Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Яңа форма яңа җиңүләр китерер

"Биектау" Боз сарае директоры Андриян Тябин биредә шөгыльләнүчеләр өчен узган атнада егерме данә хоккейчы һәм ике капкачы формасы, шулай ук юл биштәрләре (бауллар) алды. Формаларга сертификат безнең районга узган хоккей сезонына йомгак ясаганда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә май аенда ук бирелгән иде. Татарстан Республикасының хоккей Федерациясе башкару директоры...

"Биектау" Боз сарае директоры Андриян Тябин биредә шөгыльләнүчеләр өчен узган атнада егерме данә хоккейчы һәм ике капкачы формасы, шулай ук юл биштәрләре (бауллар) алды.

Формаларга сертификат безнең районга узган хоккей сезонына йомгак ясаганда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә май аенда ук бирелгән иде. Татарстан Республикасының хоккей Федерациясе башкару директоры Кирилл Голубев, Биектау муниципаль районы башлыгы призына яшь хоккейчылар турнирында катнашып, сертификат тапшырганда безнең Боз сараеның 2014 нче елда уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Мондый кызыксындыру чарасына республиканың кырык сигез спорт боз объектыннан нибары унысы гына лаек булды. Әлеге бүләкне яшь спортчылар Татарстанда нефть чыгаруның 70 еллыгы хөрмәтенә "Ак Барс" хоккей клубыннан алдылар. Районыбызның 2005 елгы балалары икенче урынны алган Биектау турнирында Казанның легендар хоккейчысы Геннадий Маслов һәм "Ак Барс" хоккей клубының башкару директоры Борис Филинның мактаулы кунаклар сыйфатында катнашуы бер дә очраклы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев