Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Спорт бер урында тормый

24-28 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендә 1996-97 нче елда туган үсмерләр арасында бокс буенча ТР беренчелеге булды. Биектау районындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, әлеге ярышларда призлы урыннарны яулап, яхшы гына күрсәткечләргә ирештеләр. Илнар Гафиатуллин 57 килограммлы категориядә көмеш призер, Илнар Мәүлетов 48 килограммлы категориядә бронза призер булды. Шулай ук 26-29 гыйнварда...

24-28 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендә 1996-97 нче елда туган үсмерләр арасында бокс буенча ТР беренчелеге булды.

Биектау районындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, әлеге ярышларда призлы урыннарны яулап, яхшы гына күрсәткечләргә ирештеләр. Илнар Гафиатуллин 57 килограммлы категориядә көмеш призер, Илнар Мәүлетов 48 килограммлы категориядә бронза призер булды.

Шулай ук 26-29 гыйнварда Казанда В.В.Центовский истәлегенә өстәл теннисы буенча IX Бөтенроссия турниры булды. Ни кызганыч, Лия Волкова гына 4 нче урынны алды.

Бер үк вакытта Казан шәһәрендә 23-29 гыйнварда рус шашкасы буенча ТР беренчелеге булды. Призлы урыннарга ирешеп булмады. Ринат Хәмидуллин - 4 нче урында, Юля Афанасьева - 4-6 нчы урында, Даша Демина шулай ук 4-6 нчы урында.

27 гыйнвар, җомга көнне Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда тхэквондо буенча квалификацион Европа турниры узды. Әлеге ярышларда җиңүчеләр агымдагы елның җәендә Лондонда узачак ХХХ Җәйге Олимпия уеннарына үзеннәнүзе путевка алалар. Ачылыш тантанасында балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тхэквондо секциясенә йөрүчеләре дә катнашты.

Балаларга Корея җыелма командасының күрсәтмәле чыгышлары һәм ачылыш мизгелләре бик ошады. Әлеге ярышларда Европаның утыз тугыз иле катнашты. Безнең Татарстан Республикасы көрәшнең шушы төре буенча мондый турнирны беренче тапкыр уздырды.

Яшь спортчыларга үрнәк алырлык кешеләр бар!

Е.ДЕЖНЕВ, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев