Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Сәламәт булыйм дисәң, спорт белән шөгыльлән

Тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, табиблар, педагоглар да шул фикердә. Бала спорт белән шө-гыльләнми икән, аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, игътибарын туплый алмый,...

Тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге.

Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, табиблар, педагоглар да шул фикердә. Бала спорт белән шө-гыльләнми икән, аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, игътибарын туплый алмый, кызып китүчәнгә әйләнә, тиз арый һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, мәктәптәге яңа мавыгулар һәм дәресләр белән бөтенләй кызыксынмый башлый.

БЕЛЕШМӘ

Татарстан Республикасында 2012 нче елда мәктәпкә керер алдыннан балаларның 13,9 проценты сәламәтлеге буенча беренче төркемгә керде, беренче уку елы азагына сәламәт балалар саны 12,9 процентка, фәннәрне өйрәнүгә күчкәндә 11,6 процентка кадәр кимеде, мәктәп тәмамлар алдыннан сәламәт балалар 10,4 процент калды.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә әлеге проблема игътибар үзә-гендә, балаларга сыйфатлы белем бирүгә генә түгел, ә бәлки аларның сәламәтлеген ныгытуга да булышлык итә торган сәламәтлекне саклаучы технологияләр кулланыла. Район мәгариф бүлеге яшьләр эшләре һәм спорт, "Тулпар" мәктәптән тыш эш Үзәге белән берлектә үсеп килүче буынны сәламәтләндерү буенча системага салынган планлы эш алып бара.

Мәгариф системасында сәламәтлекне ныгытуга булышлык итүче Гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасы педагогларның һөнәри осталыгын, сәламәтлекне саклый һәм ныгыта торган заманча технологияләрне кертүгә әзерлеген арттыру максатында "Россиянең сәламәтлек укытучысы" конкурсы уздыра. Әлеге конкурсның республика этабында узган ел 21 педагог, шул исәптән безнең район педагогы да катнашты. 2 нче Биектау мәктәбе укытучысы Галина Васильевна Смолова "Яңа һәм үзенчәлекле идея өчен" дигән махсус номинациядә җиңүче дип танылды.

2012-2013 нче уку елында Татарстанда спорт секцияләрендә 172 меңләп бала һәм үсмер шөгыльләнде. Чагыштыру өчен: 2011-2012 уку елында - 169 мең.

Балалар һәм үсмерләр күбрәк спортның уен төрләре: волейбол, баскетбол, хоккей, футбол, мини-футбол буенча спорт секцияләренә һәм түгәрәкләренә яратып йөриләр. Җиңел атлетика, өстәл теннисы, чаңгы узышлары, шахмат, туризм, милли көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә күп.

Иң мөһиме - баланың күңелен кайтармау, аны физик яктан ныгырга, үзе сайлаган төрдә алдынгы булырга омтылырлык итеп кызыксындыра белү. Көн саен физкультура белән шөгыльләнү гадәте укучыларның иммунитетын ныгытып кына калмый, аларны чыдам, нык итә, чыныктыра да.

Татарстанда "Зарарлы гадәтләр урынына - спорт" IX Бөтенроссия акциясенең республика этабы оештырылгач, Биектау укучылары шунда ук аңа әзерләнә башладылар. 3 нче Биектау мәктәбе "Иң яхшы проект" номинациясендә, Бөреле мәктәбе укучылары "Белем бирү учреждениесенең иң яхшы сәламәтләндерү технологиясе" номинациясендә өченче урыннарны алдылар. "Иң яхшы буклет" номинациясендә Бөреле мәктәбе укучысы Аида Борһанова икенче призер булды. Бөреле мәктәбе укучысы Адель Равилов ("Тулпар" тәрбия эше Үзәге) "Иң яхшы хикәя" номинациясендә өченче урынга чыкты. "Иң яхшы эссе"да абсолют җиңүче - Коркачык мәктәбеннән Имир Габидуллин, ә менә "Иң яхшы мәктәп газетасы" өчен Суыксу мәктәбе укучыларына икенче урын бирелде.

Физик культура, спортны үстерүче иң яхшы гомуми белем бирү учреждениесе исемен яулау өчен "Олимпиада мәктәптә башлана" дигән ачык Бөтенроссия конкурсының республика этабы да физик культура һәм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән кызыксындыру һәм бу эшне активлаштыруны максат итеп куйды. Әлеге конкурста катнашу өчен район турында җиңеп чыгу гына кирәк булды. Шәпше, Бөреле, 2 нче Биектау урта мәктәпләре укучылары нәкъ менә шулай эшләделәр дә, алар беренче өчлектәге урыннарны бүлештеләр.

Балаларның сәламәтлеге проблемасы хәзерге вакытта шуның кадәр дә мөһим, аны хәл итүне берничек тә кичектерергә ярамый. Моңа "Президент бәйгеләре", "Президент спорт уеннары" дигән спорт чаралары да булышлык итә. 2012-2013 елларда аларда Татарстаннан 5-11 нче сыйныфта белем алучы 193853 укучы катнашты. Биектау укучылары ярышларга актив кушылып киттеләр, "Президент бәйгеләре" Бөтенроссия ярышларының республика этабында җиңүчеләрнең берсе 2 нче Биектау урта мәктәбенең 6 "Б" сыйныфы (сыйныф җи-тәкчесе Э.М.Әхмәтҗанова) булды.

Мәктәп баскетбол лигасының "КЭС-БАСКЕТ" чемпионаты да спортның уен төрләре белән кызыксынучыларның күп булуын күрсәтте. Бу ярышларның зона этабында бронза призер Бөреле урта мәктәбе командасы булды.

"Дәрестән соң физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшен оештыру буенча педагоглык хезмәте остасы" республика конкурсының читтән торып уздырылган этабы да физкультура укытучылары хезмәтенең абруен арттыруны максат итеп куйды. Укытучылар - Олы Битаман мәктәбеннән Фоат Сабитов һәм Усад мәктәбеннән Валерий Назаров 93 педагог арасыннан лауреат исемнәрен яуладылар.

Спорт белән шөгыль-ләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен спорт корылмаларыннан да тулы көчкә файдаланырга кирәк. Бу мәсьәләдә Биектау башка авыл районнары белән чагыштырганда өстенлекле хәлдә. Соңгы елларда бездә "Биектау" Универсаль спорт залы, "Биектау" Боз сарае ачылды. Аларга көн саен төрле секцияләр һәм түгәрәкләрдә шөгыльлә-нү өчен Биектау авылыннан һәм район үзәгеннән, якын-тирә авыллардан балалар-үсмерләр килә. Тәҗрибәле остазлар җи-тәкчелегендә даими кү-негүләр белән шөгыль-ләнү аларга табигый сәләтләрен ачарга, ә район, республика күләмендәге спорт ярышларында катнашу тәҗрибә тупларга, булачак көндәш-ләрен өйрәнергә, файдалы нәрсәләрне үзләштерергә ярдәм итә.

Татарстанда 2012-2013 нче уку елында белем бирү учреждениеләрендә физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм-спорт эшен үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы төзелде. Анда, Бөгелмә, Лениногорск, Казан шәһәренең Совет районы һәм Яр Чаллыдан гына калышып, Биектау районы бишенче булып тора. Мондый югары нәтиҗәгә ирешү мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, физкультура укытучылары, барлык чараларда, ярышларда лаеклы чыгыш ясаган балаларның үзләренең бердәм эшләве бәрабәренә мөмкин булды. Халкы 30 мең кешедән арткан авыл районнары арасында Биектау районы, 880 балл туплап һәм якындагы көндәше - Мамадыш районын 70 баллга уздырып, лидерлыкка чыкты.

Спорт белән даими шөгыльләнү күпчелек укучылар өчен нормага әверелде һәм бу аларның сәламәтлеген сак-лауга уңай йогынты ясый. Район укучылары спортта яхшы нәтиҗә-ләргә ирештеләр, хәзер шушы үрдән төшмәскә тырышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев