Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Кулларында гер уйнады

Районның «Биектау» спорт комплексында гер спорты буенча СССР һәм РСФСРның спорт мастеры, Россия һәм Татарстан чемпионы Таһир Биккениев истәлегенә ел да уздырыла торган республика турниры быел 25 нче тапкыр узды. Мәртәбәле турнирда 200 дән артык спортчыны берләштергән 28 команда көч сынашты. Россия, шул исәптән Татарстан Республикасы командаларыннан тыш, турнирда Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Әрмәнстан илләреннән килгән командалар да бар иде.

“Без ел саен Таһир Газыймовичны менә шушындый күркәм спорт бәйрәме белән искә алабыз, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында ТР гер спорты Федерациясе вице-президенты Марс Алиев.-

Без бүген аның үрнәгендә яшь спортчыларны тәрбиялибез. Көчле рухлы, максатчан һәм искиткеч тырыш кеше иде ул. Нәкъ менә шул сыйфатлары аңа “җиңүче” булып яшәргә этәргеч биргәндәдер инде. Авылда яшәп тә, ул Россия масштабында җиңүләргә иреште.  Үзе исән чагында ук гер спорты төрен популярлаштыру, яшьләрне әлеге чын мәгънәсендә көчле спортка тарту өчен үз призын булдырды”.

Быелгы турнирның географиясе тагын да киңәйде. Үзбәкстан һәм Кыргызстан командалары турнирга беренче тапкыр килделәр. Катнашу өчен генә түгел, җиңәр өчен килгәннәрен яшермиләр.

“Без монда Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән спортчылар белән таныштык, - ди Үзбәкстан яшьләр командасы баш тренеры Нуртдин Иргашев. – Бүгенге ярышларда безнең ике спортчы катнаша – Асадбек һәм Тимур. Призлы урыннарны алырга өметләнәбез. Безне монда бик салкын һава каршылады. Аның каравы, турнир бик “кайнар” булырга охшый”.

“Безнең республикадан да ике спортчы килде, - дип сүзгә кушылды Кыргызстан җыелма командасының өлкән тренеры, КР гер спорты Федерациясе генераль секретаре Азамат Казакбаев. – Әлбәттә, безнең спортчыларны Россия Федерациясе спортчылары белән чагыштырып булмый. Гер күтәрү буенча Россия спортчыларына тиңнәр юк.  Шулай да, безнең өчен бу турнир зур тәҗрибә кыры булачак”.

Ярышлар башланып китте. Башлап җибәрүчеләр арасында Төмәннән килгән спортчы Иван Золотов та бар иде. Ул гер спорты белән 11 яшьтән шөгыльләнә икән. Ул үзенең көндәшләрен күпкә артта калдырды.

“Мондый күрсәткеч минем өчен бик тә куанычлы. Мин Биектауга беренче тапкыр килдем. Ярышлар матур оештырылган. Гер спорты физик көч таләп итә торган спорт. Кечкенәдән гер спортына гашыйк булсам да, профессиональ рәвештә 5 ел гына шөгыльләнәм. Мине бу спортка абыем тартып кертте. Гер спортының тарту көче бар. Һавага очырган һәр гер сине тагын да җилкендереп куя, аны тагын-тагын күтәрәсе килеп тора”, - ди Иван Золотов.

Таһир Биккениевның улы  Ильшат Биккениев әтисе истәлегенә уздырыла торган турнирны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе.  

“Минем әтиемнең исеме Россиянең гер спорты тарихына мәңгелеккә кереп калды, - ди ул. – Бүгенге көндә турнирда катнашучы яшьләр бу спорт төрендә тагын да зуррак уңышларга ирешәләр. Алар арасында спорт мастерлары, халыкара спорт мастерлары, чемпионнар бар. Менә шушындый турнирлар ярдәмендә киләчәктә гер спортына тагын да күбрәк яшьләр тартылыр дигән өметтә калам”.

Ярышлар ике көн дәвамында барды. Кагыйдә буенча, спортчылар төрле авырлыкта, төрле яшьтә һәм төрле дисциплинада көч сынаштылар. Спортчылар арасында хатын-кызлар да бар иде. Татарстан командасы составында чыгыш ясаган  63 кг. авырлыктагы спортчы Айдар Шафиков беренче урынга лаек булды. Ветераннар арасында беренче урынга Светлана Ханова ия булды.

Безнең белешмә: Таһир Биккениев Биектау районының Урта Алат авылында 1944 елның 24 июлендә туган. Казан педагогия институтын тәмамлаган. Мәктәп директоры, Биектау комсомол райкомында эшләгән. Ул 70 килограммга кадәр үлчәмдә гер спорты буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы, Россия чемпионы, күп тапкырлар республика Сабан туйлары чемпионы була. 2014 елда Биектауда спортчының истәлегенә бюст ачыла.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев