Бәйгедә Россия Федерациясе гражданины булган һәм даими рәвештә илдә яшәүче, 18 яше тулган һәр кешенең катнашырга хакы бар.
Татарстанда яшәүчеләр дә «Син уенда» бөтенроссия спорт бәйгесенең 4 нче сезонында катнашу өчен гариза тапшыра ала. Бәйге кагыйдәләре буенча 5 номинация билгеләнгән. Һәр номинациядә җиңүчеләргә 300 әр мең сум акча биреләчәк. Акча спорт проектларын тормышка ашыру өчен тотылырга тиеш. Ә сезонның иң яхшы спорт проекты гран-прига – 1 миллион сум күләмендә акчага ия булачак. Гаризаны тывигре. Рф сайтында тапшырырга була. Шунда ук бәйгенең кагыйдәләре дә урнаштырылган.
Нет комментариев