Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Шашкачылар лаеклы чыгыш ясады

1 нче Биектау мәктә-бендә IX нчы "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында шашка буенча авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Анда 16 авыл районыннан 64 спортчы килде. Безнең районнан Павел Иванов, Гүзәл Камалиева (Гариф), Ленар Минҗанов һәм Ринат Хәмидуллин катнаштылар. Ярышларның баш судьясы - шашка һәм шахмат буенча халыкара категорияле спорт...

1 нче Биектау мәктә-бендә IX нчы "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында шашка буенча авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Анда 16 авыл районыннан 64 спортчы килде. Безнең районнан Павел Иванов, Гүзәл Камалиева (Гариф), Ленар Минҗанов һәм Ринат Хәмидуллин катнаштылар. Ярышларның баш судьясы - шашка һәм шахмат буенча халыкара категорияле спорт мастеры Фәрид Шәйдуллов. Спорт бәй-рәмен ачу тантанасында Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов һәм Казаннан килгән кунак - ТР "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видадий Мәхмүдов катнаштылар.
Команда зачетында Яшел Үзән районы спортчылары җиңү яулады, икенче урынга Биектау
командасы лаек булды, өченче - Саба районы спортчылары. Шәхси зачетта беренче урынны ир-атлар арасында Лаештан спорт мастеры Рәдиф Шәрифуллин яулады, икенче - Яшел Үзәннән Михаил Пигасов һәм өченчедә - Дачное поселогыннан Ленар Минҗанов. Хатын-кызлар арасында Светлана Дубровина беренче булды, икенче - безнең Гүзәл Камалиева, өченче - Балтачтан Ландыш Гарифуллина.
Гүзәл Камалиевага зур рәхмәт белдерәсе килә. Ул өч айлык баласы булган яшь әни, шулай да, ярышларга килде, уйнады һәм отты. Спортчыга ярдәм иткән өчен аның гаиләсенә зур рәхмәт.
Ярышларны уздыру өчен шартлар тудырган 1 нче Биектау мәктәбе директорына һәм администрациясенә рәхмәт белдерәбез.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев