Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Кошларым-кошкайларым, ашагыз, дускайларым!

Җиләк-җимешләр, орлыклар беткән кышкы салкын көннәрдә кошларга яшәве кыенлаша, мондый хәлдән аларны җимлекләр кую коткарып кала. Кошларның күпчелеге көзен җылы якларга китә, әмма даими бер җирдә яшәүче һәм күчмә кошларның күпчелеге кышларга безнең якларда кала. Бу чорда алар климатның азык табарга комачаулаучы төрле үзгә-решләренә дучар булалар. Мондый елларда аларга бигрәк...

Җиләк-җимешләр, орлыклар беткән кышкы салкын көннәрдә кошларга яшәве кыенлаша, мондый хәлдән аларны җимлекләр кую коткарып кала.

Кошларның күпчелеге көзен җылы якларга китә, әмма даими бер җирдә яшәүче һәм күчмә кошларның күпчелеге кышларга безнең якларда кала. Бу чорда алар климатның азык табарга комачаулаучы төрле үзгә-решләренә дучар булалар. Мондый елларда аларга бигрәк тә кыенга туры килә. Бураннар, һава торышының еш алышынып торуы, озакка сузылган көчле салкыннар, ашарларына азык җитмәү вак кошларның күпләп үлүенә сәбәпче була. Узган ел күгәрчен зурлыгындагы коңгырт соры төстәге кошларны (соры кыр тавыклары) юл тирәләрендә 8-20 ләп күреп булса, быел алар бөтенләй күренми башладылар.

Кырыс кышкы айларда майлы, югары калорияле азык булу-булмау кышлаучы күп кошлар өчен "яшәү яки үлем"гә тиң.

Урман хуҗалыгы министрлыгының "Чулпан" дәүләт табигый ландшафт тыюлыгы администрациясе Олы Кавал урта мәктәбе укучылары белән берлектә "Урман кошларына булышыйк" дигән акция уздыра. Быел да бу гадәт онытылмады. 18 нче февральдә урман аланына чыгып, балаларның үз куллары белән хезмәт дәресләрендә ясап, кошкайлар өчен төрле тәм-томнар белән тутырылган 50 җимлек урнаштырдык. Әлеге акция барышында укучылар Туган яклары табигатен саклауга лаеклы өлеш керттеләр.

Әгәр дә сез кышны шәһәр читендәге йортыгызда уздырасыз яки дачагызга барып йөрисез икән, бакчагызда кошларга һәрвакытта да азык калдырырга тырышыгыз. Инде шәһәр квартирасында яшәсәгез, йорт ишегалдында, якындагы паркта яки тирә-юньдәге сулыкларда яшәүче кошлар турында кайгырта аласыз. Азык әзерләүгә һәм кошларны ашатуга балаларны да җәлеп итегез. Бу җанлы табигатьне һәм әйләнә-тирәдәге мохитне өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек, шул ук вакытта шәфкатьлелек үрнәге дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев