Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Салкын сизелмәде дә

Һәр кышны уздырыла торган "Россия чаңгы юлы" узышында безнең район актив катнашты. Быел массакүләм ярыш район үзәге стадионында булды. Узган якшәмбедә бирегә мәктәп балалары, районның бюджетка караган һәм башка оешмаларында эшләүчеләр, чаңгы спортына битараф булмаган аерым кешеләр җыелды. Көне шактый салкын булуга карамастан, халык күп килде һәм күңелле булды. Яшьләр...

Һәр кышны уздырыла торган "Россия чаңгы юлы" узышында безнең район актив катнашты. Быел массакүләм ярыш район үзәге стадионында булды.

Узган якшәмбедә бирегә мәктәп балалары, районның бюджетка караган һәм башка оешмаларында эшләүчеләр, чаңгы спортына битараф булмаган аерым кешеләр җыелды. Көне шактый салкын булуга карамастан, халык күп килде һәм күңелле булды.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре алдан ук стадионнан урманга "алып китүче" һәм яңадан стадионга "алып кайтучы" чаңгы юлы салганнар. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин чаңгычыларны җылы сәламләп, аларга уңышлар, файдалы ял теләде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов киңәшләр биргәннән соң чаңгычылар стартка бастылар. Узышны иң кечкенә ике катнашучы ачып җибәрде, бераздан чаңгы юлына өлкәнрәкләр чыкты.
Биектау районында " Россия чаңгы юлы-2012" турындагы положение нигезендә узышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында яшь буенча бүленде.
Салкын булу сәбәпле, кайбер әти-әниләр балаларына узышта катнашырга рөхсәт итмәсә дә, укучылар күп булды. Миңа калса, бала-чага өлкәннәргә караганда күбрәк тә иде. Балаларны мәктәп директорлары җитәкчелегендә автобуслар белән алып килделәр. Алар стационар киенү-чишенү бүлмәсендә кайнар чәй эчеп җылындылар. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге билгеләп үткәнчә, аеруча активлар Бөреле, Олы Кавал, Ямаширмә, Мәмдәл урта мәктәпләре булды. Олы Битаман авыл җирлегеннән бик күп кеше килгән иде. Каенлык һәм Иске-Казан авыл җирлекләре башлыклары Эльвера Әхмәдуллина белән Гөлнара Закирова үзләре дә чаңгыга бастылар һәм ике километрлы араны җиңел уздылар.
"Сез күпме?" - дигән соравыма район үзәк больницасы коллективы: "Күп!" - дип җавап бирде. Бу вакытта стартка басарга баш табиб Илдар Шәрипов һәм аның урынбасарлары әзерләнә иде. Аннан соң узышларда табиблар, шәфкать туташлары һәм больницаның башка хезмәткәрләре катнашты.
Чаңгылар белән стадионга бик күп хезмәт коллективлары: Илнар Мөхлисов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Фәнис Гайфуллин белән прокуратура, Наталья Савинова белән ТОДК, шулай ук район хакимияте, районның электр элемтәсе бүлеге, Пенсия фонды, полиция бүлеге, музыка һәм гомуми белем мәктәпләре укытучылары килде.
Бу көнне үзәк китапханә мөдире Зәйтүнә Абдуллаҗанова белән китапханәчеләр Рәмзия Сәмигуллина һәм Ирина Князева да чаңгыга басканнар иде. Алар узыш булачак юлны алдан сынап та караганнар инде, чөнки ул алар эшли торган учреждение ишеге төбеннән үк диярлек башланып китә.
Трассада, хәле начараеп китүчеләр була калса, ярдәм итү, шулай ук юлны "кыскартырга" маташучылар булса, туктату өчен Александр Филимонов җитәкчелегендә "Форпост" отряды әгъзалары дежур торды. Бәхеткә, берәү дә адашмады да, чаңгы юлында өшемәде дә. Катнашучылар ике сәгать эчендә көне буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алдылар. Моннан тыш, зуррак нәтиҗәләргә ирешүчеләргә Мактау грамоталары, бәйләгән башлыклар (аларны "Наташа" ательесы уңганнары бәйләгән) һәм "Биектау" универсаль спорт залына бару өчен бушлай абонементлар тапшырылды.

Рәсемнәрдә: "Россия чаңгы юлы" безнең районда 2012 нче елның 12 февралендә узды.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев