Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Балалар дөрес юл сайласыннар

Бүген безнең алда торган иң көнүзәк һәм социаль яктан мөһим бурычларның берсе, һичшиксез, балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр үсешен киметү юлларын эзләү һәм аларга профилактика. Әлеге юнәлештә нинди эшләр алып барылуы турында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Инсия Гыйлаҗиева сөйләде. - Инсия Габделхәевна, үсмерләр белән ничек...

Бүген безнең алда торган иң көнүзәк һәм социаль яктан мөһим бурычларның берсе, һичшиксез, балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр үсешен киметү юлларын эзләү һәм аларга профилактика. Әлеге юнәлештә нинди эшләр алып барылуы турында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Инсия Гыйлаҗиева сөйләде.

- Инсия Габделхәевна, үсмерләр белән ничек эшләвегез турында тәфсилләбрәк сөйлә-мәссезме?

- Балигъ булмаганнар арасында караучысызлык һәм хокук тәртибе бозуларга профилактика формаларыннан берсе - Татарстан Республикасының "Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында"гы законны тормышка ашыру. Без бөтен көчебезгә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә һәм эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә исәпкә алынган үсмерләргә остазлар беркетергә тырышабыз. Мондый эш әлеге закон чыкканчы да башкарылды. Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм кайбер авыл җирлекләре башлыклары үсмерләргә беркетелде, әмма, ни кызганыч, комиссия чакыруына бер генә вазифалы кеше дә илтифат итмәде.

- Җәмәгать тәрбиячеләре алдына нинди бурычлар куела?

- Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бу юнәлештәге эшне ничек оештырырга һәм башкарырга кирәклек турында җентекләп аңлатты. Җәмәгать тәрбиячелә-ренең төп бурычы - тормышта кыен хәлдә калган яки хокук тәртибе бозуга әвәс үсмерләрне тәрбияләүдә әти-әниләргә ярдәм итү. Җәмгыятькә каршы гамәлләр, шулай ук яңадан җинаять кылуларны булдырмый калу максатында балигъ булмаганнар белән аерым әңгәмә уздыру да - тәрбияче бурычы. Шулай ук үсмерләрнең караучысызлыгына һәм хокук тәртибе бозуларына юл куймас өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

- Инсия Габделхәевна, әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен тәрбиячеләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

- Балигъ булмаганнарга җәмәгать тәрбиячесен беркеткәндә һәркайсы белән аңлату эше уздырыла. Аңа комиссия тарафыннан эшләнгән җә-мәгать тәрбиячесе белешмәлеге, шулай ук үсмергә комплекслы реабилитация уздыруның стандарт шәхси программасы бирелә.

- Тәрбиячеләрне җәлеп итү эше ничек бара?

- Эш катлаулы бара. Татарстан Республикасының 7 нче законы нигезендә 2013 елның 10 октябренә районда җәмәгать тәрбиячесенә 89 кандидат сайланды, шуларның 62сенә карата учетка алынган балалар һәм "хәвефле төркем"гә караган балигъ булмаганнарны беркетү турында карар кабул ителде. Җәмәгать тәрбиячеләре эшчәнлегенә муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органнары депутатлары (15 кеше), авыл җирлекләре вәкилләре (14 кеше), тренер-укытучылар (7), шулай ук мәгариф хезмәткәрләре актив җәлеп ителә. Хәзерге вакытта бу эшкә социаль яклау һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен тарту эше алып барыла.

- Җәмәгать тәрбиячеләренең күзгә күренерлек эш нәтиҗәсе бармы?

- Әйе, бар. Балигъ булмаганнарның узган чорда кылган җинаятьләре саны, үсмерләргә карата тикшерелә торган административ эшләр кимеде. 2013 елның узган чорында дөрес юлга басу яки яше чыгу буенча 13 үсмер учеттан төшерелде. Аларга беркетелгән җәмәгать тәрбиячеләре кандидатлар резервында калалар.

Агымдагы елның 10 октябренә комиссиядә "үзенчәлекле категория"гә караган бер үсмер исәптә тора. Аңа 70 нче һөнәр училищесыннан җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Мондый категориягә караган һәм наркотиклар, психотроп матдәләр кулланучыларга тәрбияче беркеткәндә комиссия эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен җәлеп итәчәк. Алар балага мондый хәлдә калуын психологик яктан яхшырак аңлата һәм аңа уңай йогынты ясый алачаклар.

- Моны җиңел эш дип әйтеп булмый. Комиссиягә үз эшчәнлегендә нинди кыенлыклар очрый?

- Комиссия югарыда күрсәтелгән законны үтәү буенча барлык органнар һәм учреждениеләрдә эш дәрәҗәсенең бик түбән булуына нык борчыла. Еш кына тәрбиячеләр үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәмиләр. Балигъ булмаганнарның күбесе остазларының кем булуын да белмиләр. Җәмәгать тәрбиячеләре үзләренә беркетелгән үсмерләрнең дәресләргә ничек йөрүе, ничек укулары, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотулары белән кызыксынмыйлар. Эш барышын тулысынча күзаллау өчен комиссия үзенең утырышларында башкарылган эш турында җә-мәгать тәрбиячеләренең отчетларын тыңлый.

- Бу барлык җәмәгать тәрбиячеләренә кагыламы, әллә шулай да җаваплы кешеләр дә бармы?

- Бар, һәм без моңа бик шат. Опека һәм попечительлек хезмәте белгече Резедә Гыймран кызы Шәрифҗанованы, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе начальнигы Фәрид Фидаил улы Нигъмәтҗановны, Чернышевка авыл җирлеге башлыгы Фидаил Гали улы Нигъмәтҗановны аерым билгеләп, рәхмәт әйтеп үтәсе килә. Тик, ни кызганыч, мондый уңай тәҗрибә мисаллары әлегә аз.

Җаваплы кешеләр эшне нигездә бик сүлпән алып баралар. Мәгариф бүлегенә дә җәмәгать тәрбиячесе бурычларын башкаруга педагоглар һәм тәрбиячеләрне җәлеп итү эшен яхшыртырга иде. Аларга тәрбиячеләр итеп билгеләнүчеләрнең мөһимлеге һәм җаваплылыгы аңлатыла. Кайбер укытучылар мондый вазифаларны башкарудан нигезсез сәбәпләр белән баш тарталар. Үз чиратында комиссия аларга законны тормышка ашырырга кирәклек турында аңлата, хокук тәртибе бозуларга профилактика һәм яшь буынны тәрбияләү эшендә граҗданлык бурычын үтәү зарурлыгы турында искә төшерә. Күпчелек укытучылар коллективлары әлеге законны тормышка ашыруның мөһимлеген аңламыйлар. Белем бирү учреждениеләрендә аны тормышка ашыру мәсьәләсе көн тәртибенә куелмый, җәмәгать тәрбиячеләре директор катнашындагы киңәшмәдә үз эшләре турында отчет бирмиләр.

Мәгариф бүлеге алдына укытучылар арасында кайбер чаралар уздыру, республика законының һәм аны тормышка ашыруның мөһимлеген аңлату бурычы куела.

- Инсия Габделхәевна, бәлки сезнең җәмәгать тәрбиячеләре итеп сайланган кешеләргә мөрәҗәгать итәсегез киләдер?

- Әйе, балаларның безнең киләчәгебез булуын искә төшерәсе килә. Безнең өчен каяндыр кемдер килеп эшләр, дип көтеп ятып булмый. Балаларга кагылышлы проблемаларны аңламаган, алар белән аралашу тәҗрибәсе булмаган кешеләр беркайчан да ярдәм итә алмас, аннары аларда мондый теләк тә тумас. Без, мәгариф учреждениеләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, тайгак юлга баскан үсмернең ул юлдан кемнеңдер ярдәменнән башка чыга алмаячагын бик яхшы аңлыйбыз. Шулай булгач, аңа бездән башка кем ярдәм кулы сузар соң?

Үз чиратында комиссия җәмәгать тәрбиячеләренә карата мораль стимуллаштыру чаралары күрә, уңай нәтиҗәләрне билгеләп үтә ала. Оешма җитәкчеләре дә кызыксындыруның өстәмә отпуск, ял көннәре яки башка төрләрен кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев