Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Буш вакыт файдалы узсын

Ни өчен яшүсмерләр, ахыргы нәтиҗәләре турында уйламыйча, хокук бозуларга барырга әзер? Бу сорауга күпләр яшүсмерләр - халыкның аерым бер категориясе, бу яшүсмерлек дип аталучы чор аша бар кеше дә уза, бу тормышта барысын эшләп була һәм аның законсыз гамәл кылган очракта җәзасыз калып була кебек тоела торган үзенчәлекле вакыт дип...

Ни өчен яшүсмерләр, ахыргы нәтиҗәләре турында уйламыйча, хокук бозуларга барырга әзер?

Бу сорауга күпләр яшүсмерләр - халыкның аерым бер категориясе, бу яшүсмерлек дип аталучы чор аша бар кеше дә уза, бу тормышта барысын эшләп була һәм аның законсыз гамәл кылган очракта җәзасыз калып була кебек тоела торган үзенчәлекле вакыт дип җавап бирер. Әйе, бәлки, бу дөрес билгеләмәдер дә. Әмма әгәр бу чор узып та, яшүсмернең закон бозу теләге калса, һәм ул нәрсә эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген белүдән тукталса, нишләргә?

Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны яки җинаять кылуны булдырмый калу максатыннан "Өмет" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эчке эшләр органнары һәм башка ведомстволар белән берлектә хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтү буенча эш башкара. Бүлекчә белгечләре тарафыннан балигъ булмаганнарның хокукый белемнәрен ныгыту, ныклы уку мотивациясен формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен саклау буенча эш алып барыла.

Бу чаралар уздыру гына җитми, балигъ булмаган хокук бозучының яки җинаятьченең әти-әнисе белән эш, әти-әни - бала мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән эшне уздыру зарур, аеруча әни-әнинең бала - хокук бозучы яки җинаятьче белән үз-үзен дөрес тотышы кебек проблемага игътибарны юнәлтү мөһим.

Мондый яшүсмер белән әти-әнинең үзен дөрес тотуының гади кагыйдәләре бар. Иң башта әти-әниләргә балигъ булмаган яшүсмер белән әңгәмә корырга, ни өчен аңа хокук бозуга яки җинаятькә барырга туры килүе турында сорарга кирәк. Әңгәмә тыныч узарга, әти-әниләр яшүсмергә агрессия күрсәтмәскә, сабыр гына мисаллар китерергә, бу хокук бозуларның кешене юньлегә илтмәвен аңлатырга тиешләр.

Яшүсмерне тормышта ниләр кызыксындыруы турында белү зарур. Бу спорт белән, рәсем ясау һәм башкалар белән мавыгу булырга мөмкин. Бу яшүсмернең сәләтләрен үзенә дә ошый торган юнәлешкә кертеп җибәрү өчен кирәк, һәм ул хокук бозу яки җинаять турында уйламаячак. Боларның барысы турында гади генә итеп әйткәндә, әти-әниләр үз балаларының буш вакытын дөрес оештырырга тиешләр.

Алга таба баладан үз шөгылендә уңышка ирешү өчен алдына нинди максат куюы турында сораштырырга кирәк. Максат куеп, алга таба барырга һәм, уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен барысын да эшләргә кирәк. Яшүсмер сайлаган юлыннан тайпылмасын өчен, аның белән мондый әңгәмәләрне даими рәвештә уздыру мөһим.

Сүз азагында шуны әйтәсе килә: әти-әниләр, балаларыгызга игътибарлы булыгыз, аларны дөрес юнәлешкә кертегез һәм аларга законга каршы килми торган башлангычларында ярдәм итегез, аларның мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен чикләмәгез.

Г. ГАЛИЕВА, "Өмет" Үзәгенең социаль эш буенча белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев