Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

ИСӘНМЕ, ОЛИМПИАДА!

Сочида Кышкы Олимпия уеннары башланыр алдыннан ТР Хөкүмәт йортында дөньякүләм әһәмиятле вакыйгага багышланган брифинг булды. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, быелгы Кышкы Олимпиадада катнашу өчен Россиядән 225 спортчыны берләштергән зур команда бара. Кышкы Олимпиадалар тарихында бу катнашучылар саны буенча рекордлы булып тора. Рафис Борһанов...

Сочида Кышкы Олимпия уеннары башланыр алдыннан ТР Хөкүмәт йортында дөньякүләм әһәмиятле вакыйгага багышланган брифинг булды.

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, быелгы Кышкы Олимпиадада катнашу өчен Россиядән 225 спортчыны берләштергән зур команда бара. Кышкы Олимпиадалар тарихында бу катнашучылар саны буенча рекордлы булып тора.

Рафис Борһанов искәртеп узганча, Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында Татарстан данын яклап 8 спортчы чыгыш ясаячак. Алар арасында "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары - Александр Свитов, Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Илья Никулин, чаңгыда ике төр ярыш осталары Нияз Нәбиев һәм Иван Панин һәм чаңгы спорты вәкилләре Наталья Жукова һәм Анастасия Доценко медальләр алырга омтылачак. 7-16 март көннәрендә узачак Паралимпия уеннарында исә республикадан ике чаңгычы, биатлончылар Марта Зәйнуллина һәм Рушан Миңнегулов катнашачак.

Спортчыларыбызның ничек чыгыш ясауларын телевизор экраннары аша күрә алырбыз. Аларның барысына уңышлар телик.

Сочида узачак Кышкы Олимпиадада чыгышы белән Татарстаннан булган 342 волонтер эшләячәк. Бу хакта брифингта "Казан 2013" Универсиадасының Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте. Шулай ук 300 дән артык хезмәткәр объектлар белән идарә итү, аккредитацияләү үзәге, транспорт, Олимпия авылы белән идарә итү, мәгълүмати технологияләр, беркетмә, тукландыру, тамашачыларга хезмәт күрсәтү, матбугат белән эш алып бару, спорт программасы кебек юнәлешләр буенча эшләячәк.

Сочида узачак Олимпиадада җиңүчеләргә түләү күләме билгеләнгән. Алтын медаль яулаган спортчылар Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән 4 әр миллион сум акча алачак. Беренчелеккә лаек булган Татарстан спортчыларына шулай ук 4 миллион сум акчалата премия биреләчәк. Татарстан Хө-күмәте көмеш һәм бронза отучы республика спортчыларына федераль премияләргә өстәмә рәвештә, көмеш медаль ияләренә - 2,5 әр миллион сум һәм бронза алучыларга 1,7 млн сум акча бирәчәк. «Тренерларга килгәндә, аларга үз куллары астында тәрбия-ләнгән спортчыга бирелгән акчаның 50 проценты күлә-мендәге премия каралган», - диде Рафис Борһанов.

Паралимпия уеннарында медаль алучы спортчыларга РФ һәм ТР Хөкүмәтләреннән премияләр тапшырылачак.

Кышкы Олимпиада уеннарында катнашучы барлык спортчыларыбызга җиңүләр һәм иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев