Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Кышны чаңгыда озатабыз

Язның беренче көнен Биектау районы укучылары чаңгыда узышып каршылады.

Тимер юл станцииясендә район мәктәпләренең 5 – 11 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары узды.  Кышның соңгы спорт бәйрәмендә 23 мәгариф учреждениесе катнашты. Элек ел саен уздырыла торган бәйрәмнең җиңүчеләре катнашучыларның яше буенча ачыклана иде. Быел эстафетаны оештыручылар катнашучыларны командаларга бүлделәр. Һәр мәктәп бер команда булып ярышты. Быелгы чаңгы ярышларында 23 команда,  һәр командада 4 әр укучы – ике кыз, ике егет - катнашты. Нәтиҗәдә, эстафетада чаңгы спортын үз иткән 92 укучы көч сынашты.   

Битаман мәктәбе чаңгычылары ел саен югары нәтиҗәләр күрсәтеп килделәр. Мәктәптә 31 ел дәвамында физик культура дәресләрен алып баручы Фоат Сабитов үзенең укучылары өчен кышкы спорт төре белән даими шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудыра. Быелгы кыш чаңгычылар өчен аеруча кулай булды – кар мулдан булды. Укытучы ярышлар алдыннан һәр укучы белән аерым күнекмәләр үткәрә, район чемпионатына да иң көчле егет-кызларын алып килә.

“Без чаңгы ярышларында ел саен катнашабыз, - ди  Фоат Сабитов. – Ел саен призлы урыннар алып кайтабыз. Быел “Россиянең чаңгы юллары” узышында безнең мәктәп укучысы Рузилә Кадыйрова 3 нче урынны алды”.

Бөреле мәктәбе укучысы Алсинә Шәйхетдинова да чаңгы спортына мөкиббән. Беренче тапкыр чаңгыга баскан чагын хәтерләми дә хәтта. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук җиңүчеләр сафында була ул. Кызның әтисе дә чаңгы спорты белән шөгыльләнә.

“Бүгенге көндә чаңгы спорты бик популяр. Ул сәламәтлекне ныгыта, физик халәтеңне яхшырта, кәефне күтәрә, гомумән, үсә торган организм өчен бик тә кирәкле спорт”, - ди Бөреле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алсинә Шәйхетдинова.

Ярышларда беренче тапкыр катнашучылар да бар. Мәсәлән, Дөбьяз урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ильфар Хәлиуллин.

“Мин кыш көне буш вакытларымда чаңгыда йөрергә яратам. Ә мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашуым. Шулай да, призлы урынны алырмын дип өмет итәм”, - ди Ильфар Хәлиуллин.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 9 еллык мәктәпләр арасында Алат мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Пъедесталның икенче баскычына - Олы Кавал авылы спортчылары, ә өченче баскычка Алан Бәксәр мәктәбе чаңгычылары менде. Урта мәктәпләр арасында Бөреле мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Икенче урынны - Мәмдәл авылы мәктәбе, ә өченче урынны Дөбьяз мәктәбе чаңгычылары алды.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев