Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Район башлыгы призына көрәш

Биектау муниципаль районы башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча район турниры 19 майда "Биектау" универсаль спорт залында узды. Анда безнең районның авыл җирлекләреннән 40 көрәшче катнашты. Турнирны ачу тантанасында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин һәм турнирның спонсорлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының...

Биектау муниципаль районы башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча район турниры 19 майда "Биектау" универсаль спорт залында узды.
Анда безнең районның авыл җирлекләреннән 40 көрәшче катнашты. Турнирны ачу тантанасында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин һәм турнирның спонсорлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы Н.Хәмидуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Мөхлисов, "Суыксу" ширкәте генераль директоры Ф.Алимов, Биектау районы дәүләт ветеринария идарәсе начальнигы Р.Хисамов, "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Л.Зарипов, М.Латыйпова КФХ җитәкчесе, ПСХ "Красная заря" җитәкчесе Ф.Галимуллин, "Биектау коммуналь челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте директоры А.Вәлиуллин, "Татмелиорация"нең баш белгече Р.Низамиев, шәхси эшмәкәрләр Н.Дә-минов һәм И.Газизов катнашты.
Җыелган кунаклар һәм көрәшчеләр алдында чыгыш ясап, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җиңүнең ныклы тренировка һәм көн саен спорт белән шөгыльләнү бәрабәренә бирелүен, бары шул вакытта гына чын батыр булып калырга мөмкин икәнлеген әйтте. Турнирда катнашучыларның барысына гадел һәм матур җиңү теләде. Ул турнирны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде, шулай ук яшь көрәшчеләрне акчалата премияләр белән бүләкләде.
Тантана 2012 елның 26-28 апрелендә Актанышта үсмерләр арасында Татарстанның беренче Президенты Кубогына милли көрәш буенча республика ярышларында һәм 2012 елның 4-5 маенда Арчада Федерация Кубогына үс-мерләр арасында ТР беренчелегендә призлы урыннар яулаган Биектау муниципаль районының юниорлар командасын зурлау белән дәвам итте.
Турнир биш үлчәү категориясендә уздырылды һәм көне буе диярлек дәвам итте. Киеренке көрәштә беренче урыннарны Олы Кавал авыл җирлегеннән Нәфис Миңнебаев (65 кг кадәр), Айбаштан Ленар Шәяхмәтов (75 кг кадәр) һәм Илнар Шәяхмәтов (100 кг кадәр), Чыпчыктан Айнур Шәй-дуллин (80 кг кадәр), Каенлыктан Илнур Шәрифуллин (75 кг кадәр), Алан-Бәксәрдән Камил Фәтхуллин (85 кг кадәр), Олы Битаманнан Фәнис Сөнгатуллин (100 кг кадәр), Коркачыктан Данис Сәлахетдинов (100 кг артык) яулады.
Өченче урыннар түбәндәге көрәш-челәргә бирелде: Ямаширмәдән Рамил Мортазинга һәм Мүлмәдән Рөстәм Идрисовка (65 кг кадәр), Биектау авыл җирлегеннән Самат Әхмәтҗановка һәм Рөстәм Вафинга (75 кг кадәр), Ташлы Кавалдан Рәис Низамиевка, Алан-Бәксәрдән Николай Бирюлинцевка (85 кг кадәр), Әлдермештән Тәлгать Сабировка һәм Илдус Вәливка (100 кг кадәр), Ямаширмәдән Рәмис Хәйруллинга һәм Биектау авыл җирлегеннән Тимур Кормаковка (100 кг артык).
Турнирның барлык җиңүчеләре акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Турнирны оештырган өчен спонсорларыбызга зур рәхмәт белдерәбез. Районда спортны үстерүдә ярдәм иткән өчен алар дан һәм хөрмәткә лаек.

Рәсемнәрдә: «Биектау» универсаль спорт залында уздырылган көрәш мизгелләре.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев