Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз

Свердловск өлкәсе Талица шәһәре Үзәк китапханәсендә 2018 нче елның 2 нче февралендә беренче тапкыр "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе уздырыла.

Бу акция СССРның Югары Советы Президиумы тарафыннан “Ватан сугышы партизанына” дип исемләнгән медаль булдырылганга 75 ел тулу уңаеннан оештырылган. Бөек Ватан сугышы елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнгән. Алар арасында партия хәрәкәтен оештыручылар һәм җитәкчеләр, партизан отрядлары командирлары, аеруча батырлык күрсәткән партизаннар һәм разведчиклар бар. Алар  Советлар Союзының гитлер Германиясен җиңүенә зур өлеш керткәннәр. Партизан отрядларын хәрбиләр генә түгел, ә гади эшчеләр дә җитәкләгән. Барысына да диярлек Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.                                                                                                     

Кызганычка каршы, бүген еш кына битарафлыкка, илебез тарихына карата кызыксыну булмауга юлыгырга туры килә, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының фактларын дөрес күрсәтмәү, геройларның батырлыгын аңлы рәвештә бозу проблемасы кискен тора. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен, киләчәктә булдырмас өчен, үсеп килүче яшь буын белән мәктәпләрдә батырлык сәгатьләре һәм  әңгәмәләр үткәрелә. Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Мүлмә авылы китапханәсе дә акциягә кушылды.

Агымдагы елның 2 нче февралендә Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары Флюра Әхмәтҗанова һәм сыйныф җитәкчеләре Айгөл Лотфуллина белән берлектә  8 нче сыйныф укучылары өчен акция уздырылды. Акция вакытында укучыларга партизаннар һәм разведчиклар сурәтләнгән презентация күрсәтелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында  ватандашларыбыз күрсәткән батырлыкларны тасвирлаган китаплар  белән таныштылар. Чараның төп  максаты – укучыларда  ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү,  исән калган сугыш ветераннарын олыларга кирәклеген, Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән батырлыкларны, тарих турындагы хәтерне сакларга кирәклеген җиткерү.

Реклама

 

Әсилә ФӘЙЗИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев