Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Бакчада әхлаклылык көне

Кешенең әхлакый сыйфатларының нигезләре кече яшьтән үк формалаша башлый. Күп очракта балаларның әхлакый яктан алга китеше бу процессның никадәр уңышлы баруыннан тора. Мәктәпкә кергәнче, өлкәннәр җитәкчелегендә бала үз-үзен тотуның, якын кешеләренә, яшь-тәшләренә, табигатькә карата мөнәсәбәтнең иң беренче күнекмәләрен булдыра. Дөрес тәрбия бирү баланы тискәре тәҗрибә туплаудан саклый, аның әхлак сыйфатлары...

Кешенең әхлакый сыйфатларының нигезләре кече яшьтән үк формалаша башлый.

Күп очракта балаларның әхлакый яктан алга китеше бу процессның никадәр уңышлы баруыннан тора. Мәктәпкә кергәнче, өлкәннәр җитәкчелегендә бала үз-үзен тотуның, якын кешеләренә, яшь-тәшләренә, табигатькә карата мөнәсәбәтнең иң беренче күнекмәләрен булдыра.

Дөрес тәрбия бирү баланы тискәре тәҗрибә туплаудан саклый, аның әхлак сыйфатлары формалашуга начар йогынты ясардай кирәкмәгән күнекмәләр һәм үз-үзен тоту гадәтләре барлыкка килүгә киртә була.

Изге Рамазан аеның матур бер көнендә безнең "Рябинушка" балалар бакчасына бик тә изге күңелле кеше - Биектауның 2 нче урта мәк-тәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Равил кызы Вафина килде.

Ул сабыйларны "Әхлаклылык иле"нә сәяхәт иттерде. Балалар белән ул шулкадәр ихластан сөйләште ки, әллә кайчан бер-берсен белгән-нәр, диярсең. Зөлфия Равил кызы аларга өлкән-нәр белән ничек аралашырга, транспортта үзеңне ничек тотарга, кайда нинди әдәпле сүзләр кулланырга икәнлеген сөйләде.

Реклама

Әңгәмәдә нәниләр үзләре дә бик актив булды. Зөлфия апалары 2 нче урта төркемгә йөрүче адашы Зөлфия Абзалованы аеруча ошатты, чөнки бу кызыбыз аның сорауларына бик матур, хисле тулы җаваплар бирде.

Мондый әңгәмәләр мәк-тәпкәчә яшьтәге балаларга "игелекле", "тыйнак", "кеше хәленә керә белүче", "әдәпле" дигән әхлак төшенчәләрен үзләштерергә ярдәм итүе белән файдалы.

Балалар бакчасында уйнамыйча гына торып булмый, билгеле. Балалар кунак апалары белән бергә рәхәтләнеп уйнадылар да. "Әхлаклылык иле"нә сәяхәттән соң Зөлфия Равил кызы алып килгән тәм-том белән сыйландылар. Бик канәгать булып, рәхмәт-ләр әйтеп, аны тагын килергә чакырдылар.

Яхшылыкка өйрәтү, уңай мөгамәлә, иң гади әдәп кагыйдәләре тәрбияләү менә шулай көндәлек эшчәнлектә уеннар, шөгыльләр ярдәмендә бара бездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев