Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Яшь хоккейчылар шәп уйнадылар

Яңа ел бәйрәмнәрендә "Биектау" Боз сараенда хоккей буенча 2004 нче елгы үсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенең II нче туры кысаларында уеннар узды. Боз кырында "Биектау", "Тигры", "Смена", "Зилант" командаларының яшь хоккейчылары арасында чын мәгънәсендә кискен спорт көрәше барды. Яшел Үзән "тигр"лары һәм Казанның "Зилант" клубы спортчылары уенның беренче минутларыннан ук...

Яңа ел бәйрәмнәрендә "Биектау" Боз сараенда хоккей буенча 2004 нче елгы үсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенең II нче туры кысаларында уеннар узды. Боз кырында "Биектау", "Тигры", "Смена", "Зилант" командаларының яшь хоккейчылары арасында чын мәгънәсендә кискен спорт көрәше барды. Яшел Үзән "тигр"лары һәм Казанның "Зилант" клубы спортчылары уенның беренче минутларыннан ук актив булдылар һәм осталыкларын күрсәттеләр. Алар икесе дә көндәшләреннән 1:9 исәбе белән өстен чыктылар.

Тамашачылар да, хоккейчылар үзләре дә төп ноктаны куярга тиешле икенче көнне зур киеренкелек белән көттеләр. Бозга төп уенчылар чыкты. Казанның "Зилант" һәм Яшел Үзәннең "Тигры" командалары яклаучылары һәм һөҗүмчеләре әйбәт уйнадылар. Капкачылар да йөзгә кызыллык китермәде, алар көндәшләре өчен капканы "ябык" тоттылар. Матчның 2:2 исәбе белән тәмамлануы овертайм һәм берничә буллит ыргытуны күздә тотты. Яшел Үзәннекеләр казанлыларны матчтан соң-гы уенда гына 3:2 исәбе белән җиңә алдылар.

"Биектау" балалар-үс-мерләр спорт мәктәбе һәм Казанның "Смена" хоккейчылары арасындагы уен да кызыклы узды. Биектаулылар көндәшләр зонасында һөҗүмнәрне бик оста ясадылар, шул ук вакытта үз зоналарында әйбәт сакландылар. Безнең команда капкачысы Адел Зәйнуллинны аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Ул казанлылар кертергә тырышкан алкаларны тота гына барды. Турнир нәтиҗәсе буенча ул иң яхшы капкачы дип билгеләнде. Кискен кө-рәштә балалар-үсмерләр мәктәбенең "Биектау"
командасы, "Смена"ны 8:2 исәбе белән җиңеп, хоккей буенча ТР Беренчелегенең II нче турында бронза призер булды.

Мондый уеннар Биектау үсмерләре өчен осталыкны арттыру, һөнәри дәрәҗәне күтәрү мәк-тәбенә әверелде. Тәҗрибәнең кайсы да кирәкле һәм файдалы һәм ул, соңгы исәптә, уңышка илтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев