Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Балалар бакчасында көзге әкият

Урамда яңгырлы көз. Үсә төшкән балаларыбызны мәктәпкә озаттык, алар урынына икенчеләр - кечерәкләр килде. Бу чорда безнең "Рябинушка"да көзге бәйрәмнәр уздырыла. Әле күптән түгел генә нәниләр өчен беренче утренник булды. Балалар әти-әниләре каршында рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Алар янына кунакка әтәч, куянкай һәм эт баласы килгән иде. Кечкенәләр...

Урамда яңгырлы көз. Үсә төшкән балаларыбызны мәктәпкә озаттык, алар урынына икенчеләр - кечерәкләр килде. Бу чорда безнең "Рябинушка"да көзге бәйрәмнәр уздырыла.

Әле күптән түгел генә нәниләр өчен беренче утренник булды. Балалар әти-әниләре каршында рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Алар янына кунакка әтәч, куянкай һәм эт баласы килгән иде. Кечкенәләр әкият геройлары белән онытылып уйнадылар, үзләре дә әле песи балаларына, әле кошларга "әверелделәр". Көзге әкият башка төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар янына да килде. Алар куянның туган көненә бардылар. Һәр бала да ниндидер әкият герое булып киенде. Аюлар куянны бал белән сыйладылар, төлке аның өчен балык тотты һәм җырлап күрсәтте, тиеннәр чикләвек алып килделәр. Куянкай янына кәҗә бәтиләре дә килеп китте. Куянкай исә кунакларына чәй эчертте.

Әкият азагында җәнлек-ләр аюны кирәкле азык запасын алдан, көздән үк әзерләп калдырырга кирәклеккә инандырдылар.

Соңыннан шат күңелле кәрлә балаларны көз нигъмәтләре белән сыйлады. Балалар биеделәр, рус һәм татар телләрендә җырладылар.

"Рябинушка" балалар бакчасы балаларны тәрбияләүдә икетеллелекне уңышлы куллана. Көзге бәйрәмнәр барысы да мәктәпкәчә белем бирүгә карата куелган таләпләр нигезендә, яңалыклар кертеп уздырылды.

Әти-әниләр уллары һәм кызларының бакчага бер ел йөрү дәверендә ниләргә өйрәнүләрен күрделәр. Шушында ук балаларның рәсем, буяу, пластилин, балчык, кәгазьдән ясаган кул эшләре күргәзмәсе белән дә танышырга була иде. Алар табын янында әдәпле утырырга, дөрес сөйләшергә, киенергә дә өйрәнделәр - үсеп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев