Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Алга, яшь армиячеләр!

Айбаш урта мәктәбендә "Алга, яшь армиячеләр!" дигән республика хәрби-спорт уенының зона этабы булды. Бирегә Арча, Әтнә, Югары Ослан, Биектау һәм Яшел Үзән районнары командалары килде. Безнең район исеменнән чыгыш ясаучы Суыксу мәктәбе укучылары бәй-гегә җитди әзерләнгәннәр. "Алга, яшь армиячеләр!" хәрби-спорт уены өлкән сыйныф укучылары өчен гаять әһәмиятле: ул патриотлар, рухи-әхлакый...

Айбаш урта мәктәбендә "Алга, яшь армиячеләр!" дигән республика хәрби-спорт уенының зона этабы булды. Бирегә Арча, Әтнә, Югары Ослан, Биектау һәм Яшел Үзән районнары командалары килде.

Безнең район исеменнән чыгыш ясаучы Суыксу мәктәбе укучылары бәй-гегә җитди әзерләнгәннәр.

"Алга, яшь армиячеләр!" хәрби-спорт уены өлкән сыйныф укучылары өчен гаять әһәмиятле: ул патриотлар, рухи-әхлакый һәм физик яктан камил кеше тәрбияләргә ярдәм итә. Егетләр һәм кызларда кыюлык, тәвәккәллек, тәртиплелек кебек сыйфатлар арта. Өстәвенә бу - егетләрне Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерләү һәм аларның физик чыныкканлыгы да әле.

Балалар һәм яшьләр Ватан сакчыларының батырлыгына беркайчан да битараф булмадылар. "Алга, яшь армиячеләр!" уены хәрби белемнәрне үз-ләштерүгә омтылыш уятырга, армия хезмәте, походлы хәрби тормыш турында чынбарлыкны күзалларга ярдәм итәргә дә тиеш. Ярышларга әзерләнгәндә үсмерләрдә чыдамлылык, тапкырлык, тәвәккәллек һәм кыюлык кебек сыйфатлар да тәрбияләнә.

Уен программасы кызыклы булды. Балалардан тарихны тирәнтен белүне таләп иткән "Геройларга тиңләшегез", "Ватан тарихының сугышчан сәхифәләре" конкурсларыннан тыш, төп урынны саф әзерлеге һәм көч әзерлеге, хәрбиләштерелгән эстафета, Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик винтовкадан ату, кулларда күтәрелү, мәтәлчек ату һәм башка ярышлар алып торды. Күрсәткечләр балаларның тормыш иминлеге нигезләре, физкультура дәресләрендә әйбәтләп әзерләнүләре, мәктәптә үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә, спортны үстерүгә зур игътибар турында сөйли.

Барлык ярышлар укытучылар М.Камалов, Р.Миңнуллин, А.Закиров җитәкчелегендә узды.

Дусларча ярдәм катнашучыларга барлык ярышлар дәвамында көч биреп торды.

Саф әзерлеге, хәрбиләштерелгән эстафетада - беренче урын, "Әгәр дә син зыян күрүче белән берүзең генә калсаң" һәм "Көч әзерлеге" конкурсларында - икенче урыннар, шулай ук "Тарихның сугышчан битләре" һәм "Геройларга тиңләшегез" конкурсларында өченче урыннар Суыксу мәктәбе командасына зона конкурсында беренче призлы урынны тәэмин итте. Эмиль Гыйниятуллин пневматик винтовкадан атуда бик яхшы нәтиҗәгә иреште - бу конкурста иң яхшысы булды. Көч әзерлегендә дә ул башкалардан аерылып торды - өченче урынны яулады. "Гәүдәне күтәрү" ярышында икенче урынга Йолдыз Кадыйрова, өченче урынга Зөһрә Шиһабиева лаек булды.

Зона турында җиңү Суыксу укучыларына чираттагы этапта катнашу мөмкинлеге тудырды. Алда аларны яңа сынаулар көтә. Шулай дәвам итегез! Булдырасыз, яшь армиячеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев