Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Кышкы суык сизелмәде

"Усад" автодромында А-1600 классында кышкы юлда автомобиль узышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабы узды. Салкын булуга карамастан, тамашачы урыннары буш тормады. Танылган спортчылар ярышын карарга якын-тирә авылларда яшәүчеләр, Казан һәм республиканың башка шәһәрләреннән кунаклар килгән. Узышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашу да зур кызыксыну уятты, әлбәттә. Республиканың иң...

"Усад" автодромында А-1600 классында кышкы юлда автомобиль узышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабы узды.

Салкын булуга карамастан, тамашачы урыннары буш тормады. Танылган спортчылар ярышын карарга якын-тирә авылларда яшәүчеләр, Казан һәм республиканың башка шәһәрләреннән кунаклар килгән. Узышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашу да зур кызыксыну уятты, әлбәттә.

Республиканың иң көчле спортчылары җыелганлыктан, ярышның мавыктыргыч булачагы узышлар башланганчы ук ачык иде.

Казанның яшь пилоты Тимур Тимерҗанов старт алдыннан көннең якты һәм кояшлы булуы катнашучыларның кәефен күтәрә, дип билгеләп үтте. Җилле салкын көндә юлда кар өермәсе күтәрелә һәм күрү мөмкинлеген начарайта. Мондый хәлдә спортчыларга тоемлау-сиземләүгә генә өметләнергә кала, кискен борылышларда машинаны бөтенләй "тыңлатып" булмый.

Узыш җитәкчесе Сергей Петрухин журналистлар белән сөйләшкәндә теләсә кайсы спортның да куркыныч ягы булуын билгеләп үтте. "Без куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тырышабыз, бу юнәлештә эшлибез. Көпчәкләребез "тешле-тешле" (шиплы), күрү мөмкинлеге яхшырак булсын өчен 4 заезд саен юлны чистартып торабыз. Шуңа күрә бөтенесе дә спортчыларның үзләреннән тора, куркынычка алдан әзер булсалар, хәвефле хәлләрне булдырмый кала алачаклар", - диде ул.

А-1600 кышкы узыш буенча ТР Кубогының 1 нче этабында җиңүне Казаннан килгән Рафаэль Фәттахов яулады. Икенче урында Тимур Тимерҗанов һәм өченчедә - Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Бүләкләү тантанасыннан соң Рафаэль Фәттахов юлда бик тайгак иде, диде. Узыш саен юл катлауланганнан-катлаулана барды. Кем җиңәчәге азакка кадәр билгеле булмады. Бер мизгелдә бөтен нәрсә үзгәрергә мөмкин иде.

Бу көннәрдә Усадтагы автодромда "милли" зачет группасында кышкы ярышлар буенча Россия Кубогының 1 нче этабы һәм "милли" зачет группасында Татарстан Республикасы чемпионатының 1 нче этабы узды.

Рәсемнәрдә: җиңүче Рафаэль Фәттахов; ярыш мизгелләре.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев