Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ ЧАРА

Биектау яшьгвардиячеләре "Байтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда ТРның тарихи мәдәни мирасы елына багышланган чара уздырдылар. Татарстанда 2012 ел "Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы" буларак игълан ителде. Бу уңайдан 26 июльдә Биектау районы яшьгвардиячеләре "Байтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Загадки истории" («Тарих табышмаклары») дигән мавыктыргыч чара уздырдылар. Аның төп максаты үсеп килүче яшь...

Биектау яшьгвардиячеләре "Байтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда ТРның тарихи мәдәни мирасы елына багышланган чара уздырдылар.

Татарстанда 2012 ел "Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы" буларак игълан ителде. Бу уңайдан 26 июльдә Биектау районы яшьгвардиячеләре "Байтик" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Загадки истории" («Тарих табышмаклары») дигән мавыктыргыч чара уздырдылар. Аның төп максаты үсеп килүче яшь буында Туган як тарихына карата актив кызыксыну уятудан гыйбарәт иде. Балаларга кызыклы һәм танып-белергә өйрәтә торган "Путешествие по станциям" уены тәкъдим ителде. Станцияләр бишәү иде, аларның һәрберсендә балаларны 8 сорау сыйфатында каршылыклар көтеп торды. Һәр командага 5 станцияне узарга кирәк. Уен азагында балаларны татлы сюрприз көтте, яшьгвардиячеләр барысын конфетлар белән сыйладылар, чарада катнашучылар бүләккә Россия флагы төсендәге тасмалар алдылар. Балаларның барысы да уенда актив катнашты, Туган як тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм тагын да баеттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев