Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Тагын медальләр чыңлады...

Узган атнада - 8-12 февральдә - Казан шәһәрендә 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды. Анда балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Лия Волкова белән Алмаз Дәминов та катнашты. Ярышка килүче спортчылар саны 250 дән артып китте. Безнекеләр, әйбәт әзерләнүләрен күрсәтеп, беренче...

Узган атнада - 8-12 февральдә - Казан шәһәрендә 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды.

Анда балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Лия Волкова белән Алмаз Дәминов та катнашты. Ярышка килүче спортчылар саны 250 дән артып китте. Безнекеләр, әйбәт әзерләнүләрен күрсәтеп, беренче утызлыкка керделәр. Киләсе ярышларда алар күрсәткечләрен яхшыртырлар, дип ышанабыз.

Көрәшчеләр 10-12 февральдә Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта билбау белән көрәш буенча узган Татарстан Республикасы Беренчелегеннән медальләр белән әйләнеп кайттылар. Самат Әхмәтҗанов (75 кг авырлыкта), бер генә көрәштә дә җиңдермичә, алтын медальгә лаек булды, тренеры балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укытучысы Н.Н.Миңнебаев. Фәнис Кәримов (65 кг авырлыкта) көмеш медаль алды, тренер-укытучысы Ф.Ф.Сөнгатуллин.

Җиңү белән котлыйбыз, егетләр!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев