук тәртибе бозуларына юл куймау гына түгел, ә бәлки үсмерләрнең үз-ләренә карата җинаять кылуларны булдырмауда да, диләр. Агымдагы елда шундый рейдлар барышында төнлә җәмәгать урыннарында өлкән-нәрдән башка булган 66 үсмер ачыкланды. Алда күрсәтелгән законны үтәү балигъ булмаганнарның үзләренә дә, аларның әти-әниләренә дә кагыла һәм бу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев