Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

«АҖАГАН»ДА ҖИҢҮ ЯУЛАУЧЫЛАР

"Аҗаган-2012" Республика хәрби-спорт уены кысаларында безнең районда 25 сентябрьдә Дөбъяз мәктәбе базасында ярышларның зона этабы уздырылды. Анда Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Биектау районнары командалары катнашты. Чара яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук "Форпост" җәмәгать тәр-тибен саклау буенча яшьләр оешмалары Үзәге, хәрби комиссариат һәм мәгариф бүлеге тарафыннан...

"Аҗаган-2012" Республика хәрби-спорт уены кысаларында
безнең районда 25 сентябрьдә Дөбъяз мәктәбе базасында ярышларның зона этабы уздырылды.
Анда Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Биектау районнары командалары катнашты. Чара яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук "Форпост" җәмәгать тәр-тибен саклау буенча яшьләр оешмалары Үзәге, хәрби комиссариат һәм мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды.
Оештыручылар үз алларына куйган төп бурычлар - Россия Кораллы Көчләрендә хәрби бурычны үтәүгә яшьләрне әзер-ләү; яшьләргә хәрби һөнәрләрне үзләштерүдә ярдәм итү һәм аларның инициативасын үстерү; булачак Ватан сакчыларын Кораллы Көчләрнең сугышчан традицияләрендә тәрбияләү, шәхси һәм җәмгыять иминлеге мәсьәләләренә карата аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, экстремаль ситуацияләрдә гамәли белем һәм күнекмәләрне үстерү; яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру.
Һәр районнан 9 кешедән - 3 кыз һәм 6 егеттән торган команда килде. Безнең районнан Ленар Халитов командалыгында Дөбъяз урта мәктәбе командасы катнашты, җитәкчеләре - ТИН һәм география укытучысы Радик Җиһаншин.
Беренче конкурс биремнәреннән үк зур баллар аермасы белән Биектау, Югары Ослан һәм Әтнә районнары командалары алга чыкты. Шуңа да карамастан, Арча һәм Яшел Үзән районнары командалары үз позицияләрен бирмәделәр һәм ярышларның барлык төрләрен лаеклы уздылар.
Ярышларның барлык этапларының йомгаклары буенча урыннар түбән-дәге тәртиптә бирелде:
1 нче урын - Биектау районы командасы; 2 нче - Югары Ослан; 3 нче - Әтнә; 4 нче - Арча; 5 нче урында - Яшел Үзән районы командасы.
Уенның беренче этабы җиңүчеләре, ә алар Биектау һәм Югары Ослан районы командалары, финалда катнашучылар булдылар, ул "Патриот" Республика Үзәге базасында 2012 елның 27-28 сентябрендә узды. Безнең команда 13 команда арасында 4 нче урынны яулады. Дөбъяз укучыларын ирешелгән уңышлары белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез.
Рәсемдә: Дөбъяз урта мәктәбе командасы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев