Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Алар авырлыклардан куркып калмас

Район күләмендәге "Иминлек мәктәбе" ярышлары, инде га-дәткә кергәнчә, Коркачык аэродромы территориясендә уздырыла. Анда "Яшь парашютчы" дип аталучы палаткалы лагерь оештырыла. Моны балалар өчен ел буена үзләштерелгән материал буенча үзенә күрә бер имтихан дияргә дә мөмкин. Алар тормыш иминлеге нигезләре (ТИН) дәресләрендә алган күнекмәләрен гамәлдә кулланып карый. Чараны оештыручы мәгариф бүлеге...

Район күләмендәге "Иминлек мәктәбе" ярышлары, инде га-дәткә кергәнчә, Коркачык аэродромы территориясендә уздырыла. Анда "Яшь парашютчы" дип аталучы палаткалы лагерь оештырыла.

Моны балалар өчен ел буена үзләштерелгән материал буенча үзенә күрә бер имтихан дияргә дә мөмкин. Алар тормыш иминлеге нигезләре (ТИН) дәресләрендә алган күнекмәләрен гамәлдә кулланып карый.

Чараны оештыручы мәгариф бүлеге һәм "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге укучыларны шәхси иминлекләренә җаваплы карарга, файдалы кү-некмәләр булдырырга, гадәттән тыш шартларда исән калырга өйрәтү бурычын куялар. Быел ярышларда районның 23 мәктәбеннән егет-кызлар катнашты. Беренче булып капитаннар көч сынашты. Башлап җибәрү һәрвакыт җиңел түгел инде ул, өстеңдә командаң өчен җаваплылык торганда бигрәк тә. Туплаган очколарың команда очколарын исәпләгәндә бик кирәк булачак бит. Эрудиция һәм зирәклек, шулай ук ТИН фәнен белү - уңышның төп нигезе. Бу конкурста Дөбъяз мәктәбе командасы әйдәманына беркем көндәш була алмады. Икенче урын -
Суыксу, өченчесе Мәмдәл мәктәбе вәкиленә бирелде.

Ярышлардан тыш балалар өчен бик күп күңел ачу чаралары: футбол, пионербол, волейбол һәм башка төрле конкурслар әзерләнгән иде. Бу аларга үзара танышырга, яңа дуслар табарга ярдәм итте. Ярышларның икенче көне дә шактый тыгыз булды. Ул контроль-туристлык маршрутыннан башланып китте. Контроль пунктлар аша үтү маршруты күрсәтелгән картаны алгач, командалар кичекмәстән юлга кузгалды. Укучылар жюрины гаҗәпкә калдырды, чөнки командалар барлык биремнәрне төгәл һәм барысы бер сулышта үтәде.

Дәресләрдә балаларны туризм нигезләре белән таныштырган укытучыларына да рәхмәт әйтү урынлы булыр. Контроль-туристлык маршрутында Дөбъяз мәктәбе укучылары җиңде. Икенче урында - Суыксу мәктәбе, өченче урында Ямаширмә мәктәбе командасы. Юмор хисе һәм үз-үзләренә карата шаян мөнәсәбәт балаларга стена газеталары чыгарганда бик тә ярап куйды. Бу конкурсның җиңүчеләре - дөбъязлылар, мүл-мәлеләр һәм битаманлылар.

Җитди ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә интеллектуаль-күңел ачу конкурслары булды. Визит карточкалары оригинальлекләре һәм төрлелекләре белән аерылып торды. Бу конкурста Биектауның 3 нче мәктәбе командасы иң яхшы булып танылды. Икенче урын - Айбаш, өченче урын - Казаклар мәктәпләрендә.

Походка чыккач, учак тирәсендә җырлап утырулар булмый калмый инде. Балаларның туристлар җырларын ничек хисләнеп, ихластан җырлавын күреп, жюри әгъзалары да хәйран калды. Җыр конкурсында дөбъязлылар җиңде. Икенче-өченче урыннарны Биектауның 3 нче һәм 1 нче мәктәпләре бүлеште.

Төрле-төрле бәйгеләр белән туп-тулы өченче көн балалар өчен ярыйсы ук катлаулы булып чыкты. Иртәнге аштан соң алар янгын тактикасы полосасын үтәргә тиешләр иде. Ярышлар МЧС планы буенча уздырылганга күрә, ташламаларга өметләнеп булмый. Монда күп факторлар исәпкә алына: эшнең җайга салынганлыгы да, полосаны үтү вакыты да. Дөбъяздан килгән укучылар бу юлы да иң яхшылар булып чыкты, ә икенче һәм өченче урыннар Суыксу белән Казаклар мәктәпләренә эләкте.

Соңгы вакытларда бер генә фаҗига дә коткаручылар катнашыннан башка узмый. Бу хезмәт авыр да, әһәмиятле дә. Аңа кечкенәдән үк әзерләнергә кирәк. "Эзләү-коткару эшләре" бәйгесе вакытында балаларга үзләрен әлеге һөнәрдә сынап карау мөмкинлеге туды. Тормышта коткаручылар авырлыклар алдында куркып калмаган, кеше гомере өчен ахыргача көрәшкән кебек, балалар да үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң дөбъязлыларның тагын иң алда булуына беркем дә гаҗәпләнмәде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Радик Җиһаншин белән бер-гәләп, алар бу стартларга әйбәтләп, җитди итеп әзерләнгәннәр иде шул. Икенче урынны - Суыксу мәктәбе укучылары, өченче урынны Чернышевка мәктәбе укучылары яулады.

Районда Туган якны өйрәнү белән шөгыль-ләнмәгән бер генә мәк-тәп коллективы да юктыр, мөгаен. Үз авылыңның тарихын белү кызыклы гына түгел, файдалы да. Туган якны өйрәнүчеләрнең иң яхшылары дип Бөреле мәктәбе укучылары танылды, икенче урын - Коркачык, өченче урын Алат мәктәбенә бирелде.

Экология белән кызыксыну шулай ук нигезсез түгел. Әйләнә-тирә табигатьнең чисталыгыннан башка киләчәк юк, балалар моны бик яхшы аңлый. Экология викторинасының сораулары гади түгел иде, әмма Олы Битаман укучылары, барлык сорауларга да җиңел генә җавап биреп, җиңүче булдылар. Икенче һәм өченче урыннар Коркачык белән Олы Кавал укучыларына насыйп булды.

Барлык конкурсларның йомгаклары буенча, командалар арасында беренче урын - Дөбъяз мәктәбе, икенче - Суыксу мәктәбе, өченче урын Биектауның 3 нче мәктәбенә бирелде. Ярышларның ахыргы аккорды итеп, саубуллашу дискотекасы оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев