Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Малайлар профессионал командада уйнарга хыяллана

Биектау районының яшь хоккейчылары елдан-ел югары үрләр яулыйлар. Ярыш нәтиҗәләре, республика күләмендә булсынмы, Бөтенроссия турнирлары булсынмы, тотрыклы рәвештә үсә бара.

Алар җиңми – кемнәр җиңсен!

Күптән түгел   2012 нче елда туган хоккейчылар командасы Идел буе  Кубогына ия булды. Кубок өчен барган ярышлар биектаулылар өчен триумф белән тәмамланды. Нәкъ менә шундый тантаналы минутлар өчен «Биектау»  хоккей мәктәбе спортчылары ел дәвамында шөгыльләнә, күнегүләр елдан-ел катлаулана бара.   Тренерның һәр сүзе, һәр күрсәтмәсе алар өчен һичшиксез үтәлергә тиешле закон белән бер. Боз өстендәге осталык үҗәтләнеп шөгыльләнгән авыр хезмәт нәтиҗәсе.  Тренер  Дмитрий Терёшин 2012 елгы малайлар командасы белән беренче елын гына шөгыльләнә.   Яшь тренерга  Тольяттиның «Лада» командасында уйнаган тәҗрибәле спортчы   Шамиль Фаттахов ярдәм итә.  Ышанычлы һәм абруйлы тренерның таләпчәнлеге, алга югары максатлар куеп эшләве яшь спортчыларга да уңай тәэсир итә, аларның профессинальлеген арттыра.  

“Сезон барышында малайлар осталыкларын күпкә арттырдылар. Идел буе Кубогына ярышлар башланыр алдыннан без үзебезгә  икеләнергә урын калдырмадык. Турнир барышында да бозга чыкканда “Без җиңәргә тиеш, Кубок безнеке булырга тиеш!” дигән бердәм теләк, максат белән чыктык.  Малайлар булдырдылар. Алар үзләрен чын көрәшчеләр итеп күрсәттеләр. Ихтыяр көче нык булганнар гына шундый җиңүләргә ирешә”, - дип бәяләп  үтте малайларның җиңүен «Биектау-2012» хоккей командасының баш тренеры  Дмитрий Терёшин. Команданың капитаны Альберт Сибгәтуллин үзе дә җиңүгә зур өлеш кертте. Ул үзен белә башлаганнан алып тимераякта шуа. Бүген инде ул профессионал хоккейчы дәрәҗәсенә күтәрелергә, милли хоккей лигасында уйнарга хыяллана. “Мин «Вегас» командасы өчен  җанатам. Үземнең киләчәк тормышымны хоккейдан башка күз алдына да китерә алмыйм”, - ди «Биектау-2012»  командасы капитаны Альберт Сибгәтуллин. Альберттан аермалы буларак,  «Биектау» спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин мәктәпнең һәр командасы өчен җаната. Бу эшкә балаларның әти-әниләрен дә җәлеп итә. Бергәләп көч биргәндә җиңүләр дә озак көттерми – Кубоклар саны елдан-ел арта бара.  

“Быелгы сезон безнең өчен яхшы гына түгел, бик яхшы тәмамланды, - ди Андриян Тябин. – 2012 елда туган хоккейчылар командасы Идел буе республикалары һәм төбәкләре командалары арасында беренче урынга чыкты. 2010 елда туган спортчыларыбыз алтын алка республика ярышларында алтын медаль яуладылар. Бөтенроссия турнирында – икенче,  шәһәр беренчелегендә өченче урынны алдылар”.

Биектау районы хоккей командалары  узган сезонда барлык дәрәҗәдәге турнирларда да җиңүчеләр һәм призерлар рәтендә булдылар. Бүген инде киләсе ел сезонына әзерлек башланды. Ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калып, пьедесталның иң югары баскычын гына яуларга ниятләре.

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев