Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Келәмдә – иң яхшылар

Билбау көрәше Россиянең башка төбәкләрендә күптәннән милли спорт көрәшенә әйләнде. Торган саен ул көрәшнең спорт төренә әверелә барды. Гасырлар буена камилләшеп, татар-башкорт спорт көрәше үзенчәлекле һәм нәтиҗәле алымнарны һәм көрәш нигезен саклап кала алган. Милли спорт көрәше, кагыйдә буларак, төрле бәйрәм һәм фестивальләрнең программасына кертелә һәм һәрвакыт гомуми игътибар үзәгендә...

Билбау көрәше Россиянең башка төбәкләрендә күптәннән милли спорт көрәшенә әйләнде.

Торган саен ул көрәшнең спорт төренә әверелә барды. Гасырлар буена камилләшеп, татар-башкорт спорт көрәше үзенчәлекле һәм нәтиҗәле алымнарны һәм көрәш нигезен саклап кала алган. Милли спорт көрәше, кагыйдә буларак, төрле бәйрәм һәм фестивальләрнең программасына кертелә һәм һәрвакыт гомуми игътибар үзәгендә була. Бу ярышларда төрле милләт вәкилләре катнаша. Татар-башкорт спорт көрәшенең гадәти булмаган популярлыгы нәтиҗәсендә ярышларда яхшы әзерлекле спортчылар белән беррәттән махсус әзерлексез көрәш сөючеләр дә катнаша. Татар милли көрәше 2013 нче елда Казан шәһәрендә узачак Бөтендөнья җәйге Универсиада программасына да кертелде.

Мәктәп укучылары арасында да милли көрәш буенча ярышлар популяр. Моңа Биектау авылының "Биектау" заманча спорт залында 14 нче гыйнварда узган Биектау районы Беренчелеге дәлил булып тора. Билбауларда көч сынашырга районның 10 мәктәбеннән спортчылар килде. Алда 14 үлчәү категориясендә 14 иң көчле көрәшчеләрне билгеләү һәм районның җыелма командасын булдыру бурычы торды.

Бу көнне "Биектау" спорт комплексы келәменә чыккан көрәшчеләр өчен "Көрәш" спорт көрәше - әлегә хобби гына. Әмма инде хәзердән үк аларның күбесе ярышларда җиңү өчен күп тренировкалар ясарга кирәклеген аңлый. Яшь спортчылар көрәшкә җитди карыйлар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә хыялланалар. Хыял, максат булса гына, югары үрләр буйсына.

Кайбер гомуми белем бирү мәктәпләрендә милли көрәш буенча спорт түгәрәкләре беренче ел гына эшләми, ә менә Ташлы Кавал һәм Мәмдәл мәктәпләрендә алар быел гына ачылды. Атнага ике тапкыр малайлар тренировкаларга ашыгалар, аларны "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәге тренерлары Зөлфәт Гобәйдуллин һәм Фәрхәт Фәттахов уздыра. Әлеге ярышта Ташлы Кавал мәктәбеннән Булат Фәхриев 28 килограммлы үлчәү категориясендә 3 нче урынны, ә мәмдәллеләр Илназ Гыйззәтуллин һәм Инсаф Җамалиев 36 кг һәм 60 кг.лы үлчәү категорияләрендә 3 нче урынны алдылар.

Биектау муниципаль районы беренчелегенең барлык үлчәү категорияләрендә җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Беренче гомумкоманда урыны Суыксу мәктәбенә бирелде (тренер Ринат Миңнуллин), аңа күчмә Кубок тапшырылды, икенче урында - Ямаширмә мәктәбе (тренер Ленар Зиннәтуллин), өченче урында Мүлмә мәктәбе (тренер Радик Закиров).

Яшь көрәшчеләрне алда күп ярышлар көтә. Спортта барысына да зур уңышлар телибез.

М. СӘГЪДИЕВА, "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәгенең методик эш бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев