Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

«Россия чаңгы юллары» акциясендә 500 дән артык биектаулы катнашты

10 февральдә Бөреле авыл җирлегендә ел саен уздырыла торган “Россия чаңгы юллары” бөтенроссия фестивале оештырылды. «Россия чаңгы юллары» – 1982 елдан башлап ел саен үткәрелә торган иң зур Бөтенроссия чаңгы ярышы һәм һәркем өчен кышкы спорт бәйрәменә әверелде. Ул көнне 500 дән артык биектаулы чаңгыга басты. Катнашучылар, яшь категорияләренә карап, берничә төркемгә бүленеп ярыштылар. Һәр төркемдә җиңүче һәм ике призер билгеләнде.

Ел саен спорт белән шөгыльләнүче, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы  йөзәрләгән биектаулы «Россия чаңгы юллары» ярышларын бәйрәм буларак көтеп ала. Районда бер генә спорт ярышы да бер урында, бер үк вакытта йөзәрләгән кешене җыя алганы юк.

“Бүген һава торышы да чаңгы спортын яратучылар өчен кулай килеп торды. Без бәйрәмне Бөреле авыл җирлегендә оештырырга булдык. Биредә бик яхшы чаңгы юллары булдырдык. Старт имин булсын” , – дип мөрәҗәгать итте район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов.

Районның иң актив чаңгычылары – мәктәп укучылары икәнлеген ел саен оештырыла торган бәйрәм күптән исбатлаган иде инде. Быел да кышкы спорт бәйрәмендә катнашучыларның 300 дән артыгы укучылар иде.

Биектау районы 1 нче санлы урта мәктәп укучылары кыш көне физкультура дәресләрен саф һавада, чаңгы юлларында үткәрә. Шуңа күрә алар бу бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән иде.  

“Мин чаңгы спорты белән икенче ел шөгыльләнәм, - ди 5 «Г» сыйныф укучысы  Евгений Миронов. – Бигрәк тә ярышларда катнашырга яратам. Җиңәргә һәм призлы урыннар алырга хыялланам. Мондый спорт сәламәтлек өчен дә файдалы”. Евгенийның дусты Азамат Уваев та кыш көне чаңгыдан башка үзен күз алдына да китерә алмый. Ул чаңгы спорты белән 3 нче елын шөгыльләнә.

Әнәс Сәгъдиевка 50 яшь. Моннан 10 ел элек чаңгыга баскан. Һәр елны “Россия чаңгы юллары” акциясендә катнаша һәм призлы урыннарны ала. Ә узган ел үз яшьтәшләре арасында алтын медальгә ия булган иде.

“Чаңгы спорты кеше организмы өчен бик файдалы. Даими рәвештә чаңгыда йөрсәң, сиңа бернинди чир дә ябышмый, булганнары да чаңгы юлында төшеп кала”, - ди Әнәс Сәгъдиев.

Чаңгычылар стартка яшь категорияләре буенча бүленгән төркемләп чыктылар.  Чираттагы чаңгычылар төркеме  стартка әзерләнгәндә, алдагы стартлардан кайткан спортчыларны  финишта каршы алдылар. Теләгән һәркем кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды. Шунда ук һәр төркемнең җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре аталды.

“Старт алган һәркем яхшы кәеф белән финишка да килеп җитте, - ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Станислав Чапурин. –Гадәттәгечә, «Россия чаңгы юллары» ярышларында катнашу теләге белдереп төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итте. Иң өлкән катнашучыга  70 яшь.  Дистанцияне һәркем яхшы кәеф, югары спорт темпы белән үтте. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды”. Чаңгы ярышларында җиңүчеләргә  һәм призлы урыннарны алучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев